Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Зур Тигәнәле авылы мәдәният йортында иртәдән үк бәйрәмчә халәт хөкем сөрде

Бәйрәмгә чакыргандай, күңелле музыка яңгырап торды.

- Мәдәният йорты янына сәгать 8 тулганчы ук дүрт кеше килеп баскан иде, - ди Фәния Нәсыйхова, - алар арасында иртәдән үк карга бата-чума килгән ире Рәфкат абый белән 80 не узган Рәшидә апа Кадыйрова да бар иде.

- Дөньялар тыныч булсын, пенсияләребез артып торсын, тормышыбыз бик матур, Аллага шөкер, сугышлар гына булмасын, - диде Рәшидә апа.

Сәгать 11 гә исемлектәге (430 кеше) сайлаучыларның яртысыннан артыгы (217 кеше) килеп, үзенең гражданлык бурычын үтәде. Ике кешенең беренче тапкыр сайлавы иде.

Фойеда "Марсель" кибетендә пешереп алып киленгән төрле-төрле камыр ашлары, тәм-томнар сатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев