Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тырыш мәдәният хезмәткәрләре

"Хөрмәтле редакция! Мин сезнең газетаны көтеп алам, җентекләп укыйм, яраткан рубрикаларым да бар. Авыл мәдәният учакларында гөрләп үткән чаралар турында укыгач, үзебезнең Югары Татар Майнасы авыл мәдәният йортында эшләп, авыл тормышына җан керткән хезмәткәрләр турында язасым килде", - дип башлап җибәргән безгә юллаган хатын шул авылдан Рамилә Камалова.

- Элеккеге эшчеләре лаеклы ялга киткәч, мәдәният йортына яңа җитәкче Фатыйхова Люция килде. Үзенең бар булган осталыгын җыеп, бик матур чаралар үткәрә башлады. Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән "Әбием сандыгы" кичәсе, Әниләр көненә әзерләнгән бай эчтәлекле концерт номерлары, кызыклы скетчлар, мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге уңаеннан оештырылган "Ничек яшисең, туганым?" чаралары шул хакта сөйли.

Яңа елны каршылау кичәсе дә бик күңелле узды, күңелле конкурслар, мавыктыргыч уеннар, матур җырлар, көлкеле скетчлар әзерләгәннәр кызлар. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итеп, барлык уеннарда катнашты, бәйрәм күңелләренә хуш килде.

Люция үзе дә бик матур бии, җырлый, скетчларда килештереп уйный. Шуның өстенә әле сәнгать җитәкчебез Хатыйпова Рамилә дә һәрбер үткәргән кичәләрдә матур җырлары белән күңелләрне күтәрә. Люция белән бергә бик тырышып эшлиләр.

Гыйнвар аенда гына төрле яшьтәге кешеләр өчен берничә кичә оештырдылар: балалар өчен каникул көннәрендә "Чыршы янында күңелле уеннар", "Кырыктан соң, ләкин 60 түгел", ул бу төркем өчен Искечә Яңа ел каршылау белән бергә үрелеп барды. Өлкән яшьтәге әби-бабаларыбыз җыелышып, яшь чактагы җырлы-биюле уеннар уйнап күрсәттеләр.

Студентлар көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм дә бик күңелле үтте, кичә төрле конкурслар, сорауларга җаваплар, кызыклы, күңелле уеннар, биюләр белән аралашып барды.

Хөрмәтле укучыларыбыз, бу кичәләрнең фотолары барысы да Майна төркеме сайтында бар, карагыз, фикерләрегезне языгыз. Люция белән Рамилә бик тырышып хәзерге көндә "Алтын битлек" район конкурсына Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектакленә репетицияләр ясыйлар. Кызлар, барысына да ничек өлгерәсез? дип сорагач, авыл халкы булыша, аларга олысына да, кечесенә дә рәхмәтлебез, алар тырышмасалар үзебез генә бер ни эшли алмас идек, - диләр.

Авылдашыбыз Флера Вәлиуллина апага рәхмәт, гореф-гадәтләребез, татар халкының йолалары турында дәресләр үткәрергә чакыргач, берсүзсез бик теләп килде. Олы яшьтәге апалар, шулай чын күңелдән булышып торганда, ничек тырышмыйсың инде.

Әнә китапханәче Фәридә Җиһаншина үзенең кызыклы киңәшләре, кирәкле мәгълүматлары белән ярдәм итә, шундый терәк булганда эшләргә бик рәхәт. Гөлсирин Галимовага да рәхмәтебез зур, матур итеп җырлый, бик тырыш һәм җитез.

Тырышып, бердәм булып эшләгәч, нәтиҗәләр дә бик матур. Тагын да кызыклы очрашулар оештырып эшләргә язсын, февраль-март айларына да планнары зурдан кызларның.

Хөрмәтле редакция менә шундый эшчеләр турында ничек язмыйча була инде!? Уңышлар аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев