Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Үзенчәлекле гаиләләр аерым контрольдә

Районның социаль хезмәтләре күзәтүенә берничә гаилә алынган. Аларның яшәү шартлары даими рәвештә КДН тарафыннан контрольдә тотыла.

«Социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр» - шартлы һәм аз кешегә билгеле булган термин. Мондый гаиләләрнең төп үзенчәлеге - ата-аналарның балаларын карау һәм аларны кирәкле санитар-гигиена шартлары белән тәэмин итү буенча үз вазыйфаларын үтәмәве. Бу формаль сүзтезмәләр артында –кечкенә вакыттан ук гади бала шатлыгыннан һәм иминлектән мәхрүм ителгән дистәләгән балалар язмышлары.

Менә шундый социаль куркыныч хәлдәге “җәмгыять ячейкаларында” без ведомствоара комиссиянең риск төркемендә булган гаиләләр белән эшләү кысаларында булдык. Исемлектә сигез адрес иде. Без аларга кичке якта бардык, өйдә булырлар дип. Шулай килеп чыкты да. Беренче адрес буенча ук ишегалдында безне өч эт каршы алды, дүртенчесе өйдә өрә иде. Этләр өрүгә хуҗабикә үзе дә чыкты. Яшь ханым махсус хезмәтләр контроленә спиртлы эчемлекләр куллануы аркасында эләккән. Әмма ул комиссияне аек хәлдә каршы алды. Шул ук вакытта ханым - балигъ булмаган балаларның анасы. Өй җыештырылмаган, пычрак. “Бөтен кешедә дә була торган хәл”, - дип әйтерсез. Килешмибез. Антисанитарияне күрсәгез, хәтта пычрак идәндә таеп егылып була иде. Ә аның янтайганлыгын исәпкә алсаң, ул үзеннән-үзе куркыныч чыганагы булып тора. Комиссия плитәдә һәм суыткычта продуктларның булу-булмавын тикшерде. Безне этләрнең (ә монда алар дүртәү) бер капчык коры, махсус азыгы булуы гаҗәпләндерде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хуҗа эштә. Әмма алкоголь эчемлекләре куллану үзенекен итә. Моннан тыш, социаль яклау хезмәткәрләре әлеге гаиләгә бушлай бирелгән төтен датчиклары куелганмы-юкмы икәнен дә ачыкларга теләде. Әмма бу техник «гаджетлар» читтә тузан җыеп ята. Ләбаса, аларны урнаштыруда бернинди кыенлык та юк: бары тик батарейкалар гына куярга. Датчиклар урнаштыруга 4 сәгать бирелде: “Кире юлда кереп чыгабыз, тикшерәчәкбез” - дидек. Хуҗабикә барысы да эшләнәчәгенә ышандырды. Район прокуроры Павел Абрамов йортта яшәүчеләргә тәртип урнаштырырга, балаларны контрольдә тотуны көчәйтергә һәм балаларның яшәү шартлары начарланса аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында кисәтте.

Кабат очрашуга кадәр саубуллаштык (башкача мөмкин дә түгел, мондый алексеевскилылар даими контрольдә тотылачак), алга киттек.

Икенче адрес буенча безне капка янында ук каршы алдылар. Өйгә узарга чакырдылар. Керәбез. Ризык исе бөтен өйгә чыккан. “Парда пешкән котлетлар”, - дип табаның капкачын ачты хуҗабикә. Азык-төлек бар. Бу яхшы. Әмма өстәлдә тәмәке төпчекләре ята, җилемле тасмага чебеннәр ябышкан, ә хуҗабикәнең олы яшьтәге әнисе бу нинди шәһәр кунаклары, дигән сорау белән исерек йокыдан уяна. Исәнләшәбез. Әби, аларның барысы да яхшы, ә спиртлы эчемлекләр эчү - бу күршенең туган көне булганга, дип хисап тота. Ләкин әбинең кызы (хуҗабикә) бер минут элек безгә бәрәңге чапканга арыганлыктан эчүләрен әйткән иде. Икесе ике төрле күрсәтмә бирде. Икенче бүлмәдә хуҗабикәнең кызы ял итә. Кыз бала көтә. Аның да әнисе һәм әбисе кебек шешә белән дус булмавына бик ышанасы килә. Кыз, балалары белән башка йортка күчәргә җыенуын белдерде: «Анда шартлар яхшырак. Балаларга анда уңайлырак булачак» - ди. Әмма бу йорт планда гына әле– аны ана капиталы акчасына сатып алу фаразлана. Социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Альбина Симашева өйдә җыештырырга, тәртип урнаштырырга, суыткычны азык-төлек белән тутырырга киңәш бирде; хатын-кызга алькоголь бәйлелегеннән дәваланырга тәкъдим итте. Хуҗабикә безнең белән килеште. Барысы әйбәт булырмы? Әлеге гаилә - мохтаҗ түгел, эшлиләр. Тик, кызганычка каршы, күп эчә торган. Балалар монда тәртиптә: киемнәре, ашамлыклары бар, елмаялар. Даими контрольдә тоту өчен әлеге йортның еш кунагы - участковый.

Ике гаиләне өйләрендә тота алмадык. Күршеләре әйтүенчә, алар күрше районнарга туганнары янына киткәннәр.

Чираттагы адрес буенча безне ачык йөзле хуҗабикә каршы ала. Өйгә чакыра. Өйдә чисталык һәм тәртип. Балалар әниләренә хуҗалык эшләрендә булышалар, өлкәннәр кечкенәләре артыннан карый. Гаилә башлыгы эштә. Сездә ни өчен без монда дигән сорау туамы? Әмма әлеге гаилә турында «сигнал» бар, янәсе, алар эчә. Тик күршеләре көнләшәләрме, әллә берәр-нинди конфликт килеп чыккан булганмы, әмма монда борчылу өчен ачык билгеләр юк та кебек. Гади, эшчән гаилә, ишегалды тулы мал-туар, тирә-юньдә тәртип. Көндәлек мәшәкатьләр. Тик прокурор урынбасары Елена Суглова шулай да хуҗабикәгә балалар алдында алкоголь эчемлекләр эчәргә ярамау турында искә төшерә. Саубуллашабыз. Башка адрес буенча китәбез.

Контрольдә булган тагын бер гаиләгә барабыз. Бусагадан буяу исе килә. Гаилә башлыгы ремонт ясаган: иске мичне сүткән, идәннәрне күтәргән. Кухняда яңа линолеум җәелгән. Балалар тәртиптә - өч кыз кунакларны елмаеп каршы ала. Плитәдә өч литрлы кәстрүл белән аш, чәйнек кайный. Менә бит! Эчмәскә, балаларны карарга, өйне тәртиптә тотарга була бит. Була! Бу гаилә начар гадәт белән көрәшә. Һәм

аларның барысы да килеп чыгар ахырысы. Әмма балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия бу гаиләне контрольдә тотуны дәвам итәчәк. Чөнки балалар барыннан да өстен.

Планлаштырылган адресларның барысын да уздык. Әмма социаль яклау хезмәткәрләре бер уңайдан тагын бер гаиләгә барырга тәкъдим итә. Димәк, комиссиянең эш алымы формаль түгел, ә җаваплы. Кич, безне дә өйләребездә көтәләр, әмма шәхси вакытыбызны югалтсак та, комиссия хезмәткәрләре тагын берничә гаиләнең яшәү шартларын тикшерергә әзер. Аларга барабыз.

Бу кичтә без имин булган гаиләләрдә дә булдык: кайдадыр ата-ана хокукыннан мәхрүм булганнарның баласын – оныкны әбисе - опекун тәрбияли; икенче, имин булган, тәрбиягә бала алган гаилә бу көнне балаларын мәктәпкә «җыярга» киткән, шуңа күрә алар белән аралаша алмадык, әмма туганнары бу гаиләнең барысы да тәртиптә булуын ышандырды. Балигъ булмаганар эшләре буенча комиссия һәм прокуратура хезмәткәрләре, әлбәттә, сүзләргә генә ышанмый һәм гаиләне карап чыгу якын арада гамәлгә ашырылачак, әмма әлеге очракта борчылырга урын юк.

Шунысы куанычлы, районыбызда социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр күп түгел. Бәхеткә, Алексеевскиның күпчелек йортларында тынычлык, уңайлылык һәм тәртип хөкем сөрә.

Өйгә соң гына кайттык. Комиссия составында хатын-кызлар. Димәк, хискә бирелүчән. Шул ук вакытта бу гаиләләргә ничек ярдәм итәргә: кемнедер алкоголь бәйлелегеннән дәваларга, кемгәдер ремонт эшләрендә ярдәм итәргә, дип уйланалар. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, бу гаиләләр матди яктан мохтаҗ түгел, аларның күбесенең эше, хезмәт хакы, пенсия, пособиеләре бар. Әмма алар әлеге акчаларны дөрес кулланмыйлар. Әлеге авыр шартларда булуга алар гаепле булмасалар бер хәл, ә бу очракларда алар үзләре тормышларын харап итәләр бит. Менә шунысы аяныч.

Ә комиссия эше, әлбәттә, дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X