Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ГАҖӘЕП БОЛГАР БЕЗНЕҢ ЯНӘШӘДӘ ГЕНӘ

Шимбә көнне Алексеевск районы мөселманнары иртән иртүк бик уңайлы автобусларда Изге Болгарга, Татарстан Республикасы Спас районына юл алдылар, анда мөселманнарның традицион “Изге Болгар Җыены” съезды узды.

Юлга кузгалыр алдыннан сәфәр чыгучыларны Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт сәламләде: безнең ел саен әлеге мөһим чарага җыелуыбыз, безнең динебезне, гореф-гадәтләребезне, телебезне, мәдәниятебезне – бабаларыбыздан безгә мирас булып калган байлыкны сакларга омтылуыбызны күрсәтә.

 

Әле моннан бер егерме еллар элек, Ислам дине кабул ителгән Болгар җиребез бу кадәр төзекләндерелмәгән иде. Ә хәзер биредә тулы бер архитектура комплексы. Шул тарихи урыннарга барырга уңайлы автобуслар юнәлткән район җитәкчелегенә шәхсән үзем һәм мәхәллә кешеләре исеменнән зур рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар телим.

 

– Исламны кабул итү бәйрәменә меңләгән мөселман җыелды,– диде бирегә җыелучыларны сәламләгәндә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Тарихи вакыйгага кунаклар Татарстаннан гына түгел, Россиянең бөтен почмакларыннан килгән.

“Болгар җыены” һәм борынгы Болгар – ул Татарстан өчен генә түгел, бөтен дөнья мөселманнары өчен изге җирләр.

– Шулай ук әлеге тантаналы чарада Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Россиянең баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республика районнары җитәкчеләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары катнашты.

 

Татарстан Президенты, соңгы елларда бу урыннардагы тарихи урыннар яңартылды, дип ассызыклап әйтте. Республика җитәкчесе “Яңарыш” фондына, аның нигез салучысы Минтимер Шәймиевка һәм аның командасына рәхмәт сүзләре җиткерде.

 

Өйлә намазы җиткәч ,бөтен кеше намазга ашыкты, аны Россиянең баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин укытты.

 

Ә инде намаз тәмамлангач барлык кунаклар “Болгар чәйханәсе”, “Абдулла Алиш”, “Елга ярындагы шәһәрчек” музейларына бардылар. Бәйрәм кунакларын Казаннан килгән артистлар үзләренең матур чыгышлары белән сөендерде. Болгар җирендә булуыбыз турында истәлеккә төрле сувенирлар, бүләкләр сатып алдык. Килгән кунакларга кайнар чәй, төрле бөккәннәр, милли чәк-чәк тәкъдим ителде.

Сәфәргә баручылардан фикерләрен дә сораштык, үзенең шатлыгы белән Нургаян абый Исхаков та уртаклашты:

 

–“Болгар җыены”на мин ел саен барырга тырышам. Ул елдан-ел оешканрак төс ала. Быел безнең делегация өчен район җитәкчесе Сергей Демидов тарафыннан туристик автобуслар бирелде.

 

Аның ярдәме белән без сәфәребезнең озынлыгын сизмичә дә калдык. Рәхмәт сүзләрен шулай ук аппарат җитәкчесе Александр Белкинга да җиткерәбез. Ул безгә тарихи урыннарга исән-имин барып кайтуыбызны теләде.

Әхмәтҗановлар гаиләсе:

–Без Архангельск шәһәреннән килдек, 1800 чакрым юл үттек, ачык һавадагы музей-тыюлыкта, Икмәк музеенда, Ак мәчеттә булдык. Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы ул бик кыйммәтле тарихи урын, анда Идел буе Болгар дәүләтенең 10 нчы гасырлардагы тарихи һәйкәлләре бар.

 

Ә сезнең күрше шәһәрегез (сүз уңаеннан, сезгә бик тә уңыш елмайган, шундый җирлек белән күршеләр) кайчандыр бит сәүдә үзәге булган. Бүген дә борынгы тарихи шәһәрчектә археологик казу эшләре бара, моннан чыгып шул вакытларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белеп була.

 

Биредәге Ак мәчет миңа Төркиядәге мәчетләрне хәтерләтте, шәһәр тормышыннан ял иттек, яр буйлары искиткеч, табигать бик чиста. Мондагы гүзәллекне карап йөрер өчен бик күп җәяү йөрергә туры килә, шуңа күрә уңайлы аяк киеме генә кияргә кирәк.

Гөлфия Насыйбуллина:

– Ямьле шимбә көнендә кәефләребез иртәдән ук бик күтәренке булды, чөнки бит без Болгар җиренә барырга ниятләдек. Иртәдән үк безне башкаладан килгән зур автобуслар сәфәргә алып китәргә көтеп торалар иде. Без мәчеткә кереп, намазларыбызны укыдык та, юлга кузгалдык. Юлда бернинди авырлыклар тоймадык, җайлы һәм бик уңайлы автобуста әйбәт кенә барып җиттек. Болгар җыеныннан алган кичерешләрне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый.

Биредәге сәүдә рәтләрен йөреп чыгып бетерерлек түгел, шулай да үзебезнең райпо идарәсенең чатыры мөселманнарны әллә кайдан үзенә чакырып торды. Өйлә намазын укыгач, без дә анда корбан шулпасы авыз итәргә бардык. Андагы шулпаның тәмлелеген чит җирләрдән килгән кунаклар да мактап туя алмады.

 

Тәмле бөккәннәр, пылау һәм корбан шулпасын безгә авыз иттергән өчен райпо җитәкчесе Илнур Хәйбуллинга, аның командасы– поварлар Моратова Гөлгенә, Зотова Светлана һәм башка егетләргә, кызларга бик зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарын кабул итсен, мосафирларны шулай сыйлаган өчен, эшләрегездә уңышлар, гаиләләрегезгә бәхет, иминлек телибез. Киләчәктә дә милләтебез, динебез өчен шул юлда булырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев