Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Зөбәрҗәт туйлары белән!

7 гыйнварда Кыр Шунталысы авылында гомер кичерүче Галия апа белән Шәүкәт абый Камаловларның бергә гомер итүләренә 55 ел тула. Алар биш бала тәрбияләп үстерделәр, һәрберсенә югары белем биреп, аларны олы тормыш юлына чыгардылар.

Шәүкәт абый гомере буе авыл хуҗалыгында эшли, "елочка" белән сыер савуны оештыра, комплекслы бригада бригадиры, Вахитов исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре, авыл Советы рәисе, икътисадчы була, 1987 елдан 2000 елга кадәр мәктәптә профориентация дәресен алып бара - ике авыл өчен механизаторлар әзерли, әле пенсиягә чыккач та шул эшен башкара.

Ә Галия апа колхозда гомере буе сыер савучы булып эшли. Кул белән 25 сыер сава. Моннан тыш, колхозда нинди эш бар: чөгендер утаумы, мәк җыюмы, колхоз бәрәңгесен алумы - барысын да башкара.

Менә 25 ел инде алар дус-тату гаилә булып, бер-берсен аңлап, бер-берсенә терәк булып, бәхетле гомер кичерәләр. Аларны без дә юбилейлары белән котлыйбыз, аларга озын, бәхетле гомер, исәнлек-саулык, иң изге теләкләр телибез.

Әлфия Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев