Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов алексеевскилыларны котлый Бәйрәмнәр белән!

– Хөрмәтле мөселманнар! Сезне чын күңелдән Рамазан аеның тәмамлануы һәм Гает бәйрәме белән котлыйм!

Диндарлар өчен бу бәйрәм рухи яктан савыгуны, якыныңа мәхәббәтне һәм мохтаҗларны кызгануны гәүдәләндерә.

Шушы мәңгелек рухи кыйммәтләр кешеләрдә киләчәккә ышанычны ныгыта, төрле милләт һәм дин тотучылар арасында үзара аңлашуны үстерүгә булыша, тынычлык һәм килешүгә китерә.

Шушы изге айның яхшылыгы һәм рәхим-шәфкате көндәлек тормышта да сезнең белән янәшә йөрсен, бәйрәм һәр өйгә, һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, татулык һәм муллык, тынычлык һәм иминлек алып килсен!

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, игелекле эшләр, уңышлар, бәхет телим! Сезгә һәм якыннарыгызга гармония, мәхәббәт һәм тынычлык юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев