Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевскида баскетболга - 60!

Алексеевскида районыбызда баскетбол белән шөгыльләнүгә 60 ел тулуга багышланган спорт чарасы узды.

Бу ялларда «Темп» спорт комплексында тренерлар һәм 2006-2008 елларда туган егетләр командалары арасында иптәшләрчә очрашу узды. Тәнәфесләрдә матчта катнашучылар өчен баскетбол тубын штраф атып бәрүенең төзлеге, ераклыгы, матурлыгы һәм төгәллеге буенча спорт конкурслары үткәрелде. Борис Малафеев хәбәр иткәнчә уенда да, күпчелек конкурсларда да тәҗрибәле тренерлар җиңү яулады. Уенның юбилее уңаеннан без тренер Борис Малафеев белән сөйләштек.

«Быел без юбилейны ун ел элек оештырган кебек бер генә чара белән билгеләп үтмәскә, ә ел дәвамында әлеге датага багышланган төрле турнирлар үткәрергә булдык. Февраль аенда без Азат Тукмаков призына традицион турнир уздырдык. Алексеевск баскетбол мәктәбен тәмамлаган Азат хәзер Ревда шәһәренең Темп-СУМЗ-УГМК командасында Россиянең баскетбол Суперлигасы уенчысы. Бу команда узган ел Россия Кубогы иясе булды. Ә 2015-2016 елларда Азат Россия яшьләр җыелма командасы составында уйный һәм Европа чемпионатында чыгыш ясый. Ул үзенең тамырларын онытмый һәм турнирны үткәрүгә спонсорлык ярдәме күрсәтә. Баскетболдан тыш стритбол буенча ярышлар үткәрү дә планлаштырыла. Ярышларның күпчелеге җәй һәм көз айларында узачак. Шулай итеп, без алтмыш еллыкны лаеклы үткәрү өчен барысын да эшләячәкбез», - дип планнары белән уртаклашты Борис Андреевич.

Шулай ук без аны районыбызда бу спорт төренең ничек барлыкка килүе турында сөйләвен сорадык.

«Барысы да 1962 елның көзеннән Казан педагогика институтында белем алганнан соң 1нче Алексеевск мәктәбенә Галина белән Николай Кудряшовлар гаиләсе кайткач башланды. Бу яшь педагоглар спортны бик ярата иделәр һәм укучыларда да спортка карата мәхәббәт тәрбияләделәр. Ул елларда районыбызда футбол һәм хоккейдан тыш, волейбол һәм чаңгы да бик популяр иде, алар белән Михаил Васильевич Богомолов һәм Александр Георгиевич Книгин шөгыльләнде. Физкультура дәресләрен төрлеләндерү өчен Николай Семенович баскетбол уенын да кертте. Һәм бу уен укучыларга шунда ук ошады, чөнки ул азартлы, динамикалы, уенда син үзең дә туп кертәсең һәм команда буенча партнерларга җиңәргә дә ярдәм итә аласың. Бу уен зур кызыксыну уятуны күреп, Николай Семенович мәктәп дәресләреннән тыш секция алып бара башлады һәм аңа теләк белдерүчеләр күп булу сәбәпле, бөтен балаларны да алмады. Мин ул вакытта бишенче сыйныфта укый идем һәм яхшы физик әзерлек белән аерылып тормаганга күрә ул мине башта секциягә алмады. Әмма физкультура дәресләрендә ул минем сәләтемне күреп алгандыр, мөгаен. Акрынлап баскетбол белән бөтен мәктәп мавыга башлый. Николай Семенович бу спорт төре белән дистә ел ярымнан артык шөгыльләнде. Мин эстафетаны очраклы гына кабул иттем. Мин 1975 елда Казанда белем алганнан соң туган мәктәбемә физика укытучысы буларак кайттым. Баскетбол белән шөгыльләнергә теләгән, әмма секциягә кабул ителмәгән кызлар белән очраклы гына сөйләштем. Алар миннән тренировкалар алып баруымны үтенеп сорадылар. Шулай итеп очраклы рәвештә минем тренерлык эшчәнлегем башланып китте дә инде. Без атнага ике тапкыр һәвәскәрләр дәрәҗәсендә шөгыль-ләндек. Әмма кызларның теләге көчле иде һәм ике елдан соң без республика ярышларында 3 урын алдык. Бу бүгенге көнгә кадәр минем өчен иң мөһим казанышларның берсе булып тора, чөнки без атнага 5-6 тапкыр баскетбол белән шөгыльләнгән көндәшләр белән бер тигез уйнадык. Бервакыт районыбызга Әлмәт шәһәреннән хезмәттәшебез килде, ул Алексеевскида чемпионнарны кайда үстерүләрен үз күзләре белән күрергә теләгән. Ул безнең кечкенә спорт залыбызны күреп бик гаҗәпләнде», - дип искә ала тренер.

Аның сүзләренә караганда, 80 еллар уртасында районның баскетбол тормышында тынычлык урнаша. Бу Борис Малафеевның директор вазифасында эшләве һәм республика ярышларын үткәрүгә акча бүленмәве белән бәйле була. Спорт стимулы булмаса, егет-кызларның да кызыксынулары юкка чыга. 90 еллар уртасында хәл үзгәрә башлый, чөнки Борис Андреевичның яраткан шөгыленә вакыты һәм көче барлыкка килә. 2000 елда спорт мәктәбен оештыру баскетбол үсешенә яңа импульс бирә. 2003 елда 1нче мәктәптә иркен һәм заманча спорт залы төзелә. 2013 елда 1нче мәктәп кызлары республика шәһәрләре арасында КЭС-БАСКЕТ мәктәп баскетбол лигасында җиңү яулый. 2019 елда тренировкалар өчен тагын бер зал – «Темп» спорт комплексы барлыкка килә. Шуның аркасында безнең егетләр һәм кызлар шәһәр командалары арасында тигез көрәшә алалар. Бистәбездә хәзер төрле буын тренерлары бар: бу Рөстәм Кәбиров, Дмитрий Аличев, Диана Захарова, Максим Сабурин. Яхшы уенчыларны Ромоданнан Сергей Кудряшов әзерләде.

«Узган буын уен белән мавыкса, хәзерге буын эмоциональ яктан буш. Балалар хәзер хис-тойгыларын кичектерергә теләми. Спортта да, гомумән тормышта да югары үрләргә менү өчен күп көч куярга һәм күп вакыт сарыф итәргә кирәк. Ә телефонда утырганда күңелле эмоцияләр алу өчен көч куярга кирәкми. Кызганычка каршы, моңа балаларына виртуаль тормышка кереп китәргә рөхсәт иткән ата-аналар да гаепле. Ә спорт – бу сәламәтлек һәм аралашу, командада балалар әйләнә-тирәдәгеләр белән элемтәгә керергә һәм конфликтларны хәл итәргә өйрәнә, аралашу күнекмәләрен үзләштерә.

Барлык баскетбол яратучыларны юбилей датасы белән котлыйм һәм яңа спорт җиңүләре, казанышлар телим», - дип мөрәҗәгать итә алексеевскилыларга Борис                    Андреевич.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X