Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

«Яхшы сүзләр кабул итегез...»

Узган якшәмбедә Алексеевск Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Әнисә Фәттахова үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мондый вакыйга-кеше турында бик күп җылы һәм яхшы сүзләр әйтергә менә дигән сәбәп. Бүген бу мөмкинлектән Әнисә Нуретдин кызының хезмәттәшләре файдаланды. Алар тантана сәбәпчесе турында менә нәрсәләр сөйлиләр: Гөлкәй ӘХМӘТОВА, идарә начальнигы: "Мин язмышыма...

Узган якшәмбедә Алексеевск Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Әнисә Фәттахова үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мондый вакыйга-кеше турында бик күп җылы һәм яхшы сүзләр әйтергә менә дигән сәбәп. Бүген бу мөмкинлектән Әнисә Нуретдин кызының хезмәттәшләре файдаланды. Алар тантана сәбәпчесе турында менә нәрсәләр сөйлиләр:

Гөлкәй ӘХМӘТОВА, идарә начальнигы: "Мин язмышыма тормышымда шундый искиткеч кешене: ышанычлы урынбасарымны һәм ярдәмчемне генә түгел, ә бәлки бер үк вакытта дустымны да очратуыма бик рәхмәтлемен. Шундый грамоталы, югары класслы, җаваплы белгеч белән теләсә кайсы эш язмышы өчен тыныч булырга мөмкин-ул аны, һичшиксез, ахырынача җиткерәчәк, өстәвенә тапшырыла торган биремне "+5"кә башкарачак. Мәрхәмәтле һәм шат күңелле булуы аркасында ул бик тиз арада коллективыбызның бер өлешенә әйләнде. Бергә 12 ел эшләү дәверендә без бер-беребезне ярты сүздән аңлап алабыз, дуслыгыбыз эштәге кысалар белән генә чикләнеп калмый, без эштән соң да аралашып яшибез".
Лариса ФИЛАТОВА, клиент хезмәте белгече: "Әнисә Нуретдин кызы безгә бөтенләй башка өлкәдән килде. Ләкин кыенлыкларга һәм таныш булмаган мәсьәләләргә дә карамастан, беренче көннәрдән үк безнең хезмәткә, кем әйтмешли, баш-аягы белән чумды: китереп биргәнне көтеп ятмыйча, эшнең пенсия системасы белән бәйләнгән бөтен нечкәлекләренә үзе төшенде. Ул эшнең үзенчәлеген генә түгел, ә бәлки район социаль тәэминат заманыннан бүгенге көнгә кадәр кертелгән законнарны өйрәнә алды. Шуңа күрә иң катлаулы мәсьәләләрдә бик иркен ориентлаша алуы бер дә гаҗәпләндерми. Аның фикеренә бөтен коллективның гына түгел, ә бәлки хөрмәтле пенсионерларның да колак салуы тикмәгә генә түгел".
Светлана ЛИПЛЯНИНА, баш бухгалтер: "Бюджет һәм хуҗалык исәбендәге өлкә бер-берсеннән сизелерлек аерыла, шуңа күрә Пенсия фондында баш бухгалтер булып эшли генә башлаган вакытында Әнисә Нуретдин кызы бухгалтер хисабы мәсьәләләре буенча ярдәм сорап миңа күп тапкырлар мөрәҗәгать итте. Тырышлыгы һәм үҗәтлеге аркасында ул тиз арада уңышларга иреште, "пенсия" өлкәсендә бик тә компетентлы белгечкә әйләнде. Соңыннан ул идарә начальнигы урынбасары итеп билгеләнде. Ирешелгәннәрдә туктап калмыйча, ул даими төстә үз белемен күтәрә, үзе дә менә дигән идеяләр бирә, ә аларны бөтен коллектив үз эшенә кертә.
Безне хезмәттәшләр буларак кына түгел, ана буларак та күп нәрсә берләштерә: балаларыбыз бергә, бер сыйныфта укыдылар. Шуңа күрә безне озак еллар уртак мәшәкатьләр, мәнфәгатьләр, проблемалар бәйләде. Мин аны улына һәм кызына искиткеч әйбәт тәрбия биргән кайгыртучан ана, яраткан хатын, менә дигән хуҗабикә буларак беләм. Ә хәзер аны, иңне-иңгә куеп эшләгәнлектән, теләсә кайсы вакытта ярдәм кулы суза торган әйбәт иптәш буларак белдем".
Наталья УФИМЦЕВА, пенсия билгеләү бүлеге начальнигы: "Әнисә Нуретдин кызы, асылда, минем кураторым булып тора, шуңа күрә киңәш сорап һәм күп кенә яңалыклар турында бергәләп фикер алышу өчен аңа еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Нинди генә сорау килеп туса да, аларның һәркайсында аның акылы, әдәплелеге һәм эшкә грамоталы каравы сизелә. Вазыйфасы югары булуга да карамастан, ул һәрчак тыныч, сабыр, гадел булып кала белә. Шуның өстенә, үзенең юморы белән барыбызга да көн дәвамында тупланган арыганлыгыбызны бетерергә булыша. Шуңа күрә аның белән эшләү җиңел һәм рәхәт".
Елена КРАЮШКИНА, персонификацияләнгән исәп һәм иминият кертемнәренә идарә итү бүлеге начальнигы: "Әнисә Нуретдин кызында мине һәрчак теләсә нинди хәлгә дөрес бәя бирү сәләте, мөһим мәгълүматны системага сала алу, һәр эшкә иҗади якын килү белү җәлеп итә. Шуңа күрә, җитәкче урынбасары буларак, теләсә нинди эшнең сыйфатлы һәм вакытында үтәлүенә ирешеп, бездән дә эшкә нәкъ менә шулай карауны таләп итә. Шул ук вакытта ул бик аралашучан, кызык һәм компаниячел кеше, шуңа күрә безгә аның белән күңелсезләнергә туры килми. Моннан тыш, кешене аңлый һәм авыр минутларында ярдәм кулы суза ала. Ә бу, мәгълүм булганча,- хәзерге заманда бик кирәкле нәрсә.
Әнисә Нуретдин кызын коллектив исеменнән юбилее белән котлап, аңа нык сәламәтлек, шатлыклы гаилә учагы, бетмәс-төкәнмәс юмор хисе, шулай ук кызыклы, нәтиҗәле идеяләр һәм аларның гамәлгә ашуларын телим!"

Гөлнара КӘРИМОВА әзерләде

* * *

Фәттахова Әнисә Нуретдин кызы Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздовның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары әлеге бүләккә хезмәт вазыйфаларын башкарганда күрсәткән тырышлыгы өчен лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев