Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Үзмәшгуль объективындагы дөнья

Ялыктырган офис эшен, хыялдагы эшкә алмаштырырга батырчылык иткән кыюлар күпме?

Эльмира Кәлимуллина - билгесезлек куркынычын җиңеп, куелган максатына - профессиональ фотограф булуга ирешү өчен бөтен көчен куйган кешеләрнең берсе.

Хәзер Эльмира - үзмәшгуль, аның графигы җентекләп язылган. Аңа эләгү өчен язылу турында алдан ук уйларга кирәк. Ул безгә һөнәрне ничек алмаштырырга тәвәккәлләве, заманча фотограф сыйфатлары һәм яраткан моделе турында сөйләде.

 

- Эльмира, ничек итеп сез тормышыгызны тамырдан үзгәртә һәм формаль эштән яраткан эшегезгә китә алдыгыз? Ничек яраткан эшегезне һөнәр итә алдыгыз?

- Тегү, рәсем ясау, свит-дизайн, гомумән, иҗат һәрвакыт минем тормышымда булды. Һәм, әлбәттә, фотография! Ул мине шул кадәр мавыктырды, хәтта мин үз эшчәнлегемне тамырдан үзгәрттем. Бу минем өчен иң катлаулы адым булды. Тотрыклылыктан билгесезлеккә китү. Мин бик озак икеләндем, офистагы эшем белән беррәттән фотографиягә, төшерүләргә өйрәнүне һәм төннәрен фотоларны эшкәртүне башкарырга тырыштым. Әмма, билгеле булганча, ике урындыкта утырып булмый.

Һәм әгәр дә конфликт килеп чыкмаса, мин эшемнән китәргә тәвәккәли алмас идем.

 

- Заманча фотограф ул нинди?

- Хәзер без барыбыз да үзенә күрә «фотографлар», һәрберебезнең телефонында камера бар. Әмма профессиональ фотограф билгеле бер күнекмәләргә ия булырга тиеш һәм бу кирәкле ракурс табу, яктылык һәм төсне күрү генә түгел.

Хәзерге фотограф бераз психолог та булырга тиеш, чөнки ахыргы нәтиҗә таныш булмаган кешене үзеңә җәлеп итү осталыгына, оялу хисен бетерүгә бәйле. Маркетолог, сату буенча менеджер, чөнки үз хезмәтеңне сата белүдән эшегез рухи гына түгел, матди канәгатьләнү китерәчәге бәйле.

Иҗади «караш», фантазия, кызыксынучанлык һәм сабырлык.

 

- Фотограф һөнәре даими белем туплауны таләп итәме?

- Әлбәттә. Даими белем туплау һәм үсеш - уңыш нигезе. Мин хәзерге заман тенденцияләреннән хәбәрдар булу өчен белем туплауга бик күп көч куям. Тере мастер-класслар, хезмәттәшләр белән очрашулар, онлайн дәресләр. Хәзер ретуш һәм фотошопта эшләү буенча зур курс сатып алдым.

 

- Кем белән: балалар яки зурлар белән эшләве җиңелрәк?

- Кем белән эшләве җиңелрәк дигән сорауга җавабым юк! Һәркемгә үзенчә. Мин балалар белән эшләргә яратам, чөнки аларның эмоцияләре ихлас, чын, шулай ук миңа зурлар белән эшләргә дә ошый, чөнки алар нәрсә теләгәннәрен белә һәм син аларга билгеле бер идеяне тормышка ашырырга гына ярдәм итәсең!

- Кызыгыз Алисә - иң яраткан моделегез. Аның камерага карашы нинди?

- Кызым минем беренче моделем булды, нәкъ менә аның белән мин хәзер белгән бөтен нәрсәгә дә өйрәндем һәм, мөгаен, шуңа күрә ул теләсә нинди кәефтә булса да аның белән эшли алам, чөнки Алисә - характерлы кыз һәм һәрчак фотога төшәргә ризалашмый. Иң мөһиме - дөрес мотивация.

 

- Һәр кеше матурмы, әллә фотога яхшы төшә торган кешеләр бармы?

- Мин ямсез кешеләр юк дип саныйм. Дөрес сайланган ракурс, яктылык белән идарә итә белү һәм без барыбыз да “фотогеник” булачакбыз.

- Фотограф һөнәренең төп катлаулылыгы нәрсәдә?

- Бүгенге көндә фотограф эшенең төп кыенлыклары - ул зур көндәшлек, еш кына ялларсыз һәм бәйрәмнәрсез эшләү, сезонга бәйлелек һәм профессиональ җиһазларның кыйммәт торуы.

 

- Һәркем фотограф була аламы?

- Зур теләк һәм түземлек булса, теләсә кем фотограф була ала. Чөнки аның 10%ы гына талант, калганы теләсә кайсы башка эштәге кебек үк осталык.

 

- Үзегезне төшерүне кемгә ышанып тапшырасыз?

- Минем профессиональ фотографияләрем күп түгел, әмма елга бер тапкыр булса да фотосессиягә барырга тырышам. Минем берничә хезмәттәшем бар, аларга мин үземне ышанып тапшырам.

 

- Илһам һәм яңа идеяләрне кайдан алырга?

- Илһам һәм яңа идеяләрне мин, әлбәттә инде, рәссамнарның картиналарыннан, хезмәттәшләремнең эшләреннән алам, аларның иҗатлары артыннан мин бик яратып күзәтәм. Кызыклы кешеләр һәм матур урыннар. Пинтерест сайтын бик яратам.

 

- Локацияләрне ничек эзлисез?

- Локацияләрне мин сораудан чыгып сайлыйм. Бу контент өчен төшерү, гаилә белән табигатьтә төшерү яки шәһәр “love-store”сымы. Кызыклы урыннарны күреп, аларны истә калдырам.

 

- Үз күргәзмәгезне оештыру турында уйламыйсызмы?

- Һәр рәссам үз эшләреннән күргәзмә ясау турында хыяллана. Бәлки, миңа әлегә тәвәккәллек җитмидер.

 

- Фотограф нәрсә турында хыяллана?

- Һава торышы белән идарә итү, батарейка утырмавы һәм фотоаппаратның хәтер картасы иксез-чиксез булуы, техниканың беркайчан да сынатмавы һәм һәр кадрның шедевр булуы турында хыяллана!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X