Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ярминкәгә Казанга

22 сентябрьдә Казанның ун мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булып узды, аларның берсендә безнең район продукциясе дә тәкъдим ителде.

Продуктларны һәм товарларны республиканың күп кенә муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде. Традиция буенча  авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда республика кооператорлары да актив катнаша.
Ярминкәдә төрледән-төрле авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде: яшелчә, ит, сөт, йомырка, шикәр, он, кондитер әйберләре, бал һәм башка товарлар сатып алырга була иде.
Районыбыз продукциясен  шәһәрнең Идел буе районында Җиңү проспектындагы сәүдә үзәге белән янәшәдәге мәйданчыктан сатып алырга мөмкин  булды. Иртәнге як булуга да карамастан, шәһәр кешеләре  арзан бәягә свежий ашамлыклар сатып алу өчен безнең сәүдә рәтләренә килделәр. Ярминкәдә районның, шулай ук Биләр, Бутлеровка, Зирекле, Көрнәле, Ромодан, Зур Полянка, Лебедино, Майна һәм  Левашево авыл җирлекләре сәүдә предприятиеләре катнашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев