Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Җыр яшәргә көч бирде

2018 елның 3 февралендә Кыркүл авыл җирлеге башлыгы Людмила Вашарина хезмәт ветераны Калентьева Мария Дмитриевны 90 яшь тулу уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, хакимият башлыгы Владимир Козонков исеменнән кайнар котлады.

Мария Дмитриевна күп балалы гаиләдә үсә. Аңа 13 яшь тулгач, сугыш башлана. Әтисе беренче көннәрдән үк сугышка китә. Бөтен авырлык балалар җилкәсенә төшә: урман кисәргә дә, басу-кырларга көлтә бәйләргә дә йөргән ул h.б. лар.

Сугыштан соң 1954 елда Мария Дмитриевна кияүгә чыгып, дүрт бала тәрбияләп үстерә. Лаеклы ялга кадәр колхозда сыер савучы булып эшли. Мария Дмитриевнаның алты оныгы үсә. Хәзерге вакытта ул авыл тормышында актив катнаша, халык арасында абруе зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев