Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

«Урман егете» Фазулла

Яңа Шәрыкъ елы башланды. Көн белән төн тигезләште, инде кояш сәгатьләре арта башлап, безләрне үзенең энергиясе белән илһамландыра башлады.

Мин дә кулыма каләмемне алдым. Кышлар буена уйларымда йөрткән ниятләремне тормышка ашырырга вакыт җитте кебек.

Коры Көрнәле авылы соңгы елларда күп югалтулар (хуҗалыкның инвесторларның әле берсенә, әле икенчесенә күчеп таралуы, халыкның яшәү чыганагы-эшсез калуы, гөрләп эшләп торган мәктәп, балалар бакчасы ябылу) кичерсә дә, ниндидер яңа сулыш белән яши, яшәргә тырыша. Бүген без аның киләчәген тәгаен генә әйтә дә алмыйбыз. Ил сәясәте уңай якка борылырмы? Авылда яңадан сабыйлар аваз салырмы? Шундый өметле-өметсез сораулар - һәркемнең күңелендә. Читтә яшәүче авылдашларыбызны да борчый авыл язмышы. 2017 елның җәйге бер матур көнендә авыл мәдәният йортында “Туган авылым Коры Көрнәле” интернет төркеме тырышлыгы белән (җитәкчесе авылдашыбыз Гөлфинә Вәлиуллина – Гусева) беренче авылдашлар җыены булып узды. Ә

2018 елның 25 августы аеруча истәлекле булды. Авылдашыбыз Бәширов Зиннур Закир улы инициативасы белән һәм аның оештыруында авылыбызның 800 еллыгын игълан итү һәм авылга багышланган китапны тәкъдир итү тантанасы булып узды. Ул авыл көне булып авыл тарихына язылды. Ныклабрак уйлаганда зур мәгънәгә ия бу вакыйга тиешле бәясен алмады кебек. Баксаң, ул бит 800 ел! Гади бер авыл өчен бик зур вакыйга.

Без, бу җыеннарның халык өчен әһәмиятен аңлаган хәлдә, аларны традициягә кертергә уйладык. Агымдагы елның 13 июлен яңа җыеныбызның көне итеп куйдык һәм аны «Авылыбызның кешеләре» диеп атарга булдык. Мин шушы авылда 7 буын ата-бабам яшәгән, үзем 6 дистәне тутырып килүче кеше буларак, бу вакыйгаларга битараф кала алмыйм. Үземдә булган мәгълүматларны авылдашларыма җиткерергә уйлыйм. Райондашлар өчен дә бәлки кызыклы моментлар табылыр.

Авылым кешеләре... Кемнәр алар? Ниндиләр алар чын көрнәлелеләр, шушында туып-үсеп, яшәп бакыйлыкка күчкән һәм яшәп торучы кешеләр? Тимерчеләр, сөннәтчеләр, кендек әбиләре, игенчеләр династияләре...

Тәрәзәдән урамга карыйм. Әле шактый биек кар көртләре сакланса да, юллар бозылды, көн-төн түбәләрдән тамчылар тама, юеш кар әледән-әле яңгырга күчә, ләйсән ява. Бераз кояш та юмартрак елмайса, елгалар чиртеп бозлар күтәрелер, бәлки әле язгы ташулар гөрләр. Кара каргалар килде, сыерчыклар да соңламас (мәкалә бастырганда, сыерчыклар да килде). Кыр күлләренә торналар төшәр, казлар, аккошлар кайтыр. Агач-куаклар бөрегә тулышыр. Шушы чордан да матуррак, я әйтегез, тагын нинди фасыл бар?!

Бүгенге язмамның герое итеп мин нәкъ шушы табигать уяну чоры белән тыгыз бәйләнгән һөнәр ияләре булган урман хуҗалыгын үз иткән авылдашларымны алдым. “Урман егете” дип атар идем мин аны.

1969 елның мае. Без, беренче сыйныф балалары, әрәмәдә бәйрәм итүче егет-кызларны читтән генә күзәтеп йөрибез. Бала-чага “олылар” күзенә бик чалынмый, яшьләр арасында безнең укытучыларыбыз да бар чөнки. Идият абыйлар артындагы чишмә буенда уйныйбыз. Әрәмә авызыннан су башына кадәр яшьләр уеннары, җыр, музыка, шап-шоп туп суккан тавышлар, сызгырып биюләр бергә кушылып авылга кадәр ишетелеп тора. Әнә әрәмә тавыннан бер егет төшеп килә. Зәңгәр күлмәгенең җиңнәрен сызганып, изүләрен ачып җибәргән. Сызгыра-сызгыра нидер көйли, сәер тавыш чыгарып кемнедер чакыра. Аның тавышына әрәмә куаклары артыннан кара яллы көрән ат чыгып, дустын очраткандай, егеткә каршы килә. Мин сихерләнгәндәй бу күренешне күзәтәм. Егет атны башыннан кочып ала, йөгәненнән тотып алып кайтып китә. Әнә ул бездән ерак түгел узып бара: алтын йөгертелгән яңа урып салынган бодай саламы төсле саргылт чәчен янга аерып тараган, зәңгәр күзле чибәр егет кем ул? Мин беләм: Фазулла абый ул. Безгә ике көннең берендә килеп йөрүче әтинең дусты Хәбибулла абзыйның яңа гына Армия сафларында 3 ел хезмәт итеп кайткан улы.

Ә Хәбибулла абзый әле сугышка кадәр үк урман хуҗалыгында эшли башлаган сугышта яраланып кайтканнан соң да үзенең яраткан хезмәтен дәвам иткән гомерлек урман каравылчысы (урман хуҗалыгы хезмәткәрен авылда шулай атыйлар). Кем ул урман каравылчысы?

Авыл халкы күзлегеннән караганда, зобаный. Кача-поса гына урманга барып, агачны кисеп аударасың. Алып кайтырга хет машина, хет трактор бар ул елларда. Шунда каршыңа Хәбибулла абзаң килеп чыкмасынмы! Кеше үтерүчене тоткандай кылана, агач кына бит югыйсә. Әйе шул, агач. Безнең өчен утын. Берсен бер атна мичкә ягасың. Ә ул чорда авыл кешесенең иң төп борчуы – җәен кыш чыгарлык утын әзерләү. Авылда 200ләп хуҗалык, хуҗалык саен 3 морҗа, икесе өйнеке, берсе мунчаныкы. Күпме агач кисәргә кирәк? Моны агач урларга баручы уйламый, аңа утын кирәк. Ә Хәбибулла абзагыз һәр агач өчен җитәкчелек алдында җавап тота. Кыланмый хәле юк шул. Менә шулай җитәкчелек алдында да җаваплы, халыкка да ярарга кирәк хезмәт кешесе турында әле А.С.Пушкин “Стационный смотритель” повестендә бик әйбәт итеп язып калдырган. Бик авыр аңа кешеләрне җәзага тартырга, ләкин бит кайсылары бигрәк оятсыз рәвештә кылангач, нишлисең?...

Ә күпме кызык хәлләр хикәя кылына авылда аның белән бәйле. Мәрхүм Галимҗан абый истәлекләреннән: “Сугыштан соңгы һәр агач исәптә чорда урманда тотылсаң, Хәбибулла абзый “кирәгеңне бирә” Тик ник бер сүгенсен! Агач киселсә,“энем, син менә хәзер коммунистны кисеп еккансың”, ди. Казык-куралык киссәң, “син нинди яшь комсомолны харап иткәнсең” ди. Көрәк-сәнәк саплыгы киссәң “ни оятың белән шул пионерның гомерен өздең?” дип тирги. Орышы шуннан әллә ни ерак китми. Булгандыр инде, 30 еллап артыгы белән эшләгән кеше акчалата җәзага да тарттыргандыр. Кемдер урлаганны үзе түләмәс бит инде ул”.

Әтием белән дус булганлыктан урман каравылчысы белән бәйле кыйссаларны күп ишетергә туры килде миңа. Үзем күргәннәре дә җитәрлек. Левашево белән Көрнәле арасында Суслинка дигән киләклек бар. Шунда әти белән Хәбибулла абый уллары белән утын кисәләр. Мин дә, кечкенә кыз, җиләк ашарга барам. Бер яктан салмак кына пычкы тавышы килә – болар әти белән Фазулла абый. Икенче якта Хәбибулла абый белән абый киткән якта урман шаулап тора, бер төркем кеше очрашканнар да, шаулашалар диярсең. Шунда таба атлыйм. Юк икән, агачлар арасында ят кешеләр күренми. Хәбибулла абзый шулай гөрли-гөрли агачлар белән сөйләшә. Бер яшь имәнгә сугып ала да “Син, егет, матур үскәнсең, өлгерә төш әле!” ди дә кычкырып җибәрә, имән егетне мактый. Әнә каен кызын ак кәүсәсеннән сыйпый, йомшак кына назлап нидер эндәшә, әйтерсең яшь чагына кайткан да, Хәнифәсен иркәли... Хәнифә апа белән бик матур тату гаилә корып 5 бала тәрбияләп үстерделәр алар: Зәкиулла, Сания, Шәфигулла, Фазулла, Хизбулла. Искиткеч акыллы, тыйнак, тырыш уңган булып үстеләр балалары. Бер-бер артлы башлы-күзле булып, шәһәргә чыгып киттеләр. Менә Фазулласы гына бер дә китәргә ашыкмый, авылны, урман-кырларны бигрәк ярата шул. Воробейны җигә дә урманнарга чыгып китә. Ә урман каравылчысының эше агач каракларын тоту гына түгел шул. Дистәләгән план куялар аның алдына. Иртә яздан шул планнарны үтәү башлана: фәләнчә бура бурарга, фәләнчә кг бөре җыярга, фәләнчә данә себерке, фәләнчә центнер имән чикләвеге, төгәнчә кг мәтрүшкә, миләш... тагын әллә ниләр. Боларның барысын да бер урман каравылчысы гына эшләп бетерә алмый, әлбәттә. Оештырырга, ярдәмчеләр чакырырга, җыярга, күрсәтергә, аңлатырга, туклануны оештырырга. Болар белән бик яратып шөгыльләнә Фазулласы. Кай араны лаеклы ялга чыгарга да вакыт җитә Хәбибулла абзыйга. Ләкин көенми, яраткан урманын, усак егетләрен, юкә кызларын ышанып тапшырырлык алмашчысы бар аның. Армия сафларыннан (Новосибирскта, Обь елгасы) яр буе морягы булып 3 ел хезмәт итеп кайткан, 3 ел Себер табигатен үзләштергән Фазулласы алмашка килә, ата һөнәре улына күчә.

Әйе, теләсә кайсы һөнәрне алсаң да, яратып башкармасаң, бик озакка тоткарлана алмыйсың. Ул эшкә авылда күпләр алынып карады, урман, печән үз кулыңда була, янәсе. Юк шул, иң озак эшләгәне 5-6 елга сузды. Кайсы 2 ел, кайсы ел ярым эшләп булдыра алмады. Без эшнең бизәкле якларын гына күрергә өйрәнгән, ә авырлыкларга бик сирәк, әйтер идем, чын күңелдән яратып эшләүчеләр генә чыдый.

Чыдады Фазулла абый. Урман каравылчысы һөнәрен 38 ел (1969 елның июленнән башлап 2007 елга кадәр) башкарды. Ул эшләгән еллар - урман хуҗалыгы искиткеч байлык булган чорлар иде. Халык әле күбрәк агач йортлар сала, төзелеш материалы буларак агачның кыйммәте зур. Газлаштыру 90 еллар башында гына старт алды, ягулык буларак та агач алыштыргысыз. Урманның һәр аланы кемгә булса да беркетелгән булды. Кешеләр шул үз кишәрлекләрен тәртиптә тотты, аланнарыннан печән чапты. Печән чабу ул елларда үзенә күрә бер хезмәт бәйрәме иде. Төбәктә авыл халкы куна-төнә, кигәвеннәргә төтен куеп печән әзерләде, яңгырлардан саклый-саклый киптерде. Авыр хезмәт иде, әмма күңелле иде. Бар халык бергә, күмәк, ярдәмләшеп эшли, яши, өмәләп зур эшләрне башкара иде.

Фазулла абый зарланмыйча, кушылган эшләрне җиренә җиткереп, планнарны ни генә булмасын үтәргә тырышып эшләде, яраткан һөнәренә, ата һөнәренә тугры калды. Аның тырышлыгын, җаваплылыгын, хуҗалыкка нинди генә җитәкче килмәсен, (ә ул эшләгән дәвердә шактый алышындылар алар) шунда ук күреп алдылар, Көрнәлдән Гайнуллин Фазуллага ышаныч белдерделәр. Рәсеме урман хуҗалыгы мактау тактасыннан үзе лаеклы ялга киткәч кенә алынды аның. Күпсанлы Мактау грамоталарын санап бетерешле түгел, элеккерәкләре инде югалган да. Лаеклы ялда ул хәзер, хатыны Фирдәвес апа белән матур гына гомер кичерәләр. Бакчасына чыкса, җиләк җимеше, яшелчәсе өлгерә, бихисап чәчәкләре өстендә умарта кортлары очып йөри. Шулай да күңел һаман урманнарга тарта. Язлар җитеп, табигать уянгач урманарга чыгып китә ул, күңеленә ләззәт, тәненә шифа ала. Көрнәленең урманлы табигате әнә шундый урман егетен тәрбияләгән безнең. Мин Фазулла абыйга дөньяның ямен-тәмен тоеп, озак еллар сәламәтлек белән яшәвен теләп калам. Хәбибулла бабай, Фазулла абыйлар эшләгән еллар авылыбыз урман хуҗалыгы тармагының матур бер сәхифәсе булып сакланыр.

Урманнарга карап ул болай ди: “Күпме агач утырттым мин бу гомердә!!!” Әйе, изге эш ул - агач утырту, агачларың үзеңә озын, ямьле гомер теләп торсын, Фазулла абый!

Безнең гомер белән ярышып үсә имән,

Ямь-яшелгә төреп җирләрне

Без утырткан өчен, биреп яшьлек көчен,

Җинәр алар кырыс җилләрне.

Ярсу еллар үтә, якты язлар җитә

Шул аланга икәү килербез

Гомер матур үтә, урман шаулап үсә,

Яшьлек дәвам итә, диярбез.

 

Резидә ФАТЫХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев