Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

ЙӨРӘГЕНДӘ ОНЫТЫЛМАС ЯРА

Зур Тигәнәле авылында гомер кичерүче Динә апа Хафизовага шушы көннәрдә 80 яшь тула. Бүгенге мәкаләбездә без тормышның ачысын да, төчесен дә, кайгысын да, шатлыгын да йөрәге аша үткәргән Динә апа турында сөйләрбез.

Тол хатын... Иртән күзләрен ачуга янәшәдә яткан мендәренә күз төшерә ул. Җан түреннән ташып чыккан хисләренә чыдый алмыйча, шул мендәрне сыйпап ала. Тулышкан күңеленә чик куя тол хатын – еламый. Иртәләрен күз яше белән башласа, көне уңмаячагын уйлап тыела. Ә бит тәүлек арасында сүзе дә, эше дә ябырылып киләчәк. Аларга каршы торыр өчен йөрәк җегәрен сакларга кирәк.

– Хатын, чәй куйдыңмы әле? – дип эндәшүче, иңнәренә яратып кына кагылучы юк. Бары тик дөньяның күп мәшәкатьләреннән хәбәрдар булмаган балакайлары гына бар. Тезелешеп ятканнар, тәмле итеп иртәнге йокыларын йоклыйлар. Озак йоклатып булмый, өй тулы эш.

– Кызым, улларым! Торыгыз, яме! Торып калыгыз, дим... Мин эшкә китәм...

Көн саен шулай. Бер үзгәрешсез.

... Динә апа Хафизова тол килеш картайган инде. Кызы белән уллары да әллә кайчан үсеп бетеп, үзләре генә түгел, балалары тормыш көтәрлек булып җитешкән. Бүгенге көндә улы Илшат белән килене Рәфинә тәрбиясендә гомер итә ул. Тормышлары уртача, кешедән ким дә, артык та яшәмиләр алар. Алтын урталыкта көн итү иң әйбәтедер ул. Бай булсаң, акчаңны уйлап, чирлегә әйләнәсең, ярлы булсаң, кеше көлә. Динә апаның кешегә гыйбрәт итеп сөйләрлек әллә нинди көннәре булган.

– Фуат исемле егет белән кавыштык, – ди ул бәхетле мизгелләрен искә алып. – Очрашып йөрдек. Инде вакытыбыз җиткәндер, дидек тә, мәдәният йортыннан туры аларга кайттым. Әйбәт кеше иде, тигезлектә бергә картаербыз, дип уйладым. Булмады! 34 яшемдә өч баламны кочаклап, ялгыз калдым инде мин. Аның каравы, Гатифә исемле кайнанам белән 42 ел яшәдек. Кайнанам әйбәт булды, балаларымны үстереште, хуҗалыкны алып барырга булышты, 93 яшендә дөнья куйды. Улының гомерен дә яшәде. Мин әллә ничә тапкыр пычак астына кердем. Ирем үләр алдыннан бик каты чирләдем. Үлүем шушы икән, дидем. Гомер бетмәгәч, терелдем. Ә Фуат бер дә уйламаганда китеп барды.

– Динә апа, синең кай төшең авыртты соң?

– Сыер савучы булып эшләдем мин. Ул вакытта бөтен эшне дә кулдан башкара идек – суын да көянтәләп китердек, ваклаган печәнен дә үзебез тараттык. Сыерларны кул белән юа идек. Су җылытып, ышкый-ышкый “мунча керттек” мәхлүк хайваннарны. Хайванның болай да исе сөбханаллаһ, сыер юган көнне сасып бетәсең. Зур мичкәләрне тәгәрәтеп йөрттек. Бервакыт шул эшне башкарганда кинәт эчемдә кискен авырту тойдым. Үземчә билгеләмә куйдым – ашказаныма ябыштым, ашыйсым килә икән, дип уйладым. Өч көн буена шулай эчемне тотып йөрдем. Дүртенче көнне эшкә килгәч, елыйм гына бит. “Ни булды?” – диләр. “Эчем авырта, чыдарлык түгел”, – дим. “Үзебез савабыз сыерларыңны, бар, тизрәк кайтып кит, сукыр эчәгең түгелме икән, шартлый күрмәсен”, – дип озатты иптәшләрем. Ул вакытта бездә җирле хастаханә эшли иде. Фуат та ку рыкты, тизрәк шунда алып төште. Районнан килгән табиб минем хәлемне күргәч, тиз генә Алексеевск хастаханәсенә алып китте. Бер бүлмәгә кертеп салдылар да, оныттылар! Кычкырам, елыйм – килүче юк. Аңсыз килеш табып алганнар да, операциягә алып кергәннәр. 7 сәгать ярым ясаганнар операцияне. Иелеп авыр мичкә тәгәрәткәндә эчәкләрем бәйләнгән булган... Алар карала башлаганнар. Метр ярым эчәкне кисеп алганнар. 18 көн аңсыз ятканмын. Балалар хәл белергә килгәч, танымаганнар. “Ул безнең әни түгел, кая куйдыгыз әнине?” – дип сораганнар.

Авыр тернәкләндем. Пычак астына кергән кешеләрнең хәлен аңлыйм мин. Акрынлап аякка бастым, ике айдан соң өйгә кайттым.

... Гатифә апа да киленен дүрт күз белән көтә. Оныкларым ятим калмаса ярар иде, дип борчыла ул. Инде исән калганга шатланып, рәхәтләнеп яшисе генә дигәндә, язмыш дигәне усал кылана алар белән. Хастаханәдән кайтып өч көн узгач, ниләр булганын Динә апаның үзеннән сөйләтик әле.

– Авылның бер егете өйгә килеп, иремне алып чыгып китте. Болар ул көнне аңа кыз урларга тиеш булганнар икән. Аек баштан андый батырлык эшләве авыр бит – салганнар. Инде ул егетләрнең өенә кергәннәр. Тегеләренең куган көмешкәләре булган – аны да тәмләп караганнар. Фуат азрак утырган да, бөгелеп төшкән. Ник аны шунда ук табибка илтмәгәннәр инде? Йөрәге көйсезләнеп, шунда ук җан да биргән. Без Фуатны кыз урлый, дип уйладык, ә ул үлеп ята икән. Кино карап утырганда өйләнәсе егетнең әтисе килеп керде.

– Яшереп кала торган нәрсә түгел, Фуат бездә вафат булды, димәсенме! Андагы хәлләрне белсәң! Мин ярты гына кеше бит, әле чирдән терелеп бетмәгән... Аягымның берсенә – итек, икенчесенә галуш эләктергәнмен. Февраль ае иде, суык вакыт. Шул йортка ничек төшеп җиткәненемне, ничек иремнең суык гәүдәсенә ятып, аны кочаклап елаганымны, аннары ничек итеп икебезне дә ат чанасына салып, өйгә керткәннәрен хәтерләмим дә. Аллаһы Тәгалә, моңа соңыннан читен булмасын, дип, аңымны алды, ахрысы. Әтиләре үлгәндә Сәмиям – бишенче, Илшатым – дүртенче, Ринатым икенче сыйныфта укый иде. Балалар елап та карадылар инде! Үртәлеп, нишләргә белми үкседеләр. Иртә белән тезелешеп мәктәпкә чыгып китәләр, артларыннан карап калам. Әтиләре үлгән йорт тирәсеннән узмас өчен, кар ерып, бүтән якка борылалар. Күрә алмадылар бу өйне! Аның тегеләре дә килеп хәлне аңлатсыннар, шулай булды бит, ачуланмагыз инде, дисеннәр иде ичмасам. Үзем дә алар белән яхшы түгел, дип кенә исәнләштем. Әле дә шулай, җанымда юшкын утыра... Иремнең җаны кайтып йөрде әле! Үзебез генә куна да алмадык – туганнар керә иде. Кырыклары узгач, ул кайтудан туктады.

– Ничек кайта иде соң ул, Динә апа?

– Кайта да, ишеккә килә, шакый, йә тәрәзәдән карый. Котлар очты инде ул чакта. Аны мин генә күрә идем. Балаларга әйтсәң, саулыкларына зыян килүе бар. Аллам сакласын!

Балалар әтиләрен артык яратканнар, ахры, һаман сагынып елыйлар. Фуат абый үзе дә бала җанлы була, ялгышып та кул күтәрми, иркәли-сөя газизләрен. Бигрәк тә әтиле малайларга кызыгучысы төпчек бала Ринат була. Балакай, әтисен җирләгәч, дәфтәренең бер битен умырып ерта да, “Әтине үтерделәр!” – дип язып, сандыкка сала. Гатифә әби нидер эзләгәндә шул язуга юлыга, киленен чакыра. Икәүләшеп елашалар инде, тагын нишләп була.

Әтисез генә язга чыгалар, җәй җитә. Авылда көтү каршылау дигән мәшәкать бар. Сыерлар уҗымга кереп зыян салмасын, сарык бәтиләре адашып кычкырып йөрмәсен, дип, бала-чага үз терлеген танып куып алып кайта. Ринат та көтү каршыларга бара. Сыерлары ирек ярата, тыңламый. Малай авыл башына башкаларга караганда нигәдер иртә китә. Сыер белән әкрен генә кайтканда ул һәрвакыт күңелсез була. Ни булды, дигәч, дәшми. Берзаман күрше абыйсы туктата Динәне.

– Син малаеңа күз-колак бул әле, – ди ул шыпырт кына. – Көтү каршылаганчы зиратка керә ул. Үкереп елый, әтисен чакыра. Нинди тавыш икән, дип карасам, имәнеп киттем – Фуатның каберен кочаклаган... “Әтә-әй! Әтә-әй! Чык, әйдә! Бөтен малайның әтисе бар! Кайт, әйдә!” – ди. Мин барлыгымны белгертмәдем, тик качып карап тордым. Бичаракай, елап арыгач, үзе туктады, яшьләрен җиң очына сөртте дә, көтү каршыларга китте... Акылына зыян килә күрмәсен, караштырыгыз...

– Шуннан җибәрмәдем аны көтүгә, – ди Динә апа. – Балалар кайгырыр инде, анысы аңлашыла. Фуат күмәк җитәкче булып эшли иде. Ничә карасаң, этебез аңа ияреп чыгып китә. Фуат үлгәч, аның шыңшып елаганына авыл әбиләре кушылды. Иртән иртүк капка астыннан чыгып чаба да, иремнең җаны чыккан йортның капкасына килә икән. Кем керә, кем чыга – карап уздыра да, оешма ягына элдерә. Аның ишегенә карап ярты көн утыра икән. Аннары янгын сүндерү бинасына китә. Фуатның анда аты тора иде. Шул атының арбасына менеп, хуҗасын көтә. Хуҗасы гына юк... Кич белән ачыгып, әлсерәп, оясына кайтып егыла. Шул этне бер елданмы икән, бүреккә дип аттылар! Балаларга тагын бер кайгы, үкерә-үкерә елады малайлар. Ринат, бичаракаем, әтине дә үтерделәр, көчекне дә үтерделәр, дип елап бетте. Күршебез аларның үрсәләнгәнен күреп, Казаннан шундый ук эт алып кайткач кына тынычландылар.

– Динә апа, бәла килер алдыннан сиземләүләр була, диләр. Сез никадәр аңсыз йокыда булган кеше бит әле, берәр нәрсә тоемламадыгызмы?

– Тоемламадым. Газраилне төштә күрдем мин! Сакаллы, ак киемнән килеп керде йортыбызга. “Кайсыгызның җанын алыйм?” – диде. “Аллаһы Тәгалә кайсыбызныкын куша – шуныкын ал!” – дидем дә, уянып киттем. Туганнарга да сөйләдем әле ул төшне. Яхшыга юра, дип тынычландырдылар. Без юрап кына буламыни ул? Әтиләрен алып китте шул Газраил.. Үсеп җиткәнче әтиләрен сагындылар, һаман аны исләренә төшерәләр. Мин эчтән еладым, балаларга сиздермәдем.

– 34 яшьтә кабат иргә дә барып булгандыр...

– Кит әле, өч баламны кая куйыйм, ди? Аларга ата буламы ул? Дөрес, әллә ничә тапкыр сорап килделәр!

Бараммы инде? Кайнанам да күземә карап тора бит әле. Әтиләрен башкага алмаштырсам, балалар мәңге риза булмаслар иде. Үстердем дә, очырдым аларын! Сәмия белән Ринат гаиләләре белән Алексеевскида яшиләр. Илшатым янымда калды. Рәфинәм үзем сыман сыер сауды, инде пенсия ала. Монда үскән оныгым Илнар өйләнде инде, ә менә Рүзиләбез авыру булып туды. Даун чире белән авырый.

Авыру бала тәрбияләүчеләргә Ходай ярдәм бирсен. Рүзилә мәктәптә әз укый, яшьтәшләре белән тигез бара алмый. “Кояш балалары” дип йөртелгән чир аркасында өйдә утыра җиткән кыз. Кайбер эшләрне эшли ул, өйдәгеләр шуңа да шатлана инде. Рәфинә белән Илшатның гаиләсенә дә авыр сынаулар узарга туры килгән икән. Йөртүче булып эшләгән Илшат. Юл йөргәндә төрле хәл килеп чыга, аның машинасына бер исерек килеп бәрелә. Мизгел эчендә килеп чыккан фаҗигадә кемнең нишләгәнен аңламый да калалар. Машина эченнән чыга алмый алар, ул арада аңа ут каба. Коткаручылар килеп утны сүндергәнче янындагы иптәше янып үлә, ә Илшат, тәне 70 процент пешеп, бик авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Дистәләрчә операция кичерә ир. Исән җиреннән тиресен кисеп алалар да, икенче урынга ябыштыралар. Бармак очың пешкәндә дә озак төзәлә, әрнеп яна. Ә монда бөтен тәнең. Илшат яшәү белән үлем арасында ел буе тилмергәч, тернәкләнеп китә. Рүзилә шул хәлләрдән соң яралган бала икән...

– Илшатка шул пешүеннән соң өченче төркем инвалидлык бирделәр, җаным! – ди Динә апа аптырап. – Әз генә эшкә ярый башлаган иде – анысын да алып аттылар. Менә бит ул бездә ничек! Акча биргән булсак, калдырган булырлар иде, ә артык акча кайда бар? Хәзер дә теләсә нинди ризык ашарга ярамый, эчке әгъзалар да юньләп эшләми. Пычак астына керү үлеп терелү бит ул. Илшатны дистәләрчә тапкыр үтереп терелттеләр. Әле дә эшләп йөри.

... Сөйләшү тәмамланганда Динә апа кызык итеп әйтеп куйды. Берзаман үзе белән үзе сөйләшкән сыман тоелып китте. Аптыраштык... Юк, иренең шкаф башына бастырып куелган зурайтылган сурәте белән сөйләшә икән!

– Киттең дә бардың безне калдырып. Ятасың... Гомер буена бер нәрсә кирәк булмады! Нәрсә карап торасың. Әллә дөрес әйтмимме? Көмешкәне эчмәгән булсаң, әле дә яшәр идең. Авызыңа көчләп коймаганнардыр бит. Кыз урлыйм дигән булып чыгып киттең дә, кайтмадың. Бәхетемне урлады язмыш дигәнең...

Әбекәй 14 ел рәхәттә яшәткән Фуатын яратып кына шелтәли, билгеле. Догадан калдырмый ул аны... Бөтен кешене үз итә торган киң күңелле кеше итеп күрдем мин Динә апаны.

– Киленем белән дә 31 ел яшим инде, Алланың биргәненә шөкер! – ди Динә апа. – Рәфинә белән дуслар без, киңәш-табыш итеп гомер кичердек. Инде алдагысын белгән юк. Миннән калгач та рәхәт күрсеннәр.

Рүзилә әбисе яныннан китми икән, һаман да бергә йөриләр. Каз-үрдәкләрне бергә көтәләр, бакчада чүп утыйлар, савыт-саба юалар. Рүзилә әбисенең нык карашы астында әз-әзләп булса да эшкә өйрәнә. Динә апа авыруы сәбәпле кызып китүчән оныкасын сабырлыкка да өйрәтә. Шунсыз ярамый да. Гомер дигәнең әллә ниләр китереп чыгаруы бар бит.

... Ә Фуат абыйның каберенә еш бара балалары. Инде күз яшьләре кипкән, бары тик дога пышылдыйлар да, үзләре белән булган яңалыкларны сөйлиләр. Ир уртасы яшеннән узган Ринатны тыючы юк. Үзе ятим үскәнгәдер, гаиләсенең кадерен белә ир. Ләкин бала вакытта җанына сеңеп калган гадәтен ташламаган – кеше күрмәгәндә һаман әтисенең кабере белән сөйләшә әле ул.

* * *

Динә апа янына әниләрен котларга балалары, оныклары, оныкчыклары җыелачак. Аны без дә котлыйбыз, ә балалары, кияве, киленнәре, оныклары, оныкчыклары аны котлауларын шигырь юлларына төреп бирәләр.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев