Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Алексеевскилылар өчен апрель шаярулары

Көлке көненә багышланган "Көләргә рөхсәт ителә" ("Смеяться разрешается") исемле концерт район мәдәният йортында булып узды.

Залда җыелган тамашачылар "Красный восток" авыл мәдәният йорты, шулай ук Зирекле, Левашево, Тиган Булак, Урманасты Шунталысы клублары әзерләгән күп кенә шаян номерларны күрделәр. Алар арасында танылган эстрада артистлары һәм башкаручыларга пародияләр дә бар иде. Тормыштан алынган юмористик сәхнә күренешләрен Кр.Баран, Родники, Биләр, Урта Тигәнәле, Коры Көрнәле һәм Ромодан кешеләре дә күрсәтте. Ә Биләрнең "Салават күпере" ("Радуга") бию коллективы җыелучыларны үзләренең матур биюләре белән сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев