Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Архаровкадан мастодонт

Бу көзге көннәрдә Туган як музее экспозициясе чираттагы уникаль яңалык белән тулыланды: Кама күпереннән ерак түгел Архаровка елгасы тирәсендә вак таш юдырганда земснаряд 20 метр тирәнлектән мамонтның казык теше кисәген тартып чыгара. Сәер табылдык барлык эшләрне дә туктата: бивень җир асты насосы торбасына кысыла һәм трансгидромеханизация эшчеләренә замана филләренең борынгы...

Бу көзге көннәрдә Туган як музее экспозициясе чираттагы уникаль яңалык белән тулыланды: Кама күпереннән ерак түгел Архаровка елгасы тирәсендә вак таш юдырганда земснаряд 20 метр тирәнлектән мамонтның казык теше кисәген тартып чыгара.

Сәер табылдык барлык эшләрне дә туктата: бивень җир асты насосы торбасына кысыла һәм трансгидромеханизация эшчеләренә замана филләренең борынгы бабаларыннан "сәлам"не суырып чыгару өчен озак мәшәкатьләнергә туры килә. Мамонт теше бу эшләрне башкарганда бераз зарарлана, нечкә ягыннан сына һәм ярыла, калган кисәге дә әле бер метрга якын озынлыкта һәм 25 килограммнан артык авырлыкта. Музейга табылдыкны күпер төзүче һәм алексеевскилы эретеп ябыштыручы Сергей Скалов китерә.

Музей хезмәткәрләре, мамонтның казык тешен әйләндереп-әйләндереп карап, аның мамонтныкы түгел, ә мастодонтныкы (кырылып беткән хортумлы имезүче хайваннарның тагын бер вәкиле), дигән нәтиҗәгә килделәр: мамонтларның казык тешләре түгәрәк формада булган, ә табылган фрагмент яссырак дуганы хәтерләтә. Авырлыгы һәм зурлыгына карап фикер йөрткәндә, ул эре хайванныкы.

Чистартылган, юылган һәм җилем ярдәмендә теркәп куелган яңа экспонат Алексеевск туган як музееның табигать һәм археология залы экспозициясендә урын алган. Моның өчен махсус аслык монтажлап куярга туры килгән, бу яңа әйберне күрергә генә түгел, ә кулларың белән сак кына тотынып карарга да мөмкинлек бирә. Музей хезмәткәрләре бу табылдыкны, бигрәк тә бала-чагалар өчен, бик кызыклы дип саныйлар, алар табигый-фәнни фондка - фауна вәкилләре карачкыларына, казып алынган хайван сөякләренә бик зур игътибар бирәләр. Хәзер килүчеләр игътибарына археология бүлегенең яңа "энҗе бөртеге" тәкъдим ителде, ул туган ягыбызның борынгы дөньясын ачык күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев