Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Жәй тәэсирләре

Җиһанда августның соңгы көннәре хакимлек итә, димәк, тиздән көз дә җитәчәк. Узып баручы җәйгә нәтиҗәләр дә чыгарыр вакыт җиткәндер, мөгаен. Алексеевскилылар быелгы ялларын ничек уздырганнар һәм кайларда булганнар - кыскача гына сораштыруыбыз әлеге хакта булыр.

Диләрә Дәүләтбае-ва, чыгарылыш укучысы:
- Быел мин мәктәпне уңышлы гына тәмамладым һәм документларымны Казан медицина колледжына тапшырдым. Хәзер түземсезлек белән бирегә укырга керүемнең нәтиҗәләрен көтәм.
Гомумән, җәем әйбәт үтте, чөнки быел ул эссе булды, дисәм дә ярый. Көн саен энем Марсель белән су коенырга йөрдек. Әле тагын гаиләбез белән Казанда үткәрелгән Төзүче-ләр көненә багышланган Сабантуйда да катнашырга туры килде. Әлеге шоу миңа бик нык ошады. Аның күңелемдә нинди тирән тәэсирләр калдыруын хәтта сүзләр белән дә аңлатып бирү мөмкин түгел.

Энҗе КАМАЛОВА, рус теле һәм әдәбияты укытучысы:
- Июнь ае укучыла-рымның язмышлары өчен борчылып үтте. БДИ нәти-җәләре, Аллага шөкер, әйбәт булды. Барлык укытучылар һәм ата-аналар белән балаларыбызның уңышлары өчен сөенәбез. Күбесе үзләре теләгән югары уку йортларына бюджет нигезендә укырга керә алды, аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
Җәй башында кырык дүрт елга беренче тапкыр сыйныфташларым белән очраштым. Барысы да бик шәп булды. Үземнең искитмәле Арча районыма кайтып килдем, бер исәптән әнием янында да кунак булдым. Үземә озакка җитәрлек көч һәм энергия тупладым.
Июль һәм август айларында үземне мини-балалар бакчасы тәрбиячесе ролендә сынап карадым: биш оныгым миндә кунак булып китте. Аллага шөкер, бу сынауны да мин "5"ле билгесенә тапшырдым. Моның нәрсә икәнен үзем генә беләм. Ләкин ныгыган һәм кояшта каралган балакайларым өчен мин бик шатмын. Авылның саф һавасы, экологик чиста сөт продуктлары һәм "дәү әнинең" тәмле ризыклары үз нәтиҗәләрен бирде. Яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары, мал-туар, аларга кышлык азык әзерләү, консервланган әйберләр ясау - отпускымда шулар белән шөгыльләндем, дияргә дә була. Җәем уңышлы үтте: балалар, оныклар һәм дә иң якын кешеләрем исән-саулар. Ә бу - иң мөһиме!

Ранил ЧӘПЧӘКОВ, студент:
- Имтиханнарымны уңышлы гына биреп, күп кенә дусларым кебек, Универсиадада волонтёр булып эшләргә калдым. Байтак стадионда булырга туры килде. Шундый зур масштабтагы чарадан һәм андагы атмосферадан бик канәгать калдым. Кәефем бик шәп. Күп нәрсәләрне күрдем, кызыклы кешеләрне очраттым һәм яңа дуслар таптым.
Каникулларымның калган өлешен туган авылымда уздырдым. Әлбәттә, бер атнага Түбән Кама шәһәрендә яшәүче туганнарыма кунакка барып кайттым. Шәһәрне карадым, пляжда булдым. Хәзерге вакытта үземне бик әйбәт хис итәм.

Илсөя ӘХМӘТҖАНОВА, татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
- Үземнең җәйге ялымны авылда гына үткәрдем. Универсиададан соң Казанны карарга бардым. Башкаланың урамнары, шул исәптән, Бауман урамы да бик матурайган: бөтен җирдә чәчәкләр, чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Гел шулай булсын иде!
Шулай ук Шәһри Болгарга да сәяхәт кылырга туры килде. Анда мәктәбебез укытучылары белән дә, гаиләм белән дә бардым. Күргәннәрдән күп кенә хатирәләр калды. Биредә элеккеге Президентыбыз Минтимер Шәймиевне дә күрү бәхетенә ирештем. Бергә иске мәчеттә йөрдек. Быел Коръән китабының зур итеп эшләнгән вариантын пыяла тартма эченә бикләделәр, үткән ел туристлар өчен ул әле ачык булган. Гомумән, әлеге тарихи җирлекне барып күрү миндә онытылмас тәэсирләр калдырды.

Алсу Шәйхуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев