Ял көннәрендә «Россия чаңгы юлы» на килүчеләр саны бихисап булды!
Чаңгы базасында беренче тапкыр 400дән артык спортчы массакүләм ярышларда катнашты.
Тантаналы ачылышта чаңгы йөрергә яратучыларны башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров сәламләде.
Спорт бәйрәмендә 270 яшь чаңгычы һәм 100 кеше зурлар катнашты. Балалар һәм хатын-кызлар 2-3 км трассаны уздылар. Ир-атлар һәм егетләр 5 км араны үттеләр. Үз яшь категорияләрендә җиңүчеләр һәм призерлар башлыклар, дипломнар һәм акчалата бүләкләр алдылар.
Конкурстан тыш район башкарма комитеты хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары ярышты.
Хатын-кызлар арасында иң олы яшь категориясендә Анна Ивановна Крылова җиңү яулады, ә иң яшь катнашучы - «Бал корты» балалар бакчасыннан биш яшьлек Рияз Гатауллин булды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу ярышларга кешеләр гаиләләре белән килгән иде, ә парковкада барлык машиналар өчен дә урын көчкә табылды.
– Шундый яхшы бәйрәм, шул кадәр күп кеше, - дип уртаклаша үз хис-тойгылары белән чаңгы ярышларында катнашучы Фирая Сергеева. – Бүген без оныкларыбыз белән килдек. Аларга спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбиялибез. Моны шәхси мисал белән генә башкарып була!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев