Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Көн темасы

Алексеевск бистәсендә Салих Баттал урамында 96 фатирлы йорт төзелеше дәвам итә

Яңа өйгә күчү көне якыная

Объекттагы төзелеш эшләренең барышын Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Марат Ривгать улы Зарипов бәяләде.

Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан республика социаль ипотека программасы һәм «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Яңа йорт соңгы елларда Алексеевск районында төзелгән иң зур торак объектларының берсе булачак һәм торак шартларын яхшыртуга ихтыяҗы булган район халкын фатирлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге көндә объектның техник әзерлеге 47 процент тәшкил итә. Төзелеш мәйданчыгында көн саен 80гә якын белгеч хезмәт куя. Хәзерге вакытта икенче һәм өченче подъездларның дүртенче катында плитка җәяләр, газүткәргеч, инженерлык челтәрләре, вентиляция һәм электр үткәргечләрен монтажлау, тәрәзә блокларын кую, эчке стеналарны штукатурлау һәм түбә ябу эшләре алып барыла.

Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе мәгълүматларына караганда, бина биш катлы, техник җир асты каты белән, дүрт подъездлы итеп төзелә. Анда барлыгы 96 фатир булачак: 24 бер бүлмәле, 48 ике бүлмәле һәм 24 өч бүлмәле. Проект буенча йортның гомуми мәйданы 7890 квадрат метр тәшкил итә. Барлык фатирлар да чиста эчке бизәлеш белән тапшырылып, яңа хуҗаларга шунда ук күченеп урнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге проект район өчен зур социаль әһәмияткә ия. Йорт файдалануга тапшырылганнан соң, фатирлар ятим балаларга һәм социаль ипотека программасында катнашучыларга биреләчәк. Моннан тыш, социаль тармакны кадрлар белән тәэмин итүгә дә зур игътибар бирелә: 25 фатир сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт һәм хокук саклау өлкәләренә белгечләр җәлеп итү өчен каралган.

Заманча торак булу — эш урынын сайлаганда мөһим факторларның берсе. Фатирлар бирү яшь табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, тренерлар һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен уңай шартлар тудырырга, шулай ук Алексеевск районында квалификацияле белгечләрне ныгытырга ярдәм итәчәк.

Эш сәфәре вакытында Сергей Демидов белән Марат Зарипов төзелеш эшләренең темпларын, графикның үтәлешен һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерде. Объектның план нигезендә төзелүе һәм барлык этапларның билгеләнгән срокларга туры китереп башкарылуы билгеләп үтелде.

Көннән-көн йортта зур эшләр эшләнүен дәвам итә. Бүген инде объектта гомуми төзелеш эшләре белән беррәттән эчке инженерлык системаларын урнаштыру эшләре дә алып барыла. Йорт файдалануга тапшырылганнан соң, дистәләгән гаилә көтеп алган өй туен билгеләп үтәчәк, ә район социаль өлкәне үстерү өчен кирәкле белгечләрне җәлеп итү буенча өстәмә мөмкинлекләр алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев