Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Яңа елда туган беренче алексеевскилы

Дәү әниләрне шатлыклы күз яшьләре, яңа гына әти булган кешенең беренче сак кына кочаклавы, чәчәк бәйләмнәре: 2020 елның гыйнвар башында Яңа елда беренче якташыбыз дөньяга килде.

Сабый Игнат Андреев яңа 2020 елның беренче көнендә Светлана белән Петр гаиләсендә туа. Баһадирның буе 56 см, авырлыгы 3510. Бәхетле беренче баланың әти- әнисен котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Сөниева килделәр. Алар Игнатның әнисенә муниципалитет башлыгы Сергей Демидовтан бүләк тапшырдылар. Ә Чистай үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рәис Мостафин Андреевлар гаиләсенә ТАССРның 100 еллыгы истәлекле медален тапшырды.

Әти-әни тәэсирләре белән уртаклашты:

- Игнат - безнең беренче балабыз. Һәм без бик бәхетле. Искиткеч һәм кирәкле бүләк өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X