Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Җыр елата да, җырлата да, күңелне дә күтәрә

- Бар бит ул күңелнең йомшагы, катысы, хислесе, моңлысы, зарлысы. Күңел ул рәнҗи дә, сыкрый да, елый да, барын да берьюлы онытып, җырлый да. Җир булган күңелдә өмет бар, шатлык бар, зарлыны юатыр, катыны йомшартыр, бозлыны эретер, керлене агартыр.

Җыр күңелгә дәрт кабыза, җыр өйрәтә җиңәргә, җырсыз яшәү мөмкин түгел, изге юлда гомер-гомергә, - дип башлап җибәрә үзенең мәкаләсен хезмәт ветераны, пенсиядәге укытучы, Алексеевск бистәсендә яшәүче Зөлкәрия апа Мөлекова бер концерт караганнан соң.
- Шушы көннәрдә Зур Тигәнәле мәдәният йортында Закир Шаһбан концерты була, барасыгыз киләме? дип телефоннан шалтыратып тәкъдим иткәч, без ирем Шамил, берничә авылдашыбыз белән бик теләп концертка кайтырга булдык, - дип дәвам иттерә сүзен Зөлкәрия апа.
- Закир Шаһбанның концертын телевизордан берничә тапкыр күреп, аның халыкчан җырларын радиодан ишеткән булсак та, авылыбыз турында язылган "Тигәнәлем" җырын тагын бер кат ишетербез, дип, яңгыр явып торса да, кайттык. Чөнки ул җырны телевидение-радиодан яңгыратмыйлар. Ул клип итеп эшләнмәгән. Автор-башкаручы, җырчы Шаһбан ул җырны республика күләменә күтәрү өчен клип итеп чыгарырга нияте булуын әйтте.
Бары тик аның хыялын тормышка ашырырга ярдәм итүчеләр, игелекле кешеләр генә кирәк. Без инде, андый кешеләр табылыр, югары сәхнәләрдән авылыбыз Тигәнәле турындагы җыр яңгырар, дип өметләнеп калабыз. Җырның сүзләрен авылыбызның йөзек кашы, күңелләргә үтеп керерлек шигырьләр иҗат итүче Лилия Зарипова, көен Татарстанның халык артисты мәрхүм Ганс Сәйфуллин (урыны оҗмахта булсын), ә җырны халыкка җиткерүче Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан булуына шатбыз. Без, авыл халкы, аларга бик рәхмәтлебез.
Билгеле, концерт булгач, бер генә җыр җырланмый, Закир Шаһбанның җанлы музыкага кушылып җырлаган моңлы, озын көйләрен, эстрада җырларын шыгрым тулы зал, тын да алмыйча, көчле алкышларга күмеп кабул итте. "Кайдан килә соң бу моң?" - дип сокланып куясың.
Моң кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан, табигатьтән бирелә, аңа өйрәнеп булмый, дип юкка гына әйтмиләр шул.
Концертта Шаһбанның хатыны Гөлүсәнең яңа гына табадан төшкән китабыннан татарның йөрәгеннән саркып чыккан, милләтнең, авылларның язмышы хакында үтемле итеп шигырьләр укуы, җырлавы, шулай ук җырчы Динара Фәхриева башкаруында җырланган җырлар тамашачыларның күңелен яулап алды.
Концерт безгә, авыл халкына (тамашачысына) бик ошады. Рәхәтләнеп, ике сәгать ярым ял итеп, рухи азык алып, артистларыбызга зур рәхмәтләр әйтеп, өйләребезгә таралыштык.
Зур Тигәнәле авылы халкына шундый концерт бүләк иткән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка без, Зур Тигәнәле халкы, бик рәхмәтлебез. Аңа исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар теләп калабыз, юл фаҗигаләрен күрмичә эшләргә насыйп булсын.
Тигәнәле халкы - кунакчыл халык. Артистларыбыз да үзләрен ачык йөз белән, хөрмәтләп, өстәл тулы тәмле ризыклар белән каршы алган авыл халкына, бигрәк тә Рәзинә Әхмәтҗановага, Гөлүсә Төхфиевага, депутат Фоат Вәлиевка рәхмәт әйтеп, бик канәгать булып кайтып китүләрен әйттеләр.
- Концерт бик матур булды, һәр номерны тамашачылар көчле алкышларга күмде, - диде Зур Тигәнәле туган як музее мөдире Лилия Зарипова.
- Зал тутырып килгән халык гармунга кушылып җырлауга, гармун моңына сусаган иде. Ул үзе белән яшь артист кызны алып килгән иде. Халык рәхәтләнеп ял итте. Концерт буена үз тавышы белән фонограммасыз җырлады.
- Шигърият белән үрелеп барган, үзенә генә хас булган зәвыклы Гөлүсә Шаһбан белән Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан концертында тамашачы чын күңелдән ял итеп утырды, - , дип яза Зур Тигәнәле урта мәктәбе укытучысы Илсөя Әхмәтҗанова, - Гөлүсә шигырьләрендәге эчкерсезлек, самимилек, алардагы хисләр өермәсе, күңел бик тансыклаган яктылык һәм җан җылысы мине икенче бер матур, шигъри дөньяга алып кереп китте.
Закир Шаһбанның моңлы тавышы бөтен залны нурга күмде. Әниләр турында җырлаган җырлары күңелнең әллә кайдагы үзәгенә үтеп керде.
Авылдашыбыз Лилия апа Зарипова сүзләренә Ганс абый Сәйфуллин язган "Тигәнәлем" җырын җырламыйча китәме инде Шаһбан? Җырлаттык.
Шундый эчтәлекле бай концерт программасы белән ул хатыны Гөлүсә Шаһбан белән Татарстанның төрле районнарында йөреп, никадәр кешегә җан җылысы, күңел байлыгы өләшәләр. Рәхмәт аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев