Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

САБАН БӘЙРӘМЕ

Ял көннәрендә республика кешеләре һәм кунакларының яраткан бәйрәме – Сабантуй булып узды.

Анда чәчүгә йомгак ясалды һәм кыр эшчәннәре сәламләнде. Сабан бәйрәме шимбә көнне тугыз авыл җирлегендә старт алды.


 Кечкенә сабантуйларда туганнар һәм дусларның бәйрәмдә кыр эшләренең төгәлләнүенә сөенү һәм киләсе уңыш турында сөйләшү өчен бергә җыелуның әйбәт традициясе барлыкка килде. Мисалга Урта Тигәнәледән ерак түгел урнашкан ямьле аланда өч Тигәнәле: Урта, Түбән һәм Зур Тигәнәле авыллары халкы, шулай ук шәһәрләрдән кунакка кайткан күп санлы якташлар җыелды.

 

Монда кайсы якка гына карама, бөтен җирдә шатлыклы йөзләрне һәм күңелле атмосфераны күрәсең. Келәмдә көрәшчеләр бил алыша, уен-көлке хөкем сөрә, бөтен тарафтан татар моңнары агыла.


Татарстанның Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе урынбасары Владимир Козонков та халык бәйрәме атмосферасына чумдылар.


 Төп тантана исә бистә мәйданында узды, анда районның меңләгән кешесе, шул исәптән механизаторлар, авыл хуҗалыгы, шулай ук предприятие һәм оешма хезмәтчәннәре җыелды. Чәчү батырлары – “Родина” колхозы тракторчысы Илнур Шәфигуллинны, “Алексеевск” халык предприятиесе механизаторы Сергей Устимовны һәм “ВЗП Билярск” механизаторы Михаил Клементьевны аерым сәламләделәр.

Производствода ирешкән югары күрсәткечләре өчен аларга суыткычлар бүләк ителде. Һәр алдынгыны котлау алдыннан район җитәкчесе Сергей Демидов язгы кыр эшләрен үткәрүнең әһәмиятен билгеләп үтте:


 – Гасырлар төпкеленнән безгә кадәр килеп җиткән бу бәйрәм чәчү эшләренең тәмамлануын һәм аны намус белән үткәрүебезне символлаштыра. Шуңа күрә бүген безнең бу вакыйганы бәйрәм итәргә тулы хакыбыз бар.

 

Киләсе уңышка әйбәт нигез салынды. Чәчү батырларына һәм көндәлек хезмәтләре белән бу эшләрне башкарган кешеләргә аерым рәхмәтемне җиткерәм.


 Сергей Анатольевич шулай ук район башкарма комитетына озак еллар җитәкчелек иткән Дамир Гыйләҗевка Алексеевск муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

 

Моннан тыш, Татарстан хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткәннәре өчен Ивановск бистәсеннән Валентин Васильевич Гурьевка, Коры Көрнәледән Нәгыйм Гыймран улы Ризвановка, Урманасты Шунталысыннан Вәгыйз Вәли улы Вәлиевка һәм Рәисә Вәли кызы Ишниязовага, Алексеевскидан Александр Николаевич Карсаловка “Фидакарь хезмәте өчен” медальләрен тапшырды.


 Татарстан Президенты исеменнән биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Комитеты Рәисе  Федор Батков алексеевскилыларны сабан бәйрәме белән котлады.


Алдынгыларны сәламләү төгәлләнгәч, халык бәйрәме башланды. Бәйрәм аланы төрле төсләр белән чуарланды. Я тегендә, я монда хисләр кабынып кына торды. Менә Евгений Козлов багана башына менеп, аннан әтәчне алып төште; монда Владимир Куприянов минутына 24 килограммлы герне барыннан да күбрәк – 67 тапкыр күтәрде, “Алексеевскдорстрой” егетләре аркан тартышуда җиңделәр; сәхнә янында көчле алкышлар яңгырады, тамашачылар Алексеевск һәм Казан артистларына гөрләтеп кул чаптылар.

 

Әлбәттә инде, тамашачыларның бөтен игътибары көрәшчеләр келәменә юнәлде. Анда финал ярышында абсолют батыр исеме өчен Левон Мхитарян, Андрон Абдуллинны җиңел генә аркасына салып, икенче ел рәттән симез сарыкны югары күтәрде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев