Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Безнең Миланың чибәрлеге Казанны үзенә каратты

Узган шимбәдә республика башкаласында булып узган республика гүзәллек конкурсында яшь якташыбыз Мила Ильдуганова Татарстанның беренче чуаш гүзәле дип танылды.

Миланың үзе өчен мондый уңыш, Шәмә кызы үзе әйткәнчә, гаять көтелмәгән хәл булган, гәрчә ул бу исемгә икенче тапкыр лаек булса да - мондый ярышта Биләр мәктәбе укучысы беренче җиңүен моннан ике ел элек яулаган булган. Ләкин мәктәп коллективы һәм дуслары аның мөмкинлекләренә һич тә шикләнмәгәннәр. Хәер, очраклы рәвештә генә түгел, чөнки Мила соңгы өч ел дәвамында гына да иң төрле конкурсларда берничә тапкыр призер булган. Мәсәлән, 2011 елда "Ватан" халык иҗаты республика фестивалендә ул - икенче, ә былтыр "Чуаш сандугачы" конкурсында - беренче, быел Алабугада узган "Алло, без талантлар эзлибез!" республика конкурсында яңадан икенче урынны алган. Моннан тыш, мәктәп китапханәчесе Елена Сибатова сүзләренә караганда, кыз берничә тапкыр балалар һәм яшьләр район фестивалендә, Казанда Халыклар дуслыгы йорты ачылышында, Татарстан халыкларының этно мәдәни мирасы фестивалендә, рус җыры фестивалендә һ.б.ларда катнаша. Сабантуй, Җиңү көне, Кыңгырау чыңы фестивале, Призывник көне һ.б.лар кебек бер генә зур чара да аның катнашыннан башка узмый.

Мила сөйләгәнчә, гүзәллек конкурсы финалында катнашучыларга (аның көндәшләре республика районнары һәм шәһәрләреннән килгән 11 кыз) дүрт этапны ("Визитка"ны, чуаш халкының милли ашын тәкъдир итүне, үзешчән сәнгать номеры белән чыгыш ясауны һәм блиц-сорашуны) лаеклы үтәргә кирәк була.

- Минем өчен иң катлаулысы һәм дулкынландырганы беренче тапкыр чыгу булды, - дип тәэсирләре белән уртаклаша унберенче сыйныф укучысы. - Үзем турында такмаклар әйтә-әйтә сөйләдем. Аларны башлангыч сыйныфлар укытучысы әнием Светлана Львовна (ул минем җитәкчем дә) белән чыгардык. Өстәвенә без башыбызны катырып, өстәл янына кәгазь һәм ручка тотып утырмадык, куплетлар савыт-саба юганда, кичке аш әзерләгәндә, башка көндәлек эшләрне башкарганда башыбызда үзләре туды. Ә конкурста такмакларны юл төзүчеләр коллективы җитәкчесе Фоат Вәлиев биргән акчага заказ буенча тегелгән күлмәк белән "ныгыттым".

Милли ризыкны тәкъдир итү җиңелрәк булды: эченә кара җимеш тутырылган үрдәк рецептын без Интернеттан таптык. Ә инде Катя Смородинова "Туган көн" җырын башкарган өченче этапта мин чын дәрәҗәсендә ял иттем, чөнки җырлау - минем яраткан шөгылем. Блиц-сораштыруда исә янәдән нервыланырга туры килде, дулкынланып, барысын да онытырмын дип курыктым. Өстәвенә залда уңыш теләп торучылар төркеме: Биләр һәм Чув. Майна мәктәпләре укытучылары һәм яшьтәшләре утырды, алар мине яклап кына калмадылар, моның өчен махсус плакатлар да әзерләгәннәр иде. Бер яктан, бу минем өчен зур җаваплылык иде, чөнки мин аларның йөзләрен кызартырга тиеш түгел идем, ә икенче яктан - шундый булышлык белән чыгыш ясавы күпкә җиңелрәк булды. Аннан туганнарым һәм якыннарым, таныш кешеләр дә мине 3 атна вакыт эчендә игътибарсыз калдырмадылар, без кунакханәдә яшәп, булачак финалга әзерләнгәндә социаль челтәрдә дә, кәрәзле телефоннардан да аралаштык.

Һәр чыгыш өчен безгә куелган бәяләр һәм балларны хәбәр итмәделәр, шуңа күрә дә без иң соңгы минутларга кадәр дулкынланып көттек, җиңүем турында мин фәкать бүләкләү тантанасында гына белдем. Бу бик матур күренеш булды, барлык катнашучылар да сәхнәгә бал күлмәкләреннән чыктылар. Мин үзем Инна апамның туй күлмәгеннән чыктым, соңыннан малайлар әйтүенчә, бу иң матуры булган.

Татарстанның беренче чуаш гүзәле титулыннан тыш, Милага истәлекле бүләкләр дә тапшырылган: үзе әйткәнчә, аңа бирелгән ноутбук алда торган бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнгәндә бер дә артык булмаячак, алтын бизәнү әйбере, бүләкләр салынган пакет, фитнес-клубка купон, Казанда дискотекага ташламалы карточка. Сүз уңаеннан, соңгы икесен яшь якташыбыз дусларына бүләк итәргә җыена. Ләкин иң кызыклысы шул булды: жюри аңа мәктәпне тәмамлаганнан соң Чуаш дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының бюджет бүлегенә укырга керергә тәкъдим итте. Кыз әлегә укырга кая барасын төгәл генә ачыкламаган, әмма кем белә, бәлки якын киләчәктә безнең Мила чуаш халык җырларын профессиональләрчә башкаручы җырчы булыр. Аңа иҗади үсештә уңышлар телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев