Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халкыбызны Тукайның туган көне һәм Туган тел көне белән котлап, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Туган тел көненә багышланган тантаналы чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында бара.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре түбәндәге шәхесләргә тапшырылды:

язучы Камил Кәримовка - "Карурманда кара песи", "Игезәкләр йолдызлыгы" китаплары өчен;

рәссам Михаил Кузнецов - "Белые холсты. Народы Поволжья" эшләре сериясе өчен,

«Таттелеком» акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме: Лотфулла Шәфыйгуллин һәм Рөстәм Зәкуанов - Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен;

Авырып китү сәбәпле, «Таттелеком» Гаммәви акционерлык җәмгыятенең матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Зәкуанов Дәүләт бүләген үзе кабул итеп ала алмады.

Дәүләт премиясенең яңа лауреаты Камил Кәримов Тукайның "Сабыйлар" шигыреннән юллар китереп, бары тик эш агачының гына җимеш китерүен искәртте. Михаил Кузнецов туган Татарстанына рәхмәт әйтте. Ə Лотфулла Шәфыйгуллин шушы мизгелләрдә Балтач районының Сасна авылында Тукай әнисенең каберен чистартылуын хәбәр итте.

"Таттелеком» Гаммәви акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме кичә башланыр алдыннан журналистларга премия акчасының яртысын Тукайның Казандагы әдәби музеена, яртысын балалар йортына тапшырачакларын әйтте.

Быел Тукай бүләгенә җиде кеше һәм ике коллектив тәкъдим ителгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев