Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ветераннар хатирәләреннән: «Аллаһы Тәгалә сезне сугыш дәһшәтеннән сакласын»

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз хатирәләре белән уртаклашалар.

Бу хатирәләрдә бик күп кайгы-хәсрәт чагыла. Аны һәркем дә аңлый алмас. Әмма аңларга тырышып карарга кирәк.

Бүген без сезнең белән хәзерге вакытта исән-сау булган ветераннар – дәһшәтле сугыш елларының исән шаһитларының истәлекләре белән уртаклашырга телибез. Катлаулы вәзгыять аркасында, без алар белән шәхсән очраша алмадык. Шуңа күрә бу мәкаләне без Туган як музее тарафыннан җыелган архивларга, шулай ук 2014 елда төзелгән «Алексеевск Геройлары» проекты видеосюжетларына таянып әзерләдек. Авыр елларны кичергән, алар тыныч тормышта да киләчәк буыннар хакына эшләүләрен дәвам иттеләр.

Мине фронтка алырлар дигән уй хәтта башыма да килмәгән иде. Хезмәт итәргә егетләрне алырлар, ә безне, кызларны, алмаслар дип уйладым. 1941 елда без Чувашиядә окопларда эшләдек. Ә киләсе елның май аенда мине фронтка җибәрделәр. Без Мәскәүне һава һөҗүмнәреннән сакладык. Безнең карамакта 4 пушка бар иде. Мәскәүне өч боҗра белән сакладылар. Немецлар биредән уза алмады, әмма алар еш очтылар. Без анда шактый җәфаландык.

Командирыбыз, безнең яшьтәшебез, безне: “Сез, кызлар, курыкмагыз гына”, - дип тынычландыра иде. Ә без нишли алабыз? Шулай күнектек тә. Җиңү турында ишетүебезгә никадәр шат булганыбызны сезгә тасвирлап та бирә алмыйм. Без бик шатландык! Урамга йөгереп чыктык, бии башладык. Күз алдыгызга китерегез, нинди шатлык иде бу.

Яшь буынга тыныч күк йөзе һәм дуслык телим. Өйрәнегез һәм картларны онытмагыз.

Мин Урманасты Шунталысы авылында тудым. Сугыш көтмәгәндә башланды, миңа 17 яшь иде. 1941 елның октябрендә мине армиягә алдылар. Башта безне Горький өлкәсенә, ә 1943 елда Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. Мин хезмәтемне Тын океан флотының 390 батальон диңгез пехотасының 13 бригадасында дәвам иттем. Ул якларда мин 1947 елга кадәр хезмәт иттем. Авыр һәм куркыныч вакыт иде. Ач йөрдек, ләкин һәрвакыт хәрби әзерлектә булдык - хәтта киемдә дә йоклый идек. 1947 елда мин өйләндем. Хатыным да сугышта катнашты. Галия Белоруссия фронтында шәфкать туташы була. Без сугыштан соң таныштык һәм өйләнештек. Аннары мин 10 ел бригадир, 16 ел газ буенча слесарь булып эшләдем. Лаеклы ялга чыккач та 5 ел эшләдем. Галия белән без 63 ел яшәдек. 4 бала тәрбияләп үстердек. Сезгә, кадерле якташларым, яхшы тормыш телим. Барысы да тыныч булсын. Сугыш беркайчан да булмасын.

Мин 1927 елда Коры Көрнәле авылында тудым. Дүрт сыйныфны тәмамлап, колхозга эшкә киттем. Сугыш башлангач колхоз фронт кирәк-яраклары җитештерү буенча эшли башлады. Без гаиләбездә җиде бала идек. Ачлык заманы. Алабута ашый идек. Колхозда эшләвебезне дәвам иттек. Әмма тиздән безне Ульяновск өлкәсенә укыту бүлегенә җибәрделәр. Аннан - фронтка. Мин фронт өчен яшем белән туры килми идем. Конвойда эшләдем. Бервакыт мин бер ир-атның татар телендә сөйләшкәнен ишеттем. Мин аңа килдем дә: «Абый, сез кайсы яклардан?», - дип сорадым. «Татариядән», - дип җавап бирде ул. «Ә кайсы районнан?». Ул: «Мин Алексеевскидан», ди. Якташ булып чыкты.

Минем белән районыбыздан киткән ун егет арасыннан мин генә исән-сау кайттым. 1951 елда өйләндем. Механизаторга укырга кердем. Тыныч тормыш башланды. Аллаһы Тәгалә сезне, балалар, сугыш дәһшәтеннән сакласын. Тынычлыкта яшәгез.

1943 елның гыйнварында мине армиягә алдылар. Башта мине уку бүлегенә җибәрделәр. 1943 елның июнендә миномет батареясының ут взводына 161 укчы дивизиясенә эләктем. Башка Калуга, соңыннан Смоленск өлкәләрен азат итүгә керештек. Батареябыз һәрвакыт яу кырында иде. 1944 елда Витебск астында яраландым. 1944 елның 9 февралендә мин соңгы тапкыр минометтан 6 ядрә ыргыттым. Һөҗүм иткән вакытта бик каты яраландым. Иптәшем һәлак булды. Ә мин госпитальгә эләктем. Дәваланганнан соң, мине 584 укчы полкының 199 укчы дивизиясенә өлкән сержант званиесендә ату взводы бүлекчәсе командиры итеп җибәрделәр. Польшаны азат итүдә катнаштым. 27 апрельдә, госпитальдә озак дәваланганнан соң, өйгә кайттым. Ә берничә көннән Җиңү игълан ителде. Күршем йөгереп килеп: «Сугыш бетте! Әле генә радиодан хәбәр иттеләр» дигәне әле дә хәтеремдә. Сезгә, якташларым, тыныч яшәвегезне телим.

Безне армиягә сугыш башлангач ук алдылар. Башта мин Казанга уку бүлегенә килдем. Аннан соң мине өйгә җибәрделәр. Буем кечкенә, диделәр. Мин туган ягымда эшли башладым. 1944 елда безне Ульяновск өлкәсенә җибәрделәр.

Хәрби әзерлекне без Казанда да уздык. Анда запас часть бар иде. Барысы өчен дә 9 май-сугыш тәмамлану көне. Ә безне 1945 елның 9 маенда Улан-Удэга җибәрделәр. Япония белән сугыш башланды. Улан-Удэга килгәч, безне, яшьләрне биредә калдырдылар, ә хезмәт итүче солдатларны башка җиргә җибәрделәр. Һәм без хәрби әсирләрне сак астында тотуга керештек. Ә Япония белән сугыш тәмамлангач, әсирләрне өйләренә озата башладылар. Ә безне ул вакытта Архангельскка күчерделәр. Безне 1950 елның гыйнварында хәрби хезмәттән чыгардылар. Тыныч вакыт буынына иминлек телисем килә. Сезгә беркайчан да сугыш чоры дәһшәтләрен күрергә язмасын.

Мин Алексеевск районының Кузькино авылында тудым. 19 яшемдә мине Украин фронтына зенитчы итеп чакырдылар һәм Казанга Зенит полкын формалаштыруга җибәрделәр. Казаннан Киевка күчерделәр. Анда мин рядовой, һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләренең 1872 нче зенит-артиллерия полкында наводчик, ПУАЗО-3 приборлары белән идарә итүче булып хезмәт иттем. Коростень шәһәрендәге станциядәге тимер юл депосын (Украина) сакладым, шәһәр үзе бик нык җимерелгән иде. Аннары безнең полкыбызны Польшага күчерделәр. 1945 елның августында хәрби хезмәттән киттем. Җиңү турында ишетү әйтеп бетергесез шатлык хисе тудырды. Сугыштан соң «Родина» колхозында 40 ел эшләдем. Ирем белән дүрт бала тәрбияләп үстердек. 14 оныгым, 11 оныкчыгым һәм бер оныгымның баласы бар. Дус һәм тату яшәгез. Аллаһы Тәгалә барыбызга да сәламәтлек, тыныч һәм бәхетле тормыш насыйп итсен.

Армиягә мине 1943 елда алдылар. Мәскәү өлкәсендә минометчы һөнәрен үзләштердем. 1944 елда мине фронтка алдылар. Безне, районнан 200 кешене күз яшьләре белән озаттылар. Хәрби комиссариаттан Нурлатка кадәр ике тәүлек җәяү бардык. Анда эшелон формалаштырдылар. Шуннан соң безне Мәскәү өлкәсенең Покров шәһәренә җибәрделәр. Безне 10 ай минометчы һөнәренә укыттылар. Шул ук елның апрелендә безне эшелон белән фронтка Витебск астына җибәрделәр. Ә анда бөтен җирдә дала авыл, хәтта таучык та юк. Фронт бездән 10 км ераклыкта урнашкан иде. Көндез без тактикага өйрәндек, ә төнлә окоплар казый идек. Чолганышка эләгеп, без атна дәвамында дошман төркемен юк иттек. Фронт бездән алгарак китте. Без аны җәяү куып җиттек. Көнгә 30ышар километр. Кенигсберг астында мина кыйпылчыгы белән яраландым. Госпитальдән соң хәрби-һава көчләрендә машина йөртүче булып хезмәт иттем.

ЕЛИЗАВЕТА БАРКЕВИЧ: «КОМАНДИРЫБЫЗ, БЕЗНЕҢ ЯШЬТӘШЕБЕЗ, БЕЗНЕ: “СЕЗ, КЫЗЛАР, КУРЫКМАГЫЗ ГЫНА”, - ДИП ТЫНЫЧЛАНДЫРА ИДЕ».

ВӘГЫЙЗ ВӘЛИЕВ: «АЧ ЙӨРДЕК, ЛӘКИН ҺӘРВАКЫТ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕКТӘ БУЛДЫК - ХӘТТА КИЕМДӘ ДӘ ЙОКЛЫЙ ИДЕК».

НӘГЫЙМ РИЗВАНОВ: «АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ СЕЗНЕ, БАЛАЛАР, СУГЫШ ДӘҺШӘТЕННӘН САКЛАСЫН. ТЫНЫЧЛЫКТА ЯШӘГЕЗ».

МИХАИЛ МИРОНОВ: «ҺӨҖҮМ ИТКӘН ВАКЫТТА МИН БИК КАТЫ ЯРАЛАНДЫМ. ИПТӘШЕМ ҺӘЛАК БУЛДЫ».

АНАТОЛИЙ МУХИН: «БЕЗНЕ 1945 ЕЛНЫҢ 9 МАЕНДА УЛАН-УДЭГА ҖИБӘРДЕЛӘР».

АННА НОСОВА: «ҖИҢҮ ТУРЫНДА ИШЕТҮ ӘЙТЕП БЕТЕРГЕСЕЗ ШАТЛЫК ХИСЕ ТУДЫРДЫ».

АЛЕКСАНДР СМЕЛОВ: «ЧОЛГАНЫШКА ЭЛӘГЕП, БЕЗ АТНА ДӘВАМЫНДА ДОШМАН ТӨРКЕМЕН ЮК ИТТЕК».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X