Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Зур Тигәнәледә “Мәрхәмәтле Татарстан” атналыгы

16-23 апрель көннәрендә республикабызда «Мәрхәмәтле Татарстан» акциясе атналыгы булды. Шул уңайдан Зур Тигәнәле музее хезмәткәрләре Зур Полянка интернат-йортында тәрбияләнүче картлар һәм инвалидларның хәлен белешергә барды. Бу хакта музей директоры Лилия ЗАРИПОВА сөйли.

Кеше язмышлары төрле-төрле,

Бәргәләнә җаннар төрлечә.

Әлегәчә беркем уза алмаган

Тәкъдир язганнарны күрмичә.

- Бар кеше туганда аваз салып, якты дөньга килүен хәбәр итә. Тугач та бәхет даулап яшәргә тырыша, тормышка яраклаша. Һәр кешенең дә бәхетле булып яшәргә хакы булса да, язмышлар төрлечә языла, бу - табигать кануны, фәлсәфи теорема.

Гыйбрәтле язмышлы, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр якын-тирәбездә шактый булса да, күбебезнең тирә-юньгә карап ярдәм итәргә, гыйбрәтләнергә вакыты юк. Барыбыз да иярләнгән атка атланып йөгергән сыман, ян-якка карап егылып калудан курыккан кебек алга карап ашыгабыз, кабаланабыз. Ә алда нәрсә көтә соң, билгесезлек... Тирә-юнебездә ятимнәр, картлар, авырулар яшәвен искә алып, "Мәрхәмәтле Татарстан " акциясе атналыгы башланып китте.

Без, Зур Тигәнәле Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, шушы акциягә кушылып, 15 март көнне авыл җирлеге башлыгы Салават Әхмәтҗанов белән килешеп, Зур Полянка "Картлар интернат-йорты"на барырга ниятләдек. Безгә шулай ук эшмәкәр Рәзинә дә кушылды.

Кибеттән тәм-томнар алып, музейда җыелган ( фондка кермәгән) китапларны туплап, картлар йортында тәрбияләнүчеләрнең хәлләрен белергә киттек. Безне һәрвакыттагыча шәфкать туташы Динә ханым каршы алды.

Ак канатлы фәрештә сыман, аның мөлаемлеге бөтен интернатны җылыта кебек тоелды. Китапханәләре эшләп тора икән, үзләрендә китаплар аз булу сәбәпле, безнең китапларны бик шатланып кабул иттеләр. Ашханәләрендә кичке аш вакытында алып килгән күчтәнәчләрне өләштек. Әле безнең арттан "Марсель" кибете җитәкчесе Венера ханым да сәдака итеп күчтәнәч юллады.

Интернатта 52 кеше үзләренең гомер көзләрен уздыралар. Әле бөтенләй дә урын өстендә ятучы 15 ләп кеше бар. Биредә авылдашларыбыз Шамил белән Әнәс абыйлар тәрбияләнә. Аларның язмышы гыйбрәтле, тол ирләр, сәламәтлекләре какшау, йорт-җирсез калу сәбәпле, шушы йортка килергә мәҗбүр булдылар.

Без аларның өс-башларының чиста, тамаклары тук, урыннарының җылыда булуына сөендек. Олыгая барган саен саулыклары да, хәтерләре дә югала барган картларның һәркайсы аерым игътибар сорый. Бу йортта олы йөрәкле кешеләр генә эшли аладыр.

Шушындый мәрхәмәтле җаннар булганга гына күпме карт-коры үзләренә җылы оя тапкан. Үз көчләрен, сабырлыкларын сарыф итеп, чын күңелдән хезмәт итүче интернат хезмәткәрләре алдында баш иясе килә. Ходай ярдәм бирсен сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев