Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аларны җыр берләштерде...

Узган сишәмбедә Алексеевск районы мәдәният йортында онытылмаслык талантлар бәйрәме - Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» республика фестивале зона этабы үтте. Алты сәгать буена, әйтерсең лә, киң сулы елга, бинаны яңгыратып җыр агылды. Татарстанның җиде районы вәкиле...үзара көч сынашмадылар, юк, бөтенләй дә алай түгел, ә бәлки үз чыгышлары һәм сәхнәдәшләре...

Узган сишәмбедә Алексеевск районы мәдәният йортында онытылмаслык талантлар бәйрәме - Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» республика фестивале зона этабы үтте.

Алты сәгать буена, әйтерсең лә, киң сулы елга, бинаны яңгыратып җыр агылды. Татарстанның җиде районы вәкиле...үзара көч сынашмадылар, юк, бөтенләй дә алай түгел, ә бәлки үз чыгышлары һәм сәхнәдәшләре чыгышларын тыңлап хозурландылар. Биредә"попса" булмады, фәкать чын халык сәнгате хакимлек итте. Өлкән буын күргән михнәт, алар эшләгән батырлыкны гәүдәләндергән сугыш чоры җырлары яңгырады. Сагыш һәм бәхет мизгелләре белән тулы мәхәббәт көйләреннән күзләр яшьләнде. Күптән инде шлягерга әйләнгән ария һәм романслар, хәтта кинофильмнардан җырлар күңелләрне кузгатты. Ветераннар үзләре иҗат иткән шигырьләр берәүне дә битараф калдырмагандыр. Әледән-әле сәхнәгә Биләрнең "Радуга" бию коллективы кызлары чыгып, тамашачыларны дәртле биюләре белән сөендерде.
Ул көнне 500дән артык ветеранны составына ТРның күренекле мәдәният эшлеклеләре, атказанган хезмәткәрләре кергән мәртәбәле жюри тыңлады. Татарстан Республикасы ветераннарының җәмәгать оешмасы берлеге комиссиясе рәисе, ТРның атказанган укытучысы, жюри рәисе урынбасары Людмила Мугинова, бу инде исәбе буенча өченче фестиваль, һәм алар бер-берсенә охшамаган, һәр районда бер-берсен кабатламый торган күңелне кузгатучы яңа чыгышлар,-диде. -Үзешчән артистлар җырга гашыйк, ул аларны берләштерә.Фестивальнең максаты иң яхшыларны аерып алу түгел, чын мәгънәсендә бәйрәм ясау иде. Һәм моңа ирештек тә, дип билгеләде ул.
Чыгышлар азагында һәр иҗат коллективы, һәр җырлаучы, аккомпаниатор һәм җитәкче сайлап алу район турлары җиңүчесе буларак, дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә кемнәргәдер, мөгаен, үз осталыкларын октябрь аенда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак гала-концертта күрсәтү насыйп булачак. Концерт Өлкән кешеләр көненә туры китереләчәк. Хәер, Алексеевск сәхнәсендә чыгыш ясаган ветераннарыбызны өлкәннәр дип атарга тел әйләнми, чөнки күңелләре белән алар һәрвакыт яшь...


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев