Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ял көннәрендә районда татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйны бәйрәм иттеләр

Ул ун авыл җирлегендә җомга һәм шимбә көннәрендә булды. Ә якшәмбе көнне исә район сабан бәйрәме Мәйданга күп кешене җыйды.

Салынып торган кургаш болытлар һәм көчле җил алексеевскилыларны куркытмады, көн эленке-салынкы булса да, шушы җәйге бәйрәмгә халык күп җыелды. Ачылу алдыннан гына яварга тотынган яңгыр да кешеләрнең кәефен бозмады. Күп тә үтмәде, яңгыр туктады һәм ялтырап кояш чыкты. Аллы-гөлле төсләре белән бәйрәм башланып китте. Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган район башлыгы Владимир Козонков, Сабантуй берләштерүче бәйрәмгә әйләнде, дип билгеләп үтте:


- Баштан бәйрәм сабан бәйрәме иде, ләкин ул чикләрне атлап чыкты һәм бүген бирегә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә, социаль өлкә, төзелеш тармагы, юл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә бергә җыелды. Бу - бөтен алексеевскилы бәйрәме. Беләсезме, ул республика һәм Россия чикләрен дә атлап чыкты, Европа һәм дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә. Мин сезгә игеннәрнең күкрәп үсүен, күңел тынычлыгы һәм бүген дәүләт бәйрәменә чын күңелдән сөенүегезне телим.


Алексеевскилыларны шулай ук бәйрәм белән Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Президенты вәкиле Игорь Марченко да котлады.


Шуннан соң район башлыгы алдынгыларга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм район Советының Мактау грамоталарын тапшырды. Бүләкләнгән алтмыш кеше арасында иң яхшы өч кеше чәчү батыры дип танылды. Механизаторлар - "Алексеевское" халык предприятиесеннән Сергей Устимов, "ВЗП Северное Алексеевское"дан Фәнис Фәезов чәчү батырлары булды. Ә "Родина" колхозыннан тракторчы Фәрит Гатинга телевизордан кала тагын симез тәкә дә бүләк ителде. Тәкәне чәчү эшләрен уңышлы тәмамлаган иң яхшы хуҗалык җитәкчесе - колхоз рәисе Ильяс Әхмәтовка да тапшырдылар.


Менә мәйданда матур күренешләр җәелеп китте: сәүдә рәтләре янында кызу сәүдә барды, "Рус ишегалды"нда үзебезнең һөнәр осталары ясаган әйберләр тәкъдим ителде, шунда ук үзешчән артистлар концерты булды. Яше дә, карты да конкурсларда, уеннарда, спорт бәйгеләрендә бик рәхәтләнеп катнаштылар. Төп сәхнәдә Алексеевск һәм Казан артистлары катнашында бик матур концерт барды. Тамашачылар ат чабышларын һәм көрәшчеләрне бик мавыгып карадылар. Абсолют батыр исеме өчен көрәштә Илнур Вәлиуллин Урта Тигәнәле Сабантуе җиңүчесе Равил Әхмәтшинны җиңеп чыкты.


Беренче тапкыр абсолют батыр булган Илнур туган көненә үзенә бүләк ясады, ә ул туган көнен икенче көнне - 6 июньдә бәйрәм итте.
Район кешеләре бәйрәм турында үз фикерләрен уртаклаштылар. Мәсәлән, Алексеевскидан Яна моны очрашу, шулай ук районның ничек яшәвен белү ысулы, дип исәпли:


- Сабантуй - күңел ачу һәм ял итү, танышларың һәм дусларың белән күрешү мөмкинлеге. Танып-белү бәйрәме, чөнки кемнең нәрсә белән шөгыльләнүе, уңышның нинди булуы, нәрсә чәчүебез, кемнең нинди туе булуын, нинди чаралар үткәрелүен белергә мөмкин. Бу шулай ук чыгыш ясау, үзеңне һәм үз талантларыңны күрсәтү өстәмә мөмкинлеге ул. Мондый бәйрәм өчен оештыручыларга рәхмәт!


Ә Урта Тигәнәле авылы кешесе Илсөя, район Сабан туе авыллардагы Сабантуйдан аерылып тора, дип билгеләп үтте.


- Әгәр безнең Урта Тигәнәле Сабантуе белән чагыштырсаң, алар, әлбәттә, аерылып торалар. Безнеке ямьлерәк, кечерәк, анда шәһәрләрдән кайткан кунаклар һәм күрше авыл кешеләре җыела. Ә бу колачлырак һәм биредә оештыру да күпкә яхшырак.

Бәйрәмнең видеосын монда карарга мөмкин.

Ә фотолар - монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев