Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Яңа юллар, куркынычсызлык һәм коммуникацияләр

Без район башлыгы доклады кысаларында район тормышының төрле өлкәләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез. Бу юлы сүз юл төзелеше һәм коммуникацияләр турында барачак.

2017 елда юл фонды һәм үзара салым исәбенә юл эшләре програмасын гамәлгә ашыру максатында район үзәгендә, шулай ук Лебяжье, Сакан, Биләр, Шәмә, Кр. Баран һәм Югары Тат. Майна авылларында 4,4 километр вак таш җәелде. Ике километр озынлыгында асфальт-бетон түшәмәле автомобиль юлы ремонтланды. Гомуми мәйданы 5308 квадрат метрлы чокыр-чакырларны ремонтлау эшләре башкарылды.
Районда юл төзелеше программасын гамәлгә ашырганда юл хәрәкәте куркынычсызлыгына басым ясалды. Мәсәлән, былтыр җиде яңа аркылы чыгу юлы салынды, шуларның өчесе Речное, Зур Тигәнәле һәм Лебяжье авылларының белем бирү учреждениеләре янында пәйда булды.
Шулай ук бистәбезнең "Кояшкай" балалар бакчасы янында да заманча "зебра"лар барлыкка килде. Өченче һәм дүртенче мәктәп-балалар бакчасы янында балаларның аркылы чыгу юлыннан тыш юлга чыгуына комачаулаучы киртәләр урнаштырылды. "Бал корты" балалар бакчасы янында ясалма тигезсезлекләр куелды.
Заманча аркылы чыгу юлыннан тыш район үзәгенең Пушкин урамында тротуар да ясалды. Шуның аркасында кешеләр мәчет урнашкан бу урамнан рәхәтләнеп һәм бер дә курыкмыйча йөри алалар. Шулай ук бистәне Лебяжье авылы белән тоташтыручы юлда да җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы артты. Монда да уңайлы тротуар салынды. Шуның аркасында тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җәяүлеләр, гомерләре өчен курыкмыйча, бер торак пункттан икенчесенә йөри алалар.
Моннан тыш, юл полотносы күп фатирлы өйләрнең ишегалларында да ремонтланды. Мәсәлән, Ленин урамының 75 һәм Гагарин урамы 17, Куйбышев урамының 47 һәм 49 өйләре, шулай ук Пионер тыкрыгы урамындагы йортларның берсенең ишегалдында да яңа асфальт барлыкка килде.
Коммуналь челтәрләрне үстерүгә килгәндә, былтыр Лебяжье авылының яңа микрорайонында 2,4 километр газүткәргеч линия сузылды. Ә районда 88 өй газга тоташтырылды. Социаль-мәдәни-көнкүреш объектларында сигез казан алмаштырылды.
Шулай ук район территориясендә 2,5 километр электр челтәрләре төзелде, 9 километры диярлек ремонтланды. Суүткәргеч челтәрләргә килгәндә, 2017 елда алар 4,5 километр үткәрелде һәм 1,4 километр ремонтланды. Ике суэтем башнясы төзелде һәм өч скважина борауланды.
Чыбыклы элемтәне үстерү буенча да эш алып барылды. Мәсәлән, дүрт торак пунктта: Горка, Әшнәк, Масловка, Пановка авылларында тугыз километр озынлыкта диярлек оптик җепселле элемтә линиясе салынды. Шуның нәтиҗәсендә кешеләр тизләтелгән Интернеттан һәм интерактив телевидениедән файдалана алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев