Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Август. Ул нинди булды?

Җәйнең соңгы аенда 26 яшь пар өчен (ел башыннан - 105) ЗАГСта Мендельсон маршы яңгыраган, бу вакыт эчендә 4 кеше (46га карата) мөнәсәбәтләрен өзгән. ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева мәгълүматларына караганда, августта безнең районда 24 яңа туган сабый теркәлгән: 13 кыз һәм 11 малай. Кирилл, Дарья, Софья, Әминә кебек соңгы...

Җәйнең соңгы аенда 26 яшь пар өчен (ел башыннан - 105) ЗАГСта Мендельсон маршы яңгыраган, бу вакыт эчендә 4 кеше (46га карата) мөнәсәбәтләрен өзгән.
ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева мәгълүматларына караганда, августта безнең районда 24 яңа туган сабый теркәлгән: 13 кыз һәм 11 малай. Кирилл, Дарья, Софья, Әминә кебек соңгы еллардагы традицион исемнәр белән беррәттән, әти-әниләр нарасыйлары өчен шактый сирәк: Есения, Сабина, Айбулат исемнәрен сайлаганнар.
Статистика күрсәткәнчә, үлем очраклары туучылар санын узып киткән: гыйнвардан алып августка кадәр 196 бала дөньяга килсә, 275 кеше киресенчә, аның белән хушлашкан. Август аенда 30 кеше вафат булса, шуларның 17се - ир-егетләр һәм 13е - хатын-кызлар. Шунысы аяныч, бөтенләй дә өлкән булмаганнар үлә: алты кеше (барысы да ирләр) нәкъ менә эшкә яраклы яшьтә дөньядан киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев