Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Халык академигы булды

Михаил Константинов өчен "Халык академигы" дигән исем бирелү көтелмәгән күңелле хәл булды. Чуваш Майнасы авылында яшәүче Майна авыл җирлеге ветераннар советы рәисе, ветераннар советы президиумы әгъзасы, Алексеевск районының җәмәгать советы әгъзасы, шагыйрь Михаил Петрович Константинов әдәбият өлкәсендәге иҗади казанышлары өчен «Халык академигы» исеменә лаек булды һәм Чувашстан Республикасының Фән, мәдәният...

Михаил Константинов өчен "Халык академигы" дигән исем бирелү көтелмәгән күңелле хәл булды.
Чуваш Майнасы авылында яшәүче Майна авыл җирлеге ветераннар советы рәисе, ветераннар советы президиумы әгъзасы, Алексеевск районының җәмәгать советы әгъзасы, шагыйрь Михаил Петрович Константинов әдәбият өлкәсендәге иҗади казанышлары өчен «Халык академигы» исеменә лаек булды һәм Чувашстан Республикасының Фән, мәдәният һәм әдәбият академиясе әгъзасы итеп сайланды.
Үзенең иҗат дәверендә ул рус һәм чуваш телләрендә берничә китап: «По непроторенным дорогам» исемле 2 томлык, «Деревенька моя Чувашская Майна», «День за днем», «Колдобины жизни» исемле шигырь китапларын бастырды.
Михаил Константинович шулай ук Чувашстан Республикасының Алексей Талвир исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Чувашстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора, ул аңа узган ел чуваш язучылары арасында аксакал исеме бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев