Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Урта Тигәнәле авылында гомер итүче Курмаева Мөршидә Хаматша кызының 85 яшьлек юбилее

Хатлар - тормыш көзгесе Кем язган соң бу тормышны, Кем китабын укыган... Урта Тигәнәле авылында гомер итүче зур әнием Курмаева Мөршидә Хаматша кызының 2 нче февральдә туган көне, 85 яшьлек юбилее дип башлап җибәргән редакциягә юллаган хатын Илисә Мостафина.

- Без аны ихлас күңелебездән гомер бәйрәме -юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа булган рәхмәтләребезне, күңелебездәге теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар чиксез.

Бусагадан өйгә атлаганда,

Рәхмәт укый-укый

керәбез.

Яратабыз сине,

хөрмәтлибез,

Изге заттай итеп күрәбез.

Зур әниебез 1931 нче елның ак буранлы кыш аенда гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Тормыш юлы авыр һәм катлаулы була. Әбием 2 яшендә әтисез калып, әнисе Гайшә һәм ике абыйсы белән яши. Шуннан, буйга җиткән кыз укуны тәмамлап, авыл кызлары белән бергә Киров һәм Ярославль якларына эшкә, торф чыгарырга чыгып китә. Шунда эшләр җайланып китте генә дигәндә, аңа, әниең авырый, дигән хәбәр килә, һәм ул бөтенләйгә авылга кайтып китә, шул авырудан әнисе терелә алмый, шулай итеп зур әнием яшьли тома ятим кала, әнисе дә үлә.

Тормыш дәвам итә, шулай көннәрдән бер көнне абыйсы Галимҗан Бөек Ватан сугышыннан бик каты яраланып кайта һәм бераздан сәламәтлеге ныгый башлагач, Урта Тигәнәле авылы хастаханәсенә фельдшер булып эшкә керә. Шунда эшләгәндә абыем Гандәлип исемле фельдшер кыз белән танышып китә, тиздән өйләнешәләр дә. Аларның гаиләсе соңрак Казанга күчеп китә, тиздән балалары туа, һәм шул чак зур әнине бала карарга үзләренә алып китәләр. Анда бала карый, аннан соң РТИга эшкә урнаша. Туган як туфрагы тарткангамы, ул кире авылга кайтырга була, туган җиргә кайтып колхозда эшли башлый. Шулай берчак авылның уңган егете Имаметдинның күзе яшь чибәр кызга төшә, шуннан озак та үтми, 1954 елда алар матур итеп гаилә корып җибәрәләр. Гаиләдә бер-бер артлы, яшь парларны сөендереп, мәхәббәт җимешләре - 5 бала туа, 2 кыз һәм 3 ул. Балалар үсә, кул арасына керә. Зур әтием колхозда - тимерче, әбием терлекчелектә эшли.Ни кызганыч, балаларны укытып аякка бастыргач кына, аларның рәхәтләрен күрә алмыйча, 25 ел бергә гомер иткәннән соң, 50 яшендә зур әтиебез вафат була. Әбием, аңа карата ихтирамым чиксез, Коръән мәҗлесләрендә дә укылган догалардан, шулай ук үземнең догаларымнан да аны калдырганым юк. Урыны җәннәтнең түрендә генә була күрсен иде, ди. Шуннан соң, әбием кайгыларга бирешмәс өчен баш-аягы белән тормыш мәшәкатьләренә чума. Ул ялгызы калгач, ни генә кичермәде, шатлыгы да, кайгы-хәсрәтләре дә күп булды аның. Бу авыр чорларны да зур әнием сынмыйча, сыгылмыйча, тормыш нужасын берүзе тартып үткәрә. Тормыш җинел булмаган, ләкин зур әни беркайчан да зарланмыйча, авырлыкларга, барлык киртәләргә бирешмичә, көне-төне өйдә дә, колхозда терлекчелектә дә тырышып эшли. Хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы булып, лаеклы ялга чыга.

Тормыш сынаулары әле бүгенге көнгә хәтле ачы хәсрәтләрен читләтеп үтми, шушы араларда гына зур югалтуларга дучар булды зур әнием, 2011 нче елда яраткан кызын, 2015 нче елда кече улын соңгы юлга озатты ул. Ана өчен үзеннән алда балаларын югалту... язмыш кырыс, нишлисең, Аллаһы Тәгалә яратканыма бирермен дигән бит дип, зур әнием сабыр булырга тырыша. Гомер йомгагын сүтә-сүтә тормыш дәвам иткәндә, узган гомернең татлы да һәм ачы да язмышлы кичерешләре, күңел яралары төзәлмәс мизгелләре белән беррәттән, тормыш юлында очраган авырлыкларны җиңәргә Аллаһы Тәгалә һәр кешегә яшәү чыганагы буларак, ярдәм көчен җибәрә.

Бу тормышның кыенлыкларын искә алуы аңа бик авыр, шулай да үткән тормышына һәм бүгенге көнгә, Аллага шөкер кылып яши зур әнием. Бүгенгесе көндә аның 9 оныгы, 14 оныкчыгы бар, ул аларга һәм балаларына үзенең киңәшләрен биреп, ярдәм итеп яши.

Бик уңган, тырыш, пөхтә һәм кыю хатын булган ул минем зур әнием. Мин аның белән горурланам һәм аның кебек дәртле, уңган буласым, аңа ошыйсым килә!

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада гомер узган, аккан сулардай дистәләгән еллар үткән.

Зур әни! Сиңа бүген 85 яшь, Аллаһы Тәгалә биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансын, сыгылмагансың, алдагы елларда да саулык-сәламәтлек, тыныч картлык бирсен сиңа Аллаһы Тәгалә! Бу теләкләремә барлык балаларың, оныкларың, оныкчыкларың да кушыла, зур әнием, безнең өчен һәрчак кирәк син!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев