Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Зәкәт малны арттыра

Әгәр берәр кеше, фарызлыгын аңлап, ләкин ялкаулык белән яки саранлыгы аркасында зәкәтләрен түләмәсә, ул - олы гөнаһ кылучылардан саналыр. Кем дә кем зәкәтләрен җиренә җиткереп түләсә, Аллаһы Тәгалә аңа, беренчедән, хәерлелек, аннары өлеш чыгаруны кайтарып бирер. Ә соңыннан, калган малга бәрәкәт иңдерер. Берәрегез зәкәт түләсә, Аллаһы Тәгалә аны шунда ук...

Әгәр берәр кеше, фарызлыгын аңлап, ләкин ялкаулык белән яки саранлыгы аркасында зәкәтләрен түләмәсә, ул - олы гөнаһ кылучылардан саналыр. Кем дә кем зәкәтләрен җиренә җиткереп түләсә, Аллаһы Тәгалә аңа, беренчедән, хәерлелек, аннары өлеш чыгаруны кайтарып бирер. Ә соңыннан, калган малга бәрәкәт иңдерер. Берәрегез зәкәт түләсә, Аллаһы Тәгалә аны шунда ук кайтарып бирер, чөнки Ул - ризыкландыручыларның иң хәерлеседер. Адәм баласы гаҗәеп дәрәҗәдә саран. Ул хуҗа булган һәр нәрсә дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелә, ләкин кеше бу хакта тиз оныта. Күзләрне, колакларны кем бирде? Аллаһы Тәгалә бирде. Сәламәтлекне кем бирде? Аллаһ. Әгәр дә без табиблардан: «2 айдан үләсең», дип ишеткән чирле кешегә: «Исән калыр өчен, тагын бер, ике, биш ел яшәр өчен күпме малыңны бирер идең?» - дип сорасак, «Бөтен малымны бирер идем, үземә бернәрсә дә калдырмас идем», - дигән сүзләр ишетер идек. Аллаһы Тәгалә безгә яшәүне дә, ризыкны да, малны да, бәхетне дә, акылны да, сәламәтлекне дә һәм тагын бихисап күп нигъмәтләр бирде. Аллаһы Тәгалә безгә бөтен булган нәрсәбезнең бер өлешен генә кайтарып бирергә әмер кылды. Һәр тәүлектә без бары тик 5 вакыт кына намаз укыйбыз, 24 сәгатьнең иң күп дигәндә 1 генә сәгате намазларга туры килә. Ураза тоту вакыты - 12 айның берсе генә: калган 11 айда без ураза тотмасак та ярый. Зәкәт түләгән вакытта Аллаһ малның 40тан бер өлешен генә бирергә әмер итте. Дүрттән берен дә, уннан берен дә түгел бит ул. Аллаһы Тәгалә юмартларның да юмарты. Ләкин, бөтен мөселманнарны карасак, күпләребез зәкәттән баш тарткан хәлдә яшибез.

Ә менә Түбән Тигәнәле авылының мәчет картлары елның-елында үзләренең Аллаһы Тәгалә биргән малларыннан зәкәткә өлеш чыгаралар. Бу күркәм гадәтне алар быел да дәвам иттереп, җыелган нигъмәтләрен Зур Полянка авылындагы картлар йортына тапшырдылар. Соңыннан, авыл имам-хатыйбы Әсхат абый Сәхәбетдинов һәм мәчеткә йөрүче картлар барысы бергә җыелып, тапшырган зәкәтләренең кабул булуын теләп: "Аллаһы Тәгалә безгә тәүфыйк-тәкъвалык бирсә иде, безгә малларыбызның хәерле, бәрәкәтле, хәләл булганнарын насыйп кылса иде, арабызда хәлле булганнарга зәкәтләрне түләп яшәргә һәм лаек булган мохтаҗларга ул зәкәтләрне алырга насыйп итсә, һәммәбезгә дә мал бәрәкәте бирсә иде",- дип дога кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев