Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ветераннар советы рәисе Ибәтуллина Әминә апа һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре сәяхәткә чыктылар

Сәяхәтебез өчен рәхмәт сезгә.

24 октябрь - җылы, кояшлы, чын әбиләр чуагы көнен хәтерләтте. Шундый матур көндә авылыбыз ветераннар советы рәисе Ибәтуллина Әминә апа һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган сәяхәткә чыктык.

Без Борынгы Болгарыбызга юл тоттык. Менә каршыбызда Ак мәчетнең мәһабәт манаралары. Сәяхәтебезне шуннан башладык. Мәчеткә кереп, рухи азык алып чыктык. Татар авылы тормышына багышланган экспозициядә булдык, икмәк тарихы белән таныштык. Тегермәнче йортында үзебезне шул заманга кайткандай хис иттек. Соңрак без борынгы тарихи һәйкәлләр белән таныштык. Бабаларыбызның искиткеч акыллы, эшчән, укымышлы булуларына сокландык.

Машина йөртүчебез, авылдашыбыз Шәүкәт Габделкәбиров безгә хәзерге район үзәген дә күрсәтте. Аңа зур рәхмәт. Юлларда иминлек, озын гомер телибез. Безне транспорт белән тәэмин итүче, юл чыгымнарын каплаучы халыкны социаль яклау бүлегенә, аның җитәкчесе Хамзина Елена Александровнага аерым зур рәхмәтебезне белдерәбез. Эшендә уңышлар телибез. Шундый чараларга этәргеч бирүче, халык тормышы – көнкүрешенә битараф булмаган районыбыз башлыгы Демидов Сергей Анатольевичка да без бик рәхмәтле.

 

 

Коры Көрнәле авылы кешеләре исеменнән

Дамирә

ГАЙФУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев