Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Юбилеегыз белән, кадерле ветераннар!

Юеш Көрнәле авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мөхәммәтова Гиззәлнисә Сәгыйр кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте.

Ул Юеш Көрнәле авылында күп балалы гаиләдә туа. Сугыш башланганда аңа нибары 9 яшь кенә була. Гиззәлнисә Сәгыйр кызы гаиләдә иң кече кыз булса да аның җилкәсенә сугышның бөтен авырлыклары төшә, абыйсын фронтка алалар, аңа 4 яшь булган вакытта әтисе вафат була. Унбиш яшеннән башлап ул тракторда эшли, кышын үгезләр, атлар җигә. Гиззәлнисә әби гомере буе колхозда сыер савучы һәм бозау караучы булып эшли. Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Аның өч оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

Юбилярга район башлыгы Сергей Демидовтан бүләк һәм котлаулар, илебез Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы тапшырылды.

 

Шулай ук тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Алексеевск штб.да яшәүче Артемьева Татьяна Васильевнаны 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Татьяна Васильевна Алексеевск районы Сакон авылында туа һәм биредә яши. Аңа барлык яшьтәшләре кебек үк, сугыш елларында бик авыр була. Ун яшендә үк Таняны хәрби комиссариат тарафыннан Смоленск өлкәсенә окоп казырга җибәрәләр. Сугыштан соң ул туган авылында «Россия» колхозында сыер савучы һәм бозау караучы булып эшли. Аннан ул лаеклы ялга чыга. Татьяна Васильевна ире белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Аның өч оныгы, бер оныкасы, алты оныкчыгы бар. Бүгенге көндә Татьяна Васильевна якыннары һәм туганнарының кайгыртуын тоеп, кызы белән бергә яши.

Юбилярга район башлыгы Сергей Демидовтан бүләк һәм котлаулар, шулай ук илебез Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X