Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Якташыбыз катнашында дөньякүләм премьера!

Безнең талантлы якташыбыз яше буенча кечкенә булса да, таланты буенча бөек. Арслан Сибгатуллин 26 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә “Сөембикә” премьерасында уйнады. Премьераны Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов һәм республика дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та карады.

Премьера өчен махсус театрның беренче катында Казан ханбикәсенә багышланган күргәзмә оештырылган иде.
Спектакльнең сәхнә бизәлеше үзенчәлекле. Бөтен вакыйгалар бер янга ауган Сөембикә манарасы эчендә бара. Опера өч акттан тора, һәркайсында икешәр картина. Пәрдә ачылуга тамашачылар 1551 елгы Казанга әйләнеп кайтты. Залда тын гына: “Кара әле, нинди декорацияләр” дигән пышылдаулар ишетелде. Аларны Мәскәүдән Виктор Герасименко эшләгән.
  Сөембикә партиясен театр солисты Гөлнара Гатина башкарды.  Матурлыгына гашыйк булган Иван Грозный, аны Мариинск театрыннан Әхмәт Агади уйнады,   Кошчак (Артур Исламов),   Шаһгали (Филүс Каһиров) булды, Сөембикә аңа кияүгә чыкты да инде.
 Делиза балалар балеты һәм хоры артистлары икенче һәм өченче актларны бизәделәр. Ә Арслан ханбикәнең малае ролен башкарды. Үтәмеш хан роле бала һәм ана мәхәббәте һәм аларның аерылуы фаҗигасен тасвирлады. Арслан Сибгатуллин сәхнәгә чыгуга ук тамашачы мәхәббәтен яулады.
– Мин бөтен кешегә бик рәхмәтлемен!!! Бу дөнья күләмендәге тарихи вакыйга! Минем кичерешләремне сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый. Мин язмышның мондый бүләген көтмәгән дә идем. Шуны әйтә алам, мин Арслан белән бик горурланам, моның өчен күп эшләргә туры килде, тик бу кирәк хезмәт. Ул үзенең 5 яшендә зурлар белән бер дәрәҗәдә репетицияләргә  йөрде, ул бу юлны үтте,  – дип яза Арсланның әнисе Гүзәл Сибгатуллинаүзенең аккаунтында.
Арслан, без синең белән бик горурланабыз, синең уңышларыңны күзәтеп торабыз, алда әле сине зур уңышлар көтәчәгенә ышанабыз.
«Татар-Информ» материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев