Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

ЮХИДИ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ҮЗЛӘРЕНЕҢ ҺӨНӘРИ БӘЙРӘМНӘРЕН БИЛГЕЛӘП ҮТТЕЛӘР

ЮХИДИ ИНСПЕКТОРЛАРЫНА ЛАЕКЛЫ БҮЛӘКЛӘР

3 ИЮЛЬДӘ, ЮХИДИ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ҮЗЛӘРЕНЕҢ ҺӨНӘРИ БӘЙРӘМНӘРЕН БИЛГЕЛӘП ҮТТЕЛӘР. БӘЙРӘМ ХӨРМӘТЕНӘ ЭШЛӘҮЧЕ ХЕЗМӘТКӘРЛӘР ДӘ, ОТСТАВКАДАГЫЛАРЫ ДА БҮЛӘКЛӘР АЛДЫЛАР.

Район җитәкчесе Сергей Демидов исеменнән хезмәткәрләрне полиция бүлеге начальнигы, подполковник Вячеслав Яковлев котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидовның Рәхмәт хаты белән ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Җаббаров, юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы, полиция капитаны Илшат Хәсәнов һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспектор, полиция лейтенанты Алексей Макаров бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын ныгытуга өлеш керткәннәре өчен полициянең өлкән лейтенантлары Сергей Самсонов белән Рөстәм Хөсәенов, шулай ук отставкадагы полиция капитаны Ольга Кунаева Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Шулай ук инспекторлар бәйрәме белән ДАИда 20 елдан артык эшләгән Эчке эшләр министрлыгы ветераннары советы рәисе Рәфис Шиһапов та котлады. Ул ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Җаббаровка һәм өлкән инспектор Илшат Хәсәновка ДАИ-ЮХИДИ хезмәте оештырылуның 82 еллыгы хөрмәтенә истәлекле билге тапшырды. Ә отставкадагы полиция капитаны Ольга Кунаевага Рәфис Шиһапов “I дәрәҗәдәге хезмәттә аерылып торган өчен” медален тапшырды.

Эчке эшләр министрлыгы ветераннары шулай ук иртәнге 4 тә 28 километр велосипедта уздылар һәм Чулман елгасында су процедуралары үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев