Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Яңа эшкә билгеләү

Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин Алексеевск районының полиция бүлегенә яңа начальник тәкъдим итте.

Ул - чыгышы белән Лаеш районыннан Вячеслав Яковлев, моңа кадәр Әлки районында полиция бүлеге начальнигы булып эшләгән. Эчке эшләр министры әйткәнчә, Вячеслав Анатольевич элеккеге эш урынында үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән, Әлки районы полиция бүлеген күп кенә күрсәткечләр буенча өскә күтәргән. Ә узган елгы нәтиҗәләр буенча ул җитәкләгән бүлек республикада иң яхшылар арасына кергән. Артем Валерьевич шулай ук бүлекнең яңа начальнигына эшнең төп юнәлешләрен билгеләде, алар буенча аңа күрсәткечләрне күтәрергә кирәк булачак.

Очрашуда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов Вячеслав Яковлевны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм, бүлекнең элеккеге җитәкчесе Иосиф Мураткинга рәхмәт әйтәп, аңа Рәхмәт хаты һәм истәлекле сувенир тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев