Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Якташларга бүләкләр

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Абакумов Анатолий Николаевичка «Алексеевск районының Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Чурин Николай Петровичка «Алексеевск районының Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

«Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең туку цехы тукучысы Черкесова Лилия Викторовна Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

«Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең туку цехы тукучысы Кокуркина Валентина Михайловна Россия Федерациясе мәдәният министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Йосыпова Гөлсинә Әсәдулла кызы «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

«Сөниев» крестьян хуҗалыгы башлыгы Сөниев Рәмис Галимулла улына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән Мактаулы исем бирелде.

«Алексеевскдорстрой» ААҖ экскаваторы машинисты Хлопов Петр Витальевич Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Алексеевск үзәк район хастаханәсе»нең баш шәфкать туташы Аляшева Ирина Гавриловна «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлек билгесенә лаек булды.

«Алга» колхозының товарлык сөт фермасы мөдире, Алексеевск муниципаль районының Мактаулы гражданины Габидуллина Миңнегөл Гафи кызы «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлек билгесенә лаек булды.

Ялкын авыл мәдәният йорты режиссеры Валерий Валентинович Илюшинга «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлек билгесе тапшырылды.

Максимова Лариса Анатольевна, Калинин Алексей Александрович, Пузырев Олег Николаевич, Әкбәров Рөстәм Талибулла улы, Сергеев Владимир Георгиевич саву аппаратларына сертификатлар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X