Адәм баласының таяначак нәрсәсе – үзенең акылыдыр.
Акылы булмаган кешенең дине дә бөтен булмас.
Ислам дине – хак дин, дибез. Аллаһының хак диненә кайту кирәк, бу кешеләрнең башка котылу чарасы юк, дибез. Башкаларны намазга өндибез, динебезнең камил, бөтен булуын телибез. Ә пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: “Акылы булмаган кешенең дине дә бөтен булмас”.
Акыл нәрсә соң ул? Без кемне акыллы дип әйтә алабыз?
Туганнар! Без бүген бөтен нәрсәгә материаль күзлектән карап бәя бирәбез. Кемнең байлыгы, дәрәҗәсе бар, ул кеше акыллы кебек тоела. Шуңа күрә кешеләрдән калышмаска дип дөнья куабыз, байлык җыябыз, дәрәҗәләргә омтылабыз һәм шуларга ирешсәк, шатланабыз, үзебезне акыллыга санап башкаларга киңәшләр бирәбез.
Коръәндә әйтелә: “Әй, кешеләр! Дөнья – ахирәттә йорты булмаган кешенең йортыдыр, дөньяга акылы юк кешеләр генә шатлана һәм имансыз адәм генә дөньяга егылган була”.
Без акылга материаль караштан җавап бирә алмыйбыз. Дөресен генә әйткәндә материаль караш бер нәрсәгә дә төпле җавап бирми. Мәсәлән, без бер галимне акыллы дип әйтергә мөмкинбез. Аны якыннан белмәгән кешеләр үз балаларына үрнәк итеп күрсәтәләр. Әмма ул үзенең гаиләсе өчен әдәпсез, акылсыз кеше булырга мөмкин. Эштә үрнәк булып, шәхси тормышта тиран, начар гамәл кылып йөрүче, гаиләсен рәнҗетүче кешеләр азмыни?
Икенче берәүнең белеме булмавы да бар, ләкин ул авылда көтүче яисә шәһәрдә гади урам себерүче, йөк ташучы булып эшләп, гаиләсен бөтен кешене гаҗәпкә калдырырлык итеп торырга мөмкин. Бу очракта гаиләсе һәм якыннары аны иң акыллы кеше буларак кабул итәләр. Кемнеңдер эшендәге дәрәҗәсенә, икенче берәүнең белеменә, өченчесенең тормышына карап кына бәя биреп булмый. Әгәр дә без тормышыбызны динсез, уен-көлке белән генә алып барабыз икән, бу безнең акылсызлыгыбызны күрсәтә. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әй, колларым, белегез. Мин сезне уен-көлке өчен яратмадым, кирәксезгә дә яратмадым”, - ди. Туганнар! Әлбәттә, без дөнья малына кызыгабыз. Дөньяның бөтен ләззәтен татыйсыбыз килә. Гаилә өчен, мал өчен күпме гөнаһка батабыз. Бөтен булган акылыбыз бер юнәлештә генә эшли башлый. Малыбыз арткан саен нәфесебез үсә, саранлыгыбыз арта. Мал күбәйгән саен, аны югалту куркынычы арта. Аллаһы Тәгалә безне кисәтә: Әй, адәм баласы, бел! Берәр бәндәнең калебе мал-дөнья артыннан куу белән мәшгуль булса, аның күңелен фәкыйрьлек хәвефе белән бәйләп куярмын. Үлемне исемнән чыгарып куярмын һәм мал-дөнья белән мавыгучы итеп, ахирәтне искә алмаучы итәрмен.
Бүгенге байларыбыз дөнья белән мәшгуль. Илне талап, күпме кешенең күз яше белән җыйган маллары, акчалары, чит илдәге булган банкларда юкка чыкты. Хәзер күңелләрен фәкыйрьлек хәвефе, байлыкларын югалту кайгысы биләде. Алар һәркайчан тормышлары, гаиләләре, байлыклары өчен куркуда, берсен-берсе үтерәләр, берсеннән-берсе шикләнәләр. Өйләренә кыйммәтле сигналлар куеп, үзләренә тән сакчылары куялар. Ватан, милләт, дин дигән төшенчәләр аларның уйларында да юк. Алар киләчәк турында уйламыйлар, үзләренең байлыкларыннан аз гына өлешләрен дә дин күтәрүгә, мәчетләргә булышмыйлар. Шул вакытта төрле концертларга, шайтан туйларына зур-зур акчалар туздыралар. Наркомания һәм башка чирләр артканда, гаиләләр таркалган, балалар гарипләнгән бер чорда бу акылсызлык түгелмени.
Байлыкның, малның артуы кешене куркытырга гына тиеш. Бу бит Аллаһының сынавы гына. Аллаһы әйтә: “Әй, адәм баласы, әгәр сиңа байлык килгәнен сизсәң, белеп тор, ул газап һәм җәзасы ашыгып килүче гөнаһтыр”.
Без байлык килгәненә куанабыз, ә бит байлык арткан саен динебез зәгыйфьләнә, гамәл гыйбадәтебез, башкаларга миһербанлыгыбыз кими. Без булганына шөкер итмибез. Күбрәк өмет итәбез, комсызлыгыбыз арта. Ә бит туганнар, тырышлык белән тапкан аз мал бәрәкәтлерәк. Мал арткан саен аның хәрәмлеге дә арта. Кешегә хәләл ризык тамчы-тамчы килер. Хәрәм исә, ташу кебек мул килер. Һәркемнең ризыгы хәләлдән булса, дине дә пакъ булыр.
Без һәрберебез үзебезне акыллы дип саныйбыз. Кешегә акыл бирергә тырышабыз. Ни өчендер, мин акыллы да башкалар акылсыз дип уйлыйбыз. Башкалар да үзләрен генә акыллы дип саный. Шуннан бәхәс китә. Ә инде бәхәстә һәрберебез үзебезнең акыллырак икәнебезне исбатларга тырышабыз.
Пәйгамбәребез сгв. әйтә: “Хикмәтнең, ягъни акылның башы – Аллаһыдан куркудыр”.
Һәрнәрсә, һәр зат үз вазыйфаларын үтәгәндә генә хуҗасын канәгатьләндерергә мөмкин. Без дә үзебезнең хуҗабыз – Раббыбыз алдында үз вазыйфаларыбызны үтәп кенә төрле дәрәҗәләргә ирешерә мөмкинбез. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Кеше белән җенне Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым”.
Туганнар! Кемнең акыллы икәне кыямәт көнендә күренәчәк. Дөньялыкта без акыллы дип, намаз да укымыйча йөргән бик күпләр кыямәт көнендә акылсызлардан булып калырга бик тә мөмкин.
Кыямәт көнендә: Кайда кәсеп иттең һәм кая сарыф иттең дип сорарлар. Шушы сорауларга җавап биргәндә Аллаһының акыллы колларыннан булырга насыйп булса иде. Әмин.
Әдип хәзрәт Шакиров,
Югары Татар Майнасы авылы имам-хатыйбы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев