Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бергә җыелыр вакыт

Моннан биш ай элек оештырылган Алексеевск якташлык җәмгыяте вәкилләренең очрашуы өчен Халык бердәмлеге көнендә район мәдәният йортында булып узган Алексеевск районы турындагы "На камских берегах" исемле китапны тәкъдир итү сәбәп булды. Тәкъдир итү телдән җурнал формасында узды, ул видеофильм күрсәтү белән алып барылды һәм район тарихы кешеләре, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек...

Моннан биш ай элек оештырылган Алексеевск якташлык җәмгыяте вәкилләренең очрашуы өчен Халык бердәмлеге көнендә район мәдәният йортында булып узган Алексеевск районы турындагы "На камских берегах" исемле китапны тәкъдир итү сәбәп булды.

Тәкъдир итү телдән җурнал формасында узды, ул видеофильм күрсәтү белән алып барылды һәм район тарихы кешеләре, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, җитештерү һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрен үстерү турында сөйләүче берничә сәхифәдән торды.
Район турында тарихи материал җыюда катнашучыларның берсе-укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган китапның мөхәррире Леонид Абрамов озак көтеп алынган истәлекле вакыйгага килгән якташларга һәм кунакларга "На камских берегах" китабының Татарстан турындагы китаплар сериясенә кергән чираттагы китап булуын хәбәр итте. Бу-бастырып чыгаруга муниципаль район башлыгы Владимир Козонков кураторлык иткән унбишенче проект.
Елъязманы булдыру эшендә тыгыз хезмәттәшлек иткәннәре өчен Леонид Геннадьевич район музейлары хезмәткәрләренә һәм авыл җирлекләре башлыкларына тирән рәхмәт сүзләре әйтте, шулай ук тарихи китапка районны аякка бастыруга һәм үстерүгә гаять зур өлеш керткән күп кенә якташларыбызның исемнәре керүен ассызыклап үтте.
Аларның берсе-элек "Лебединский" совхозы директоры, Куйбышев (Спас) райкомының беренче секретаре, ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып эшләгән Николай Гурьев. Ул район мәдәният йорты сәхнәсеннән үзенең тормыш юлы белән уртаклашты: "Бөтен тормыш тәҗрибәсе белемеңне раслаудан гыйбарәт, аңа ия булып, аек акыл, намус белән идарә итәргә мөмкин, шуның белән бергә мөстәкыйль фикер йөртүгә кыюлыгыңны җигеп, ярым-йорты карарлар кабул итмәскә һәм кемгәдер сукыр килеш буйсынмаска, ягъни кеше булырга кирәк" .
Бу сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел, өстәвенә нәкъ менә шундый кешеләр бүген уңышка ирешәләр һәм югалган байлыкны, атап әйткәндә, Алексеевск районының юкка чыккан һәм жир йөзеннән юк ителгән авылларын яңадан кайтарырга сәләтлеләр. Шагыйрь Александр Бочкарев үзенең чыгышында әйтеп үткәнчә, матур, рәсемнәргә бай һәм эчтәлекле "На камских берегах" китабы заманыбызның шушы актуаль проблемасына игътибарны юнәлтергә һәм безнең якташлык җәмгыятен дә туган ягыбызның кечкенә чишмәләрен саклауга хәленнән килгәнчә өлеш кертүгә этәрергә чакырылган.
Район тарихын язу, Владимир Козонков үзенең якташлары һәм авылдашлары алдында ясаган чыгышында әйтеп үткәнчә, әле төгәлләнмәгән. Шуның өчен, дип уртаклашты ул киләчәктәге планнары белән, район һәм якташлары турында икенче китапны эшләү эше дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев