Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Үзмәшгуль Лилия Мезина: «Мин яраткан шөгылемне эшкә әйләндердем»

Ел саен район ярминкәләрендә районның кече бизнес вәкилләрен – үзмәшгульләрне күрергә мөмкин.

Аларның берсе - кул эшләре белән шөгыльләнүче Лилия Мезина. Без аны берничә сорауга җавап бирүен һәм үзенең гадәти булмаган эшчәнлеге турында сөйләвен сорап мөрәҗәгать иттек.

- Исәнмесез, Лилия Илдаровна. Үзегез һәм ничек акча эшләвегез турында сөйләп китегез әле?

- Исәнмесез, мин 2019 елдан бирле үзмәшгуль. Минем эшчәнлегемнең төре: мөстәкыйль җитештерелгән товар белән сәүдә итү. Тулырак әйткәндә, мин кул эшләрен сатып акча эшлим. Кече яшьтән үк бәйләү, тегү һәм гомумән иҗат белән мавыгам. Һәм менә, өченче тапкыр декрет ялына чыккач, мин үзем һәм якыннарым өчен генә бәйләмичә, үз мавыгуларымны ничек тә акча китерә торганга әйләндерергә булдым. Теге яки бу эшләнмәләрне бәйләүгә заказлар ала башладым. Аннары кызлар өчен бантиклар һәм башка бизәнү әйберләре ясау белән мавыктым. Чөнки үземнең ике принцессам үсеп килә. Һәм һәр бантикны мин нәни кызларга карата ярату хисе белән ясыйм. Акрынлап мин төрле ярминкәләрдә катнаша башладым. Шул ук вакытта «Инстаграмм», «Вконтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләре аша да сатуны үстердем. Шунысы куанычлы, сатып алучыларның географиясе шундый киң, ул районыбыз яки республикабыз белән генә чикләнми. Минем даими клиентларым бөтен Россия буенча яши.

- Сезнең эшләнмәләргә ихтыяҗ бармы?

- Минем эшләнмәләргә ихтыяҗ һәрвакыт югары. Заказлар исемлеге бер айга алдан язылган. Бу шатландыра. Заказлардан тыш, һәрвакытта да эшләнмәләрнең зур ассортименты бар.

- Сез башкалардан нәрсә белән аерылып торасыз һәм шундый ихтыяҗ каян барлыкка килә?

- Мин бантиклар ясый башлаганда башка осталардан сыйфат һәм ассортимент белән генә түгел, ниндидер махсус фишка белән дә аерылып торасым килде. Һәм мин исемле бантиклар ясарга булдым. Теләсә нинди картинка һәм теләсә нинди исем, шул исәптән татар исемнәре белән дә, бу хәзер дә осталар арасында сирәк күренеш. Соңрак мин үз мавыгуларыма мунчала бәйләүне дә өстәдем. Һәм, әлбәттә, миңа гади, бер төсле яки сызыклы мунчалалар бәйләү күңелсез. Мин төрле язулы, исемле мунчалалар бәйлим. Чөнки күпчелек арасыннан үз мунчалаңны табып алу бик күңелле. Мәсәлән, “патша” мунчаласы белән бер нинди принц кулланмаячак.

- Сез дәүләт тарафыннан берәр нинди ярдәм алдыгызмы?

- 2020 елның декабрендә эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондында үз иҗатыма материаллар сатып алу өчен кечкенә суммага микрозайм рәсмиләштердем. Шулай ук район башлыгы Сергей Демидов ярдәме белән районыбыз ярминкәләрендә катнашам һәм хәтта Казан Сабантуенда булдым.

- Сез товарны сатуның нинди формаларын кулланасыз һәм алга таба планнарыгыз нинди?

- Төп табыш социаль челтәрләрдә һәм ярминкәләрдә сәүдә итү. Планда үз эшләнмәләремнең ассортиментын киңәйтү. Моның өчен кыйммәтле җиһаз сатып алырга кирәк. Әле күптән түгел генә мин үз эшемне алга таба киңәйтүгә грант алу өчен гариза бирдем. Гаризаны хуплаячакларына һәм бу миңа үз хыялыма якынаярга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам.

Мин хәзер үз көчемне Озон һәм Вайлдберриз кебек маркетплейсларга чыгу өчен юнәлтәм. Бәлки килеп чыгар!

- Җентекләп сөйләгәнегез өчен рәхмәт, сезгә уңышлар телибез!

- Рәхмәт. Форсаттан файдаланып, якынлашып килүче Яңа елда барлык алексеевскилыларга нык сәламәтлек телисем килә! Киләсе ел ярминкәләргә һәм тере аралашуга бай булыр дип өметләнәм. Үзегезне һәм якыннарыгызны яратыгыз һәм саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X