Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тыл хезмәтчәне белән очрашу

Зур Тигәнәле авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Хәйбуллина 21 июньдә балалар бакчасында "Сугыш чоры баласы" дип исемләнгән очрашу булуы турында сөйләде.

Ул шул турыда тулырак сөйләп китә.

- Бу очрашуга авылыбызның ак әбисе Шәмсенаһар әбине чакырдык. Шәмсенаһар әби биш вакыт намазын укып, Ходайдан илгә-көнгә тынычлык теләп, догалар укып гомер кичерә. Авыл халкы әбине ярата, хөрмәт итә.

Ак әбиебез үсмер вакытларын, авыр сугыш елларын искә төшерде, үзенең бала чактагы хатирәләре турында сөйләп китте. "Балакайлар, сугыш чоры балалары бик күп михнәтләр күрде. Сез хәзерге тормышның кадерен белегез, тырыш һәм әдәпле, сәламәт булыгыз. Дөньялар тыныч булсын, беркайчан да сугышлар булмасын", - дип матур, изге теләкләр теләп, безнең белән саубуллашты ул. Очрашу бик күңелле үтте. Балалар канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев