Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Зур Тигәнәле урта мәктәбендә укуларын 30 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар очрашуы булды

Эх, гомер дигәнең, Уза да китә икән. Шул гомернең «почмагында» Бер мизгел кала икән. Әйе, кеше гомерендә онытылмас мизгелләр бик күп була. Шуларның берсе - мәктәп еллары хатирәләре. - Кеше тормышында аерылышу һәм очрашулар һәрвакыт чиратлашып тора. Аерылышу күпме сагышлырак булса, очрашуы шул хәтле куанычлы. Якын кешеләр белән очрашуны зарыгып...

Эх, гомер дигәнең,

Уза да китә икән.

Шул гомернең «почмагында»

Бер мизгел кала икән.

Әйе, кеше гомерендә онытылмас мизгелләр бик күп була. Шуларның берсе - мәктәп еллары хатирәләре.

- Кеше тормышында аерылышу һәм очрашулар һәрвакыт чиратлашып тора. Аерылышу күпме сагышлырак булса, очрашуы шул хәтле куанычлы. Якын кешеләр белән очрашуны зарыгып көтеп аласың. Бергә укыган сабакташлар белән очрашу аеруча куанычлы була, - дип сөйләп китте Зур Тигәнәле урта мәктәбенең рус һәм татар телләре укытучысы Айсылу апа Сәйфетдинова.

9 июль көнне Зур Тигәнәле урта мәктәбендә укуларын 30 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар очрашуы булды. Җәй аенда ялга туктаган мәктәп бу көнне гөр килде. Әйтерсең лә, мәктәпкә инде өлкән яшьтәге абый-апалар түгел, ә мәктәп бусагасын кичә генә атлап чыккан укучылар килгән. Әйе, бу бит сыйныфташлар белән генә күрешү түгел, үткән мәктәп елларың белән, монда булган кичерешләр белән очрашу. Үзеңнең сыйныфыңа, партаң артына утыру - үзе зур сөенеч. Күңелләрдә хатирәләр яңара, һәркемнең кичерешләре белән уртаклашасы килә. Сөйләшер сүзләр күп җыелган, көндез башланган очрашу төнгәчә дәвам итте.

Мәктәп елларында булган кызыклы вакыйгалар, гаилә тормышы турында сөйләшүләр төрле кичерешләр уятты. Бер сыйныфташыбызның һәм сыйныф җитәкчебез Галимов Нургаләм абыйның арабызда булмавы авыр, әлбәттә. Бу бик авыр мизгел булса да, тугач, үлем барлыгы билгеле. Аларны да искә алдык. Җаннары тыныч, урыннары оҗмахта булсын.

Бүгенге көндә исән-сау яшәп ятучы беренче укытучыбыз Зарипова Рәисә апаны, мәктәп директоры Шакиров Нургазиз абыйны, Шакирова Минҗиһан, Әхмәтҗанова Фәния, Хәмитшина Гөлсирә, Мортазина Роза, Әбүзәрова Шәмсенур, Гыйззәтова Суфия апаларны җылы сүзләр белән искә алдык. Безгә белем биргәннәре, кеше итеп тәрбияләгәннәре өчен аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

Безнең сыйныф урта мәктәпне тәмамлаган беренче чыгарылыш сыйныфы. Шөкер, алар барысы да бу тормышта үз юлларын тапкан. Арабызда табиблар да, укытучылар да, дин әһеле дә, гади эшчеләр дә бар. Ләкин кем генә булмасыннар, алар бүгенге болгавыр тормышта үз кыйблаларын югалтмаганнар, чын кеше булып кала белгәннәр. Шуңадыр да, беркемнең дә тормыштан зарлануы ишетелмәде. Һәркем Ходай биргән гомеренә шөкерана кылып яши. Мин дә сыйныфташларыма исәнлек, озын гомер, эшләрендә зур уңышлар теләр идем. Я Раббым, барыбызга да исән-сау булып, кабат очрашырга насыйп булса иде.

Очрашу күңелләрдә якты эз калдырып, киләчәккә яңа өметләр уятып сизелмичә үтте. Һәрберебез кичәдән үзенә яңа көч, яшәргә яңа энергия һәм тормыш яме алып китте. Кичәне оештыручы сыйныфташларыбызга, безне мәктәптә җылы каршы алган мәктәп дирекциясенә, пешекчеләргә рәхмәт белдерәбез. Без аларның һәркайсына сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез.

Элеккеге сыйныфташларның бүгенге көндә дә бер-берсе белән даими элемтәдә торулары, ярдәмләшеп, шатлык-кайгыларны бүлешеп яшәүләре хөрмәткә лаек.

Очрашудан алган тәэсирләре белән Алексеевск мөхтәсибәте имам-хатыйбы Рөстәм абый Вальщиков бүлеште.

- Мәктәп нинди матур, киң мәгънәле исем. Ул ничек йөрәкләрне тибрәтә. Күпме бәхетле вакыйгаларны хәтерендә саклый.

Мәктәп, мәктәп синдә укып үскәч,

Барасы юл ачык күренә

Синнән башланган тормыш юллары

Балкып үтә гомер түрендә

Әй, мәктәбем, белем учагы

Син гомернең иң гүзәл чагы, - дип үзенең сүзләрен күңел кылларын тибрәндереп, шигырь юллары белән башлап җибәрде.

Беренче сентябрь, Мәктәп, Укытучы... Кемнең генә йөрәгенә уелмады икән ул кыңгыраулы мәктәп еллары?! Кеше кем генә булмасын: савымчымы ул, әллә очучымы, укытучы, әллә колхоз рәисе, инженермы, әллә төзүчеме, галим, әллә тегүче - болар бөтенесе дә үзенең тормыш юлын шушы мәктәп бусагасыннан башлый. Тырышып-тырмашып хәрефләр язарга, укырга, сөйләшергә өйрәтеп, ун ел буена тәрбияләп үстереп, ныгындырып, карлыгач кебек ел да канатлар бүләк итүче нинди изге йорт ул мәктәп! Мәктәп кешегә беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра. Барысы да үзенең мәктәптәге беренче көнен, бәлки хәтерләп тә бетермидер, ләкин һәркем үзенең соңгы кыңгырау бәйрәмен күпме еллар үтсә дә, исендә тота. Әлбәттә, мәктәп дигәч, бәлки шатлыклы хәлләр генә искә төшмәс, чөнки безне барыбызны да укымаган дәресләр, эшләнмәгән өй эшләре, яман билгеләр өчен ачуланалар, кайсыберләрне иптәшләре дә, мөгаен, кыерсытадыр. Ләкин болар барысы да мөһим түгел. Һәрбер укучы үсеп җитеп, еллар биеклегеннән үзенең мәктәп елларына әйләнеп караса, барыбер мәшәкатьсез, кайгы-хәсрәтсез, тыныч балачагын һәм гомергә бер тапкыр гына кабатлана торган мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын гына искә аладыр. Һәркемгә үзе укыган мәктәп, укыткан укытучылар, бергә укыган сыйныфташлар кадерле һәм якын. Мин үземнең мәктәбем турында да әйтеп китәсем килә. Беренче карашка, ул башка мәктәпләрдән, бәлки аерылмыйдыр. Әмма монда күңелгә үтеп керә торган җылылык һәм ниндидер рәхәтлек бар. Бу хисләр мәктәпнең бусагасын атлап кергәч тә сине урап алалар кебек. Без 1986 елда чыгарылыш сыйныфташлар белән 30 ел гомер вакыт үткәч, янә шушы хисләрне кичердек, туган мәктәбебезгә очрашуга җыелдык. Сыйныфыбызга килеп кергәч, хатирәләр тагын яңарды. Безнең сыйныф җитәкчесе игелекле һәм яхшы кеше иде. Ул һәрбер укычысын тыңлый һәм аңлый белде. Ул биология укытучысы Галимов Нургаләм абый, хәзерге вакытта безнең арабызда юк инде. Урыннары Фирдәүс җәннәтендә булсын. Безнең сыйныф мәктәп тормышында бик актив катнашты. Шуңа күрә дә хатирәләргә чумып, сөйләшеп туя алмадык. Һәрбер сыйныфташлар үзләренең уңышларын, кайда кем булып эшләүләрен, яраткан укытучыларыбызны кайчан бик таләпчән яки усал булсалар да, безне чын һәм яхшы кешеләр итеп тәрбияләүләрен искә алып сөйләшә-сөйләшә вакытның бик тиз үтүе күңелдә бераз моңсуырак булды.

Без бик дус-тату сыйныф: Марат, Шамил, Фәргать, Фәнис, Илшат, Айрат (мәрхүм урыны җәннәттә булсын), Айсылу, Рәмзия, Гөлия, Гөлзада, Сиринә, Эльмира, Лилия, Сиринь, Ландыш, Венера бер-беребезгә гел ярдәмгә килергә ашыгып яшәдек. Хушлашканда да безгә исәнлек белән күрешергә, бер-беребезгә изге теләкләр теләп, саубуллаштык. Мин үземнең туган мәктәбемне һәм сыйныфташларымны нык яратам һәм соңыннан да сагынып яшәрмен кебек, дип сүзен тәмамлады Рөстәм хәзрәт.

***

Киләчәктә дә менә шулай тату, бердәм булып яшәгез, дип изге теләкләребезне юллап, без дә аларга ак юллар, киләчәкләре тагын да күркәмрәк булсын иде дигән теләктә калабыз.

Очрашулар бик күп язсын,

Булсын әйдә, берничә.

Очрашуларга килмичә,

Калмагыз үкенечкә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

3

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев