Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ураза гаете белән район башлыгы Сергей Демидов котлый

Хөрмәтле мөселманнар!

Кадерле алексеевскилылар!

Сезне чын күңелдән Ураза гаете белән котлыйм!

Татарстанда күп кенә милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши. Ураза гаете иң олы һәм бөтен җирдә билгеләп үтелә торган бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Ураза гаете барлык мөселманнар өчен изге Рамазан аеның тәмамлануын символлаштыра. Диндарлар өчен бу бәйрәм рухи яктан савыгуны, якыныңа мәхәббәтне һәм мохтаҗларны кызгануны гәүдәләндерә. Шушы мәңгелек рухи кыйммәтләр кешеләрдә киләчәккә ышанычны ныгыта.

Бу бәйрәм иң яхшы рухи-әхлакый традицияләрне торгызу билгесе булсын һәм барлык мөселманнарның өйләренә иминлек һәм якты өметләр алып килсен!

Ихлас күңелдән сезгә нык сәламәтлек, игелекле эшләр, уңышлар, бәхет һәм муллык телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев