Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Яңа Елны ничек каршыласаң...

Яңа ел бәйрәмен өлкәннәр дә, балалар да сагынып көтеп алалар. Ул бала чакны искә төшерә, ямь-яшел бөдрә чыршы, кәгазьдән ясалган кар бөртекләре, ялтыравыклы шарлар белән хәтергә уелып калган. Һәр кеше Яңа елны төрлечә каршылый. Узган Яңа еллар нәрсәсе белән истә калган, быелгы Яңа елны ничек каршыларга җыенасыз - шундый сораулар...

Зоя Кузнецова, Кр.Баран авыл мәдәният йорты директоры:

- Үткән ел минем өчен шактый уңышлы булды. Артык зур борчу-мәшәкатьләр дә, шактый үзгәрешләр дә күрмәдем. 33 ел башлангыч сыйныф балаларын укытканнан соң, эш урынымны алмаштырып, мәдәният йортында эшли башладым. Әллә ни үзгәреш сизмәдем, чөнки моңарчы да фольклор ансамбленә йөреп, бәйрәм концертларында катнашып, шунда кайнаган кеше идем. Аннан соң бу ике эштә дә иҗади эшләү таләп ителә. Укыткан балаларым да - клубның еш кунаклары, чөнки алар - "Айбагар " фольклор ансамбленә һәм түгәрәкләргә йөрүчеләр, хезмәттәшләремнең дә күбесе "Бәрәнҗәр" халык ансамблендә. Алар белән шактый гына уңышларга да ирештек .

Галина Казанцева кебек танылган артистлар җитәкләгән һәм бөтен дөньядан җыелган фольклор ансамбльләре, төркемнәр арасында безнең дә чыгыш ясавыбыз, башкалабызның зур сәхнәләрендә Кр. Баран керәшен көенә биюебез уңыш түгелмени? Бу инде безнең өчен зур сөенеч.

Киләсе ел да минем өчен уңышлы булыр, дип өметләнәм. Инде олыгаеп барсам да, бала чактагы шикелле Яңа ел кичендә мине нинди сюрприз көтә икән, дип, әти-әнием чыршы астына куйган бүләкләрне түземсезлек белән көткән кебек үк булмаса да, аны сабыйларча ниндидер могҗиза көтәм. Яңа ел таңы ату белән, чыннан да, барлык борчу-мәшәкатьләр, күңелсезлекләр артта, иске елда калыр, тормышлар тагын да яхшыра гына барыр сыман. Чит илләрдә кабынырга гына торган сугыш ялкыны басылса иде дә, беркемгә дә кагылмаса иде. Тыныч вакытта барган бәрелешләрнең күңелсез нәтиҗәсен мин ишетеп кенә түгел, ә үз башымнан үткәреп беләм, чөнки ирем әфган сугышында интернациональ бурычын үтәп, исәнлеген бетереп кайтты, сугышчан батырлыклары өчен "Батырлык өчен"медаленә лаек булды. "Мин күргәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын", - ди ул.

Менә хәзер клубта мәш килеп Яңа ел тамашасына әзерлек алып барган чагыбыз. Яңа елны яраткан гаиләм, балаларым, оныкларым белән бергә каршыларга исәплим.

Барлык укучыларымны, хезмәттәшләремне, авылдашларымны, редакция коллективын киләчәк Яңа ел белән котлыйм. Барысына да исәнлек-саулык, иҗади уңышлар, гаилә бәхете, иминлек-муллык теләп калам. Дөньялар тыныч булсын, Яңа ел яңа бәхетләр алып килсен иде!

Гөлфия ханым, медик:

- Яңа ел дигәндә, төрле төстәге утлар белән бизәлгән купшы чыршы, кәгазь салфеткадан үз кулыбыз белән ясалган энҗе кар бөртекләре, бәрәңге белән ябыштырып төрле төстәге кәгазьләрдән эшләнгән озын тасмалар, ялтыр-елтыр килеп торучы "дождик"лар күз алдыма килеп баса. Башлангыч мәктәптә укыганда үткәрелгән мәктәп чыршысын беркайчан да онытасым юк. Мин ул чакта чыршы бәйрәмен беренче тапкыр күрдем (алай гаиләбездә андый бәйрәмнәрне үткәргәнебез булмады). Без кулга-кул тотынып, төрле җырлар җырлый-җырлый мәктәпнең озын коридорында басып торучы башы түшәмгә тигән чыршы тирәли әйләндек, чыршы янында шигырьләр сөйләдек, биедек (укытучы Нәфисә апабыз безнең белән бик матур концерт номерлары әзерләгән иде). Бәйрәмгә әниләребез дә килде. Безгә конфет-печеньелар салынган пакетлар бирделәр. Без ул пакетларга сөенеп бетә алмадык, чөнки үскән чакта безгә андый тәм-томнар бик эләкми иде шул. Аннан килеп, өебездә дә абый белән зур чыршы куя идек, шуны икәүләп үзебез ясаган уенчыклар белән бизи идек. Бик матур килеп чыга иде. Ә менә бәйрәмне ничек каршылавыбыз хәтердә калмаган. Бәлки, каршыламаганбыздыр да. Ә хәзер Яңа ел бәйрәмен гаиләбез белән көтеп алабыз, чыршы куябыз, мул итеп өстәл әзерлибез, салатлар ясыйбыз, тәмле ризыклар пешерәбез. Сок, компот ише эчемлекләр эчәбез. Яңа елны каршылаганчы машина белән, чыршыларны карап, бөтен урамнарны әйләнеп кайтабыз. Шуннан соң гаиләм йокларга яткач, берүзем генә калып, иртәнге 4 кә кадәр "Татарстан - яңа гасыр" каналыннан, башка каналлардан Яңа ел тамашаларын карыйм. Бәйрәм шулай узып та китә.

Эльза Курмаева, элеккеге юрист, Урта Тигәнәле авылы:

- Мин үзем Яңа ел бәйрәмен бик яратам, ләкин быелгы Яңа елны шат күңел белән каршы алып булмас, кайгыбыз бик зур - 1 декабрьдә барыбызны да ятим калдырып, әнием үлеп китте. Ул һич кенә дә истән чыкмый. Башка елларда Яңа елны я балалар, я яраткан күршеләрем белән бик күңелле каршы ала идек. Баштарак Яңа елны ничек каршыласаң, ел шулай узачак, дигән фаразга ышана идем, хәзер ничектер ул ышану юк, ничек булса, шулай була инде. Ә балачакта әти белән әни Яңа елларда безнең өчен бик зур бәйрәм ясыйлар иде, түбәсе түшәмгә кадәр җиткән биек чын чыршылар куеп, аны бизиләр, безгә бүләкләр бирәләр иде. Яңа елны я безнең өйдә, я Әхмәтшина Галия апаларда аларның малайлары белән бергә каршылый идек. Гомумән, минем балачагым бик бәхетле һәм күңелле үтте. Әти-әниемә безнең өчен шундый матур бәйрәм ясаганнары, безне яратып үстергәннәре һәм әйбәт тәрбия биргәннәре өчен бик зур рәхмәт. Әниемнең урыны оҗмахта, авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты булсын. Мин сезгә Яңа елга нинди ризыклар әзерләвем турында сөйләп китәм.

Беренче ашка гадәттәгечә солянка пешерәм. Ә салатларга килгәндә, иң яраткан салатым ананас белән тавык ите. Пешкән һәм каклаган тавык түшен бергә кушам, аның өстенә ваклап туралган консервланган ананас, аннары кыргычтан кырып йомырка, шуннан соң кырган сыр салам. Һәр катлам өстенә майонез сылыйм һәм иң ахырдан вакланган Әстерхан чикләвеге сибәм. Бик тәмле салат килеп чыга. Ясап карасагыз, үкенмәссез. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, исәнлек-саулык, тыныч, бәхетле тормыш телим. Бәйрәмнәрегез күңелле үтсен!

Мөршидә Кыямова, Казан шәһәре, журналист:

- Исәнмесез! Яңа ел бәйрәменнән бигрәк, әлеге бәйрәмгә әзерлек чорын яратам. Бәйрәм алдыннан булган ыгы-зыгы, якыннарыма бүләк алу ошый миңа. Гадәттә декабрьнең соңгы көннәрендә үткәннәргә нәтиҗә ясыйм. Озак күрешми торган дуслар белән аралашам. Башымнан: «Киләсе елга башкаларга карата игътибарлырак булырга кирәк», - дигән фикер үтеп китә. Аллаһыга рәхмәт укыйм. Яңа елга гадәттә яңа дога өйрәнәм (ел саен шулай). Күңел тынычланып, дөнья ямьләнеп китә. Гаиләмнең иминлегенә куанып алам. Гадәти вакытта бу хакта уйларга вакыт булмый бит. Шуңа күрә Яңа ел минем өчен шактый зур вакыйга ул.

Соңгы елларда Яңа ел бәйрәмен гаиләдә каршы алабыз. Табынга 3-4 төрле салат һәм, һичшиксез, каз пешерәбез. Спиртлы эчемлекләр кулланмыйбыз. Мин табын әзерләгәндә Илдар Ихтияр улыбыз белән якындагы паркка чана шуарга барып килә. Быел өлкән улыбыз армиядә Балтыйк флотында хезмәт итә. Шуңа күрә аңа теләктәшлек белдереп, быелгы Яңа ел каршылаганда телняшкалар киярбез, дип торабыз (сатып алдык инде).

Бала-чакта чыршы бизәгән истә калган. Урманнан чыршыны әти алып кайта иде. Бөтен бүлмәгә тәмле чыршы исе тарала. Аны гел апа бизи иде. Минем бизәргә теләк булмый торганы истә калган. Хәзер дә чыршы бизәргә яратмыйм. Безнең гаиләдә чыршыны Идел бизи торган иде. Быел Ихтияр, бизәмибез, диде. Чыршысыз да күңелле, дип кырт кисте. Бәйрәм табынына ел саен төрледән-төрле салатлар ясыйбыз. Быел безнең гаиләдә пешкән яшелчәләр популяр. Гөмбәле салат: пешкән 1-2 бәрәңге, суган, гөмбә (шампиньон), какланган хәләл колбаса, 1 данә помидор, майонез, лимон согы. Тагын яратып ашый торган бер салат рецептын тәкъдим итәм. Яссы зур тәлинкәгә башта угычтан уып, бәрәңге салабыз, аның өстенә аз гына турап кыздырылган суган җәябез, аннары озынчалатып тар итеп колбаса турыйбыз, майонез сөртәбез, шуның өстенә телемләп помидор тезеп чыгабыз, өстенә әз генә лимон согы бөркибез. Бу салатлар катлам-катлам итеп эшләнә.

Земфира Вәлиева, Урманасты Шунталысы авыл мәдәният йорты директоры:

-​ Яңа ел - бөтен кешенең, шулай ук минем гаиләмнең дә көтеп алган матур бәйрәме. Менә тагын бер ел үтеп бара. Шушы ел эчендә күпме эшләр эшләнгән, матур, күркәм очрашулар, шатлык-сөенечләр, яңалыклар, үзгәрешләр булып үткән. Быелгы яңа елны йомгаклап, шуны әйтә алам: 2015 ел минем өчен әйбәт булды. Гаиләмнең, туганнарымның, дусларымның, күршеләремнең һәм хезмәттәшләремнең исән-сау булулары, илебезнең тынычлыгы өчен Ходаема мең рәхмәт. Яңа елны без төрлечә каршы алабыз. Мәдәният хезмәткәре буларак, безгә соңга хәтле эшләргә, туганнар белән дә, дуслар белән дә каршы алырга туры килә. Бәйрәм өчен тәмле ризыкларыбызны алдан ук әзерлибез. Каз каклау, пилмәннәр, төрле салатлар ясау минем иң яраткан шөгылем инде ул. Бала чактагы кигән күлмәкләрем һаман да исемдә, әнием марлядан күлмәк тегеп куяр иде. Аннан соң мин төрле уенчык ватыкларын мамыкка ябыштырып, күлмәк итәгенә, кул җиңнәренә тегеп куя идем. Шулай ук таҗны да матур итеп, фигура ясап, нәкъ шулай ябыштыра идем. Әле менә Яңа ел бәйрәмен күңелле, истә калырлык итеп үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланып, бик зур әзерлекләр эшләре алып барабыз. Тамашачы канәгать калсын өчен күп көч түгәргә туры килә. Бергәләп барысын да җиңеп чыгарбыз, дип уйлыйм, Яңа елда бөтен халкыма саулык-сәламәтлек, матур-тыныч тормыш телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев