Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тыл хезмәтчәне Новиков Анатолий Петровичка 90 яшь тулды

25 июльдә Алексеевскида яшәүче тыл хезмәтчәне Новиков Анатолий Петрович 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Юбилярны истәлекле датасы белән район активы котлап кайтты.

Юбилярны район җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелек исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.В. Симашева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Е.А. Хамзина, район ветераннар советы рәисе Е.С. Макарихина, нәфис әйберләр туку фабрикасы вәкиле И.В. Базеева котладылар.

Кунаклар Анатолий Петровичка Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты, котлау открыткасы тапшырдылар. Новиков Анатолий Петрович 1930 елның 25 июлендә Алексеевскида туа. Сугыш елларында «Тельман» колхозында төрле эшләрдә эшли.

1954 елда армиядән кайта һәм «Артель Ударница» га (хәзерге нәфис әйберләр туку фабрикасы) машина йөртүче булып эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчыга кадәр шунда эшли. Хезмәт стажы гомумән алганда илле биш ел.

Хатыны белән бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Анатолий Петровичның ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X