Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Юксыну

Апрель ае безгә берни белән дә чагыштырып булмаслык ачы хәсрәт алып килде. Кадерле улыбыз Ришат, юл һәлакәтенә очрап, фаҗигале төстә һәлак булды.

Үлем ике каш арасында гына йөри, дип әйтүләре дөрес икән. Бернишләп булмый, язмыштан узмыш юк. Соңгы сәгатебезнең кайчан сугасын бер Аллаһы Тәгалә генә белә.

Гаиләбезгә килгән кайгыны үзләренеке кебек кабул иткән һәм безнең белән ачы хәсрәтебезне уртаклашкан, авыр чагыбызда һәрчак янәшәбездә булган, сөекле улыбыз, абыебыз һәм оныгыбыз Хисмиев Ришат Ринат улын җирләүдә матди, рухи ярдәм күрсәткән, безне һәм балаларыбызны хөрмәт иткән өчен Рөстәм хәзрәткә, барлык туганнарыбызга, дусларыбызга, танышларыбызга, Урта Тигәнәле авылының бөтен кешесенә, 1нче Алексеевск урта мәктәбе коллективына һәм шәхсән Е.П.Беловага, шул ук мәктәпнең 9А сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына, шәхсән Л.Р. Сөнгатуллинага, Алексеевск үзәк район хастаханәсе һәм стоматология, Түбән Кама шәһәрендәге "ТАНЕКО" заводы коллективларына, мәхәллә халкына, улыбызның сыйныфташларына, дусларына һәм бергә укыган курсташларына, хезмәттәшләребезгә һәм безнең белән улыбызны югалту ачысын уртаклашкан бөтен кешегә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Бүген дә сезнең ярдәмегезне тоеп яшибез, кайгыбыз белән үзебезне генә калдырмаганыгыз, шалтыратып, өйгә килеп, хәлебезне белеп торганыгыз өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын үзегезгә, гаиләләрегез исән-сау булсын, Аллаһы Тәгалә берегезгә дә бала кайгылары бирмәсен!

Улыбыз Ришат кече яшьтән бик тәртипле, акыллы, аңлы бала булып үсте, мәктәптә дә бик яхшы укыды һәм аны алтын медальгә тәмамлап, Казан технология университетына бик җиңел генә укырга керде. Анда да бик яхшы укыды һәм бакалаврны да, магистратураны да кызыл дипломга тәмамлады. Мәчеткә йөреп, Коръән укырга өйрәнде, биш вакыт намазын һәм бер көн уразасын калдырмады. Намазлыгы белән түбәтәен гел үзе белән йөртте. Университетта укуын тәмамлаганнан соң Түбән Кама шәһәрендәге "ТАНЕКО" заводында эшләде. Анда сигез ай гына эшләп калды һәм шул кыска гына вакыт эчендә дә коллективта зур абруй казанды. Үлгәннән соң аңа заводта бер почмак ясаганнар һәм анда аның фоторәсемнәрен куеп, "Без сине мәңге онытмабыз, сиңа зур өметләр баглаган идек!" - дип язып куйганнар, ди. Безнең үзебезнең дә аңа өметләребез зурдан иде шул. Безгә дә гел ярдәм итеп торды. Иң матур, чәчәк атып килгән чагында гомере киселде шул улыбызның. Без аны бик юксынабыз, сагынабыз. Ишек ачылган саен "Улыбыз кайтмадымы икән?" - дип аны көтәбез. Авыр туфрагың җиңел булсын, урыннарың җәннәттә булсын, сөекле һәм яраткан улыбыз. Без сине мәңге онытмабыз. Аны югалту ачысы йөрәкне яралап, сыкраудан беркайчан да туктамас, ахры.

Хисмиевлар гаиләсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев