Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

XVIII төбәкара “Идел-йорт” театр фестиваль-бәйгесе – бездә!

Халыкка дәрес,гыйбрәттер театр, Күңелдә саклангандәртне уятыр. Театр яктылыкка,нурга илтә, Кире юлга җибәрми,уңга илтә. Театр көлдерәдер,уйнатадыр. Тагын үткән гомернеуйлатадыр. Күрерсең анда үз хәлең,көләрсең Көләрлек булса, булмаса еларсың... Мөкаддәс ул,бөек ул,гали зат ул Тәмам хөр ул,вә бик киңул,азат ул. (Г.Тукай).

Театр - сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр - тормышның көзгесе.

Театр - ул искиткеч могҗиза. Сәхнәгә чыгып кечкенә генә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Тормышта без көн саен билгесез режиссер язган пьесада үзебезнең рольләрне уйныйбыз бит.
Театр - ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар.

Театр башка сәнгать төрләре белән чагыштырганда кеше күңеленең иң нечкә кылларына килеп кагыла ала торган көчкә ия. Театрда гына тамашачы образ тудыручы белән күзгә-күз очраша. Театрда гына тамашачы иҗат процессында актив катнаша ала. Тамашачы нәрсә булганын "бүген, биредә, хәзер" күрә ала.

Театр сәнгате кешегә үсеш һәм камиллеккә омтылыш, зәвык тәрбияли. Үз өстеңдә эшләргә, кимчелекләреңне танырга өйрәтә. Кешелек сыйфатлары югалуга барган бу заманда театр сәнгате эстетик яктан күтәрелергә этәргеч бирә. Шуңа күрә сәхнә әсәрләре дә заманча бизәлеш, мәгънә ала бара. Тамаша карарга килгән тамашачы һәр секунд белән рухи байый.

Сәхнә әсәре кешегә тормыш мәшәкатьләрен төрле яклап карап, аннан чыгу юлларын ача. Шуңа да репертуарлар заманчалана бара. Бу эш өстендә драматургларыбыз да, режиссерларыбыз да тырышып, хәзерге заман тамашачысы таләпләренә туры килерлек сәхнә әсәрләре тудыралар. Хөкүмәтебез, Мәдәният министрлыгы тарафыннан төрле бәйгеләр оештырылып тора.

XVIII "Идел-йорт" фестиваль-бәйгесе 2000 елда театр сәнгатенең үзешчән сәнгатьтә катнашучыларының осталыгын арттыру, режиссура-куелуны камилләштерү, репертуарларны баету масатыннан барлыкка килә.

Быелгысы елның 15 мартыннан 23 апреленәчә әлеге бәйгенең зона турлары үтә. Быелдан башлап ул Галиәскәр Камал исемендәге театрның элеккеге директоры, бәйгегә нигез салуга зур өлеш керткән Шамил Зиннур улы Закиров исемен йөртә. Фестивальдә Татарстаннан гына түгел, Россия Федерациясенең башка өлкәләреннән дә катнашучылар көтелә.

"Идел-йорт" фестиваль-бәйгесе бик тиздән бездә дә үтәчәк. Графигы шундый:

7 апрельдә 14.00 - Азнакай районы; 18.00 - Алексеевск районы;
8 апрельдә 11.00 дә - Балык Бистәсе районы , 14.00 дә - Чистай районы; 17.00 дә Әлки районы театр коллективлары чыгышлары булачак.

Хөрмәтле алексеевскилылар! Барыгызны да "Идел-йорт"ка әзерләнгән спектакльләр карарга чакырабыз. Сезне төрле зәвыктагы тамашачыга да ошарлык искиткеч сәхнә әсәрләре көтә. Канәгатьлек алачаксыз.
Кадерле театр сөюче тамашачыларыбыз! Барыгызны да 7, 8 апрельдә Алексеевск мәдәният йортында көтеп калабыз.


Баш исәк тә даһи җанның
Сәнгатьтәге көченә,
Тик ул да каршыторалмый
Сәхнә әйләнешенә.
...Күренешләрне алыштырып,
әйләнеп кереп китә.
Гомерләрне,бәгырьләрне
Кискәләп, телеп китә.
Әйләнә сәхнә, әйләнә,
Сибелеп кала еллар.
Сибелеп кала язмышлар,
Режиссёрлар,геройлар...
Спектакльләргә рәхим итегез!!!

Алсу НӘҖМЕТДИНОВА,район мәдәниятйорты методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев