Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хөсниев Габдулла Нурхада улын юбилее белән

Тормыш сынауларын кыю узып

Бу дөньяга һәркем үз язмышы белән килә. Берәүләр сынауларны күтәрә алмый, авырлыкларга бирешеп югалып кала, икенчеләр башкаларга үрнәк булып яши белә.

Әтиебез Хөсниев Габдулла Нурхада улы 1928 елның 16 августында Зур Тигәнәле авылында ишле гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә, — дип башлап җибәргән үзенең мәкаләсен кызы Илсөяр ханым НУРГАЛИЕВА.


Әтиебез 90 ел гомерен үзенең туган авылына багышлый. Сугыш чоры балаласы буларак анарга күп сынаулар үтәргә туры килә. Тормыш юлын башлап җибәрү әтигә бик авырлардан бирелә. Авылыбыз кызы Сафия белән башлап җибәргән тормыш юлы бик күп сынаулар алып килә.

 

Өч көн элек дөньяга тудырган улы белән ирен калдырып хатыны Сафия мәңгегә күзләрен йома... Шуннан башлана инде авырлыклар, ярый әле янында әтисе белән әнисе, туганнары була, алар бик нык ярдәмгә килә. Шул вакытта апасы сабыйны уллыкка алырга да җыена, ләкин әтиебез баланы беркемгә дә бирмәскә була.


1954 елның суык кышында әтиебез Урта Тигәнәле кызы Кәүсәрия белән кавыша. Шул көннән бирле әтиебез әниебез белән тыныч тормышта яшәп алты кыз һәм бер малайга гомер бирәләр.


Кызганычка каршы 1997 елда әниебез авырып вафат булды.
Бик күп еллар үтеп, чәчләренә гомер кышының кыраулары төшә башлагач та, кеше яшьлеген, аның кабатланмас бәхетле көннәрен һәм ул көннәрдә кичергән борчу-шатлыкларын сагына.

 

Ничек кенә булмасын, уфтанып искә алмый яшьлеген әтием. "Язмыш, язмыштан узмыш юк", - дип кенә куя ул. Әйе, рәхәт булмагандыр аңа. Ничек кенә авыр булмасын, тормыш дәвам итә.


Әтиебез төшенкелеккә бирелмичә, күп еллар туган нигезен ташламый тырышып-тырмашып яшәде. Ул күп еллар умартачы булып Разумовский совхозында эшләде. Кайчандыр үзе дә умартачы Садыйк бабайдан алган киңәшләрен кулланып, бик күпләргә умартачы булып китәргә ярдәм итте.

 

Бал кортлары кебек тырыш, эшчән булганга үз эшеннән ямь һәм тәм табып яшәде. Ул чорда хөкүмәткә бик күп бал тапшырган еллар да булган. Матур бүләкләр белән бүләкләнмәсә дә, ул авыл халкының ихтирамын тоеп яшәде.


Әниебезнең бу дөньядан китүенә дә инде 21 ел. Шулай да әтиемне һич кенә дә бәхетсез дип әйтәсем килми. Аңа 16 август көнне 90 яшь тула. Бүгенге көн Әлмәндәре дип әйтер идем мин аны. Әйе, әтием бүген дә бәхетле.


Нәрсә соң ул бәхет безнең өчен? Бәхет - әтиемнең балаларында (без җиде бала, Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер, барыбыз да исән-сау) үзенә карата хөрмәт, ярату тоюында, балаларының, оныкларының, оныкчыкларының уңган, булган, тормышта үзләрен табып яшәвен күрүендә, балаларның ярата белүендә, үзен шулай ярата белә торган һәм бу яратуын сүзсез әйтә белә торган әти булуында, үзенең шул сүзсез күз карашыбызны укый белүендә.

 

Бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул - кешенең кеше була белүе. Әтиемнең гомер буе әйткән сүзе йөрәк түренә урнашкан: "Балам, тормышта табиб та, укытучы да, инженер да, галим дә булып була, ә менә чын Кеше булуы бик авыр".

 

Без дә әтиебез кебек гомеребез буе чын Кеше булып калырга тырыштык. Һәм шуның белән үзебезне бәхетле итеп тоябыз. Хәзерге вакытта әти улы Габделәхәт һәм килене Разия тәрбиясендә көн күрә.


Мәкаләмнең ахырында, әтиебезгә, 90 яшьлек юбилее уңаеннан балалары, кияүләре, киленнәре, туган-тумачалары, онык, оныкчыклары исеменнән иң изге теләкләремне җиткерәсем килә:


– Газизебез безнең, рәхмәт сиңа барысы-барысы өчен! Безне аякка бастырып, олы тормыш юлына чыгарганчы, сезгә күпме сынаулар, җил-давыллар аша үтәргә туры килгәндер. Әмма сез давылга табан давыл булып бара белдегез, безгә бервакытта да җил-яңгыр тидермәдегез.

 

Ата-аналарча кайгыртып, һәммәбезгә югары белем биреп, гадел, чын кеше булып яшәргә өйрәттегез.


Гомер юлында һәммәбез үз сукмагыбызны, үз юлыбызны таптык, үз оябызны кордык, илебезгә хезмәт итәрдәй, үзебезгә терәк булырдай балалар үстердек, инде үзләре әти-әни булдылар. Без дә, балаларыбыз да, оныкларың да, оныкчыкларың да йөзеңә кызыллык китермәсләр дип ышандырасы килә.
Барыбызның да игелеген күреп, бер-беребезгә куанып, терәк булып, озын-озак, исән-сау булып, сине шатлыкларыбыз белән сөендереп яшәргә язсын. Бәхетле, тыныч картлык телибез сиңа. Көннәрең шатлыкта үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы булып, безне сөендереп яшә.

Һәр балаңның игелеген күреп
Гел сөенеп кенә син яшә.
Сиңа бәхет, шатлык теләгәндә
Амин диеп торсын фәрештә.
Куанычлар гына алып килсен
90 яшең – олы бәйрәмең.
Әтиебез безнең кадерлебез
Тормыш үрнәген бит син бирдең.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны әткәй күргәнсеңдер,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев