Заря
  • Рус Тат
  • Татар телен белү нигә кирәк?

    Әлеге сорауны бик еш ишетергә туры килә. Рус милләтеннән булганнардан гына түгел, татарлардан да ишетәбез? Чыннан да, татар телен белү нигә кирәк? Чит илгә чыксаң, татар теле кирәкми, - диләр бит.

    25 апрель көнне Казан шәһәренең Универсиада авылында туган тел форумы үткәрелде. Әлеге форум кысаларында татар теле буенча Халыкара олимпиада һәм «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе лауреатларын һәм җиңүчеләрен котлау һәм бүләкләү булды. Әлеге чарада Татарстаннан гына түгел чит илләрдән килгән укучылар да бар иде.

    Халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре арасында япон егете Чихиро Тагучи булуы беренче карашка кызык та, сәер дә күренде. Ләкин Форум тәмамлангач, япон егетенең фойеда татар телендә интервью бирүен күргәч, без шатландык та, горурландык та. Чихироның янында шулай әйт, болай әйт дип киңәш биреп торучысы да юк. Журналистларның сорауларын аңлап җавап бирә, татар телендә үз фикерен белдерә ала. Аеруча япь - яшь егетнең татар яшьләренә әйткән киңәшләре күңелдә уелып калды. “Татар яшьләре туган телләрен өйрәнсеннәр һәм сакласыннар иде”, - ди ул. Димәк, Чихиро Тагучи кебек татар телен белгән зыялы яшьләр белән аралашу өчен татар телен белү кирәк!

    Ә безнең япон яшьләре белән янәшә басып, туган телендә сөйләшерлек балаларыбыз бармы соң? Әйе, бар. Минем укучым – Җаббарова Азалия шундыйлардан. Туган тел форумына ул «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе лауреатлары буларак чакырылды. Бәйгедә Азалия “Телсез калган кош” әкияте белән катнашкан иде. Туган тел темасына язылган әкиятнең төп идеясе – җир йөзендәге барлык терек затлар өчен дә туган телнең газиз булуын күрсәтү. Әкият геройлары аша Азалия туган телне сакларга кирәклеген әйтә, нәни кошчык язмышы мисалында туган телен онытканнарның язмышын сурәтли. Әлеге әкиятне без газета укучыларга да тәкъдим итәбез.

    Телсез калган кош

    Борын - борын заманда түгел, без яши торган заманда бик күп төрле агачлар үскән, җәнлекләр һәм кошлар яшәгән ямьле урманда була бу хәл. Тирә - якта бу урман үзендә яшәүчеләрнең татулыгы белән дан тоткан ди. Җәйге җылы кичләрдә урман матур кошлар җырына күмелгән, ә агачлар һәм җәнлекләр аларның җырын тыңлап хозурланганнар ди.

    – Бигрәк матур сайрыйлар, һәркайсының үз җыры, – дип мактаганнар ди урман җәнлекләре кошларны.

    Көннәрдән бер көнне бу урманга, ерак урманнарның берсеннән, бер кош килеп төшкән. Әй сайрый ди, әй сайрый ди ят кош, ләкин аның җыры бу урман кошларының теленә бөтенләй охшамаган ди. Шулай берничә көн урманны шаккаттырып җырлаган да, ял иткәч, үз урманына очып киткән кошчык. Ул кайтып киткәч, күпмедер вакыт, аның турында, аның җыры турында урман җәнлекләре искә төшереп сөйләшеп тә утырганнар әле, ләкин вакыт үтү белән алар аның турында бөтенләй онытканнар. Алар өчен үз урман кошларының тавышыннан да, аларның җырыннан да матуррак, якынрак җыр-моң булмаган.

    Урман кошлары арасында бик үк зур да, бик үк кечкенә дә булмаган бер матур кошчык яшәгән. Башка кошлар аны үзара яратып Матуркай дип йөрткәннәр. Ни хикмәттер, үз теле бик матур булса да, ул һәрвакыт башка кошларның теленә кызыккан, аларга кушылып җырлар җырлаган. Ә урманга чит кош килеп киткәч, ул аның тавышына бөтенләй әсир калган. Аның да чит кош кебек җырлыйсы, урмандагы бар җәнлекне үзенә каратасы килгән. Озак уйлап тормыйча, Матуркай чит урман кошын эзләп юлга чыгып киткән. Матуркай күздән югалгач, башка кошлар, урман җәнлекләре аны эзләп тә караганнар, тик таба гына алмаганнар. Һәр кич саен кошлар тавышын тыңлаганда алар Матуркайны искә алганнар.

    – Кая китеп югалды икән? Кайчан кайтыр икән? Әгәр ул мәңгегә югалса нишләрбез? – дип кайгырышканнар.

    Көн артыннан көннәр үткән, ай артыннан айлар, ел артыннан еллар узган. Менә бер көнне урманга тагын бер сәер кош килеп төшкән. Бер карашка ул шул урманда яшәүче кошларга охшаган, ә икенче карашка ул бөтенләй чит кош булган. Үзен тотышы да сәер булган аның. Әле бер кошны, әле икенчесен барып кочаклаган. Урмандагы барлык аланнар, елга-күлләр, һәр агач таныштыр кебек тоелган бу кошка, ләкин сайравы бик сәер булган. Сәер кошның башка кошлар белән бик тә сөйләшәсе, аралашасы килгән, ләкин аны берәү дә аңламаган.

    Урман уртасындагы иң зур аланда 1000 еллык имән агачы үсеп утырган. Аның башында бик дәрәҗәле, зирәк Ябалак яшәгән. Ул башка кошлар кебек җырлап йөрмәгән, аның эше – кошлар арасында тәртип саклау булган. Кошлар уйлап-уйлап караганнар

    да сәер кош турында Ябалакка барып әйтергә булганнар. Билгеләнгән вакытка җыелышып, киткәннәр болар зирәк Ябалак янына.Үзләре белән сәер кошны да иярткәннәр.

    Сәер кошчыкны күрүгә Ябалак: “Кайттыңмы, Матуркай? Кайларда йөредең? Ниләр күрдең?” – дип сүз башлаган. Ябалакның бу сүзләрен ишетүгә сәер кошчык елап җибәргән, нидер сайрарга тотынган. Ә башка кошлар, ах итеп, аңа карап тора башлаганнар.

    -Карагыз әле, бу бит чыннан да безнең Матуркай.

    -Нәрсә булган аңа?

    -Нигә ул башка телдә сайрый?

    -Матуркай, нигә үз телеңдә сайрамыйсың? – кебек сораулар яудыра башлаганнар.

    Ә Матуркай сайраган да сайраган. Аның, туган җирләреннән киткәч, күпме авырлыклар күрүен, кайларда яшәвен, ничек туган телен онытуы турында сөйләгәннәрен берәү дә аңламаган. Бу галәмәтне карап торган зирәк Ябалак бик нык уфтанып куйган да: “Кеше җырын җырлый - җырлый үз җырларын оныткан” дип башка кошларга сабак биргән.

    Алексеевск бистәсендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

    укытучысы

    Рәзилә ГАДЕЕВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: